Саклаучы

Бу эш өчен кайсы татар әкияте сюжеты чыганак булган?
Ни өчен Византия фрескасының заманча версиясе сюжетка тулысынча туры килгән?
Fikos (Афина)
Нефтьчылар урамы, 2 нче йорт
Алтын алмалар турында әкият
Татнефть
Институт исследования стрит-арта
Новь

Контекст

Бу эшнең нигезендә «Алтын кош» татар әкияте ята. Ул Идел буе Болгары чорында барлыкка килгән һәм ике бертуган язмышларын гәүдәләндергән дөньяның дуалистик башлангычы турында сөйли: туганнарның берсе төрле киртәләр үтеп, аҗдаһаны җиңә һәм падишах кызына өйләнә, әмма үлемнән аны икенчесе генә кире кайтара ала.

Әкияттән өзек:

«Бераз вакыт узгач, җиде башлы аждаһа өй янына очып килеп җитә. Ул безнең егетне күреп ала да:
— Син монда нигә килдең? – дип ысылдый башлый
Егет:
— Синең белән сугышырга килдем! - җавап бирә.
— Монда синнән яхшырак батырлар да күп булды,- ди аждаһа,- мин аларның барысын да үтердем! Син дә исән калмаячаксың!
Аждаһа шушы сүзләрне әйтә дә егеткә ташлана. Җиде авызыннан да ут чыгарып, егетне яндыра, үткен тырнаклары белән аны өзеп ташларга тели. Тирә-юньдәге агачлар җиргә ава, яна башлый. Аждаһа егетне башыннан эләктереп алырга тели, тик егет сакланып кала. Егет аждаһаның яны белән борылганын көтеп тора да, кылычын болгап, өч башын берьюлы кисеп ата. Аждаһаның тагын да ныграк ачуы чыга. Ул ярсып югарыга күтәрелә дә, егеткә ташлана. Ә егет янә сакланып кала, кылычын җитез генә болгап, аждаһаның тагын өч башын кисеп ташлый.

Аждаһаның бер башы гына торып кала, ләкин көчсезләнми, егеткә ташлана да ташлана, менә-менә башын тешләп алыр кебек. Ә егетнең көче бетә башлый. Ул соңгы көчен җыеп, кылычын болгап җибәрә дә аждаһаның койрыгын кисеп ата. Егет аждаһа белән көрәшергә башка көче юк икәнен сизә һәм шунда ул ярдәмгә үзенең җәнлекләрен дәшә. Җәнлекләр йөгереп килеп җитәләр, шундук аждаһага ташланалар. Аю бер яктан умыра, бүре белән арыслан - икенче яктан, ә төлке белән куян арттан ярдәм итә. Аждаһаны вак кисәкләргә өзгәләп аталар».

«Алтын кош» әкияте

«Алтын кош» әкиятенә иллюстрация («Татар халык әкиятләре», 1957).

Процесс

Арт-объект формасы: мурал
Алым: византия фрескасы рәсем сәнгате
Кулланыла торган материал: акрил буяулар, пумала, күмер

Итал. mural – дивар

Бина фасадында, тәрәзәсез диварында яки шәһәрнең башка архитектура объектында мәһабәт дивар рәсеме.
Муралны ясау, 2018 ел.
«Яклаучы» эшен башкарганда рәсемне күчерер алдыннан диварны билгеләп кую, 2018 ел.

Автор

Үткәнендә граффитчы Fikos үз стилен «заманча Византия рәсеме» буларак билгели — шул рәвешле ул антик визуаль системаны Франциянең, Англиянең, Ирландиянең, Швейцариянең, Мексиканың, Испаниянең һәм башка илләрнең бер-берсе белән охшаш заманча шәһәр урамнарына күчерә. Ә безнең очракта аның стиле татар, рус, Византия һәм Идел Болгары мәдәниятләрен берләштерде.
ArtWalk фестивалендә «Кентаврлар көрәше» эше. Патрлар (Греция), 2018.

Адрес

ПРОЕКТ ЯҢАЛЫКЛАРЫН ҺӘМ ЧАРА АНОНСЛАРЫН ҖИБӘРҮ
Төймәгә басып, шәхси мәгълүматларны эшкәртергә ризалык бирәм.
© 2023 Стрит-артны өйрәнү Институты
Сайтны ясау: Gonzo Design