Күкне торгызу

Әлмәт балалары киләчәкне нинди итеп күрәләр?
Рәссам үз эшендә киләчәк турында нинди күзаллауларын тәкъдим итә?
Мәһди Гадьянлу (Тәһран, Иран)
Ленин урамы, 123 йорт
Алтын алмалар турында әкият
Татнефть
Институт исследования стрит-арта
Новь

Контекст

Рәссам бу эшен Әлмәттәге 25 нче мәктәпнең 10 нчы сыйныф укучылары иҗат иткән киләчәк турындагы иншаларына нигезләнеп башкарды.

Әлмәтнең итәгесе

Әлмәт халкының уртак тырышлыгы нәтиҗәсендә туган шәһәребез көннән-көн чәчәк ата.Чагыштырмача аз гына вакыт эчендә Әлмәт шактый үзгәрде: хәзер шәһәр күле яры чын пляжга охшап тора. Велосипед сөючеләргә хәрәкәт өчен яхшы шартлар тудырылды, һәм, гомумән, велосипедчылар саны да сизелерлек артты. Юл буйларында күбрәк агачлар утыртыла башлады, бу шәһәр экологиясе өчен зур әһәмияткә ия. Шәһәр биналарын һәм буш торган мәйданнарны төзекләндерү буенча күп эшләр башкарыла. Кичләрен урам буйлап йөргәндә, ирексездән шәһәрнең киләчәге турында уйланасың, Әлмәтнең иртәгесе көнне нинди була алуы турында уйланасың. Күз алдына яшел шәһәр образы килеп баса: бөтен җирдә һаваны сафландырып, чистартып торучы агачлар һәм куаклар утыртылган, урамнарда машиналар күп түгел, чөнки халык велосипед һәм самокатларга өстенлек бирә. Йорт һәм биналарның диварлары ачык төсләргә буялган һәм рәсемнәр белән бизәлгән, яңа парклар, ачык һава кинотеатрлары барлыкка килгән. Тирә-юньгә күз салгач, киләчәкнең янәшәдә икәнен аңлыйсың, бераздан тагы да зуррак үзгәрешләр турында уйлана башлаячаксың, чөнки Әлмәт көннән-көн үсә, үзгәрә.
Язучы һәм проект кураторы Лев Мурзенконың 25 нче мәктәпнең 10 нчы сыйныф укучылары белән очрашуы.

Инша

Кайчагында безнең шәһәр үзгәртеп коруларга мохтаҗ түгел кебек тоела. Шуңа күрә фантазиягә ирек бирергә кирәк. Шәһәрдә экзотик үсемлекләрне, гомумән, яшеллекне күбрәк күрергә теләр идем! Шулай ук тиз туклану, сәүдә һәм күңел ачу үзәкләренең күбрәк булуын телим. Бездә боулинг җитми — аны ябып, шәһәрдә болай да күп булган, чираттагы гипермаркет төзеделәр. Безнең шәһәрдә дуслар белән утырып, вакытны яхшы уздырырга мөмкин булган урыннар бик аз. Мин йортларыбызның диварларында граффити күрергә теләр идем, бу безнең шәһәрне тагын да яктыртып җибәрер иде!

Безнең шәһәрдә рус һәм чит ил артистларының чыгышларын ишетәсе килә, чөнки мин музыканы тере килеш тыңларга яратам.

Дөресен әйткәндә, безнең шәһәр көн дә чәчәк ата һәм аның моның белән генә туктап калуын теләмәс идем!
Әлмәт, 2018.

Процесс

Арт-объект формасы: мурал
Алым: имп-арт
Кулланыла торган материал: акрил буяу-спрей

Итал. mural – дивар

Бина фасадында, тәрәзәсез диварында яки шәһәрнең башка архитектура объектында мәһабәт дивар рәсеме.

Автор

Мәһди Гаданьянлу — имп-арт жанрында эшләүче Иран рәссамы (инглизчәдән impossible «мөмкин түгел», art «сәнгать»). Үз оптик иллюзияләрендә ул Магритт белән илһамлана һам ике үлчәмле сурәтнең симметриясен һәм өч үлчәмлеген тикшерә, морал һәм киндер формасындагы математик конструкцияләр булдыра. 2004-2010 елларда Иран башкаласы Тәһранда «Утопик Тәһран» проекты (Utopian Tehran Project) кысаларында 100 дән артык мурал барлыкка килә.

Кеше өметләре — Мәһдинең башка илләрдәге эшләренең дә төп темасы: мәсәлән, Бостондагы Dewey Square Park паркында Өмет киңлеге («Spases of Hope»), Давостагы Бөтендөнья икътисад форумы конференция-үзәгенең, «Өмет тудырып» бизәге. «Күкне тергезү» — аның Россиядәге беренче хезмәте.
Эш барышы, 2018 ел.
«Finding Hope», Бөтендөнья икътисад форумы, Давос, 2019.

Адрес

ПРОЕКТ ЯҢАЛЫКЛАРЫН ҺӘМ ЧАРА АНОНСЛАРЫН ҖИБӘРҮ
Төймәгә басып, шәхси мәгълүматларны эшкәртергә ризалык бирәм.
© 2023 Стрит-артны өйрәнү Институты
Сайтны ясау: Gonzo Design