«Тамчы» һәм «Җир»

Социаль реализм жанрындагы кайсы совет картинасы парковка бинасы диварында яңа тормыш алды?
Төрле илләрдән килгән ике рәссамның эшләре ничек итеп бер-берсен тулыландырды?
«Худо» (Мәскәү), Кәрим Җәббари (Монреаль)
Ленин урамы, 75В йорты
Алтын алмалар турында әкият
Татнефть
Институт исследования стрит-арта
Новь

Контекст

Ленин урамы, 75В адресы буенча ике эш урнаштырылды. Өстә — «Җир»: татар социалисты Харис Якуповның Татарстан тарихы һәм нефть сәнәгате турындагы «Татария алтыны» картинасын яңа мәгънәдә тәкъдим итү.

Картинаның сюжеты һәм образлары белән эшләгәндә, Мәскәүнең «Худо» дуэты рәссамнары Әлмәт шәһәренең карталарын, архив фотографияләрен һәм башка материалларны кулланды. Шулай рәвешле 2000 метрга якын биеклектәге парковка бинасы өчен яңа әсәр барлыкка килде. Аста Монреальлы Кәрим Җәббариның «Тамчы»сы: «Алтын алмалар» татар халык әкияте проекты өчен иң мөһим мотив - иң зур кыйммәтләрнең берсе булган балалар турындагы мотив буенча каллиграфик фантазия. «Тамчы» рәсемен эшләгәндә, Җәббари Болгар музей-тыюлыгы белән илһамланган (Болгар дәүләт тарих-архитектура музей-тыюлыгы).
Харис Якупов. Татария Алтыны. 1974.

Процесс

Арт-объект формасы: мурал
Алым: каллиграфити һәм неореализм
Кулланыла торган материал: акрил спрей-буяулар

Итал. mural – дивар

Бина фасадында, тәрәзәсез диварында яки шәһәрнең башка архитектура объектында мәһабәт дивар рәсеме.
«Җир» эшенең фрагменты.
«Җир» эшенең фрагменты.

Авторы

«Худо» — Андрей Чередниченко һәм Ольга Дружинина, күбесенчә, диварларга рәсем төшерү белән шөгыльләнүче пар иллюстраторлар. Алар «график дизайн» белгечлеге буенча укыган вакытта танышканнар. 2012 елдан бирле бергә рәсем ясыйлар, моңа кадәр урамда аерым эшләгәннәр. «Арена ЦСКА» стадионы өчен мураллар һәм рәсемнәр, Flacon, Starbucks, IKEAзаводларына дизайн ясаганнар.

Кәрим Җәббари — урам сәнгатенең каллиграффити кебек юнәлешенә нигез салучыларның берсе. Рәссам Кассеринда (Тунис) туган, Монреальда (Канада) югары белем алып, шунда урам каллиграфиясе белән шөгыльләнә башлаган. Үз иҗатында Җәббари, бүгенге буынга якын итеп, арамеи язуына караган борынгы стильләрне шәрехли. Стрит-арттан тыш, ул, яңа медиа белән каллиграфияне кушып, ут каллиграфиясе белән дә шөгыльләнә һәм бөтен дөнья буенча мастер-класслар бирә. 2015 елда Касабланкада Җәббари TED Talks та чыгыш ясады.
«Каплей» белән эш.

Адрес

ПРОЕКТ ЯҢАЛЫКЛАРЫН ҺӘМ ЧАРА АНОНСЛАРЫН ҖИБӘРҮ
Төймәгә басып, шәхси мәгълүматларны эшкәртергә ризалык бирәм.
© 2023 Стрит-артны өйрәнү Институты
Сайтны ясау: Gonzo Design