Әлифба

Татар язуы үз тарихында нинди үсеш-үзгәрешләр кичергән? Әлеге серияне булдыру өчен ни өчен нәкъ менә Ә, Ө, Ү, Җ һәм Һ хәрефләре сайланган?
Берничә рәссамның традицион татар мотивларын ничек шәрехли?
Авторлар
Төзүчеләр Проспекты, 39
Төзүчеләр Проспекты, 37
Төзүчеләр Проспекты, 35
Алтын алмалар турында әкият
Татнефть
Институт исследования стрит-арта
Новь

Контекст

Төзүчеләр проспектындагы өч бинаның биш дивары - татар алфавитының Ә, Ө, Ү, Җ, Һ хәрефләре һәм сүзләр сурәтләнгән әлифба сәхифәләре. Тагы бер язма — әлифбаның үзенә, уку-язу нигезләренә өйрәтә торган китапка багышланган эш.
Дмитрий Fatum (Киев)
Наталья Пастухова (Екатеринбург)
Гүзәл Гарипова (Казан)
Алексей Kislow (Севастополь)
Роман Мураткин (Серпухов)
Рөстәм Qbic (Казань)

Процесс

Арт-объектның формасы: мурал
Кулланыла торган материал: акрил буяу-спрей

Итал. mural – дивар

Бина фасадында, тәрәзәсез диварында яки шәһәрнең башка архитектура объектында мәһабәт дивар рәсеме.
Елхово авылы музееннан букварьлар.
Кураторлар төркеме эшләрне урнаштыр өчен диварлар эзли.
Елхово авылы музееннан букварьлар.
Кураторлар төркеме эшләрне урнаштыр өчен диварлар эзли.
ТӨЗҮЧЕЛӘР ПРОСПЕКТЫ, 39 ЙОРТ

Әлифба

Дмитрий Fatum (Киев)

Автор

Бу — «Әлифба» сериясенең төп эше- анда Дмитрий Fatum туган телнең үз эчендә нәсел-буыннар хәтерен саклап калуы турында гади һәм аңлаешлы образ тудыра. Типик татар пейзажы фонында укытучы һәм укучылар Әлифба тирәли утырышканнар. Укытучы XIX гасыр татар мәгърифәтчеләренә хас костюм кигән, ә балаларның кием-салымы заманча. Китап эченнән белем чәчәге үсә. Әлифбаның өске өлешендәге баш хәреф традицион татар орнаменты мотивлары буенча эшләнгән.
Тарас Шевченко исемендәге сәнгать мәктәбендә классик академик белем алып (анда станоклы рәсем сәнгате белән шөгыльләнә), Fatum урамнарда рәсем ясый башлый.

Соңрак урам сәнгатенә галереяләрдәге күргәзмәләр дә өстәлә — рәссам киндердән бөтенләй үк баш тартмый. Беренче шәхси күргәзмәсе 2011 елда Одессада уза. Хәзер Дмитрий рәссам-муралист буларак та эшли.
Art United Us фестивалендәге хезмәт. Киев, 2016 ел.

Үстерү

Наталья Пастухова (Екатеринбург)

Автор

Екатеринбург шәһәреннән Наталья Пастуховага Ү хәрефе һәм шушы хәрефтән башланган «Үстерү» сүзе эләкте. Татар чигү мотивлары буенча эшләнгән баш хәреф белән пар атны уратып алган. Пар ат — үз хисләрен үстерүче яшь гаилә аллегориясе.

«Мин бу сүзне ат образы аша шәрехләргә булдым. Атлар — еш кына татар мәдәниятендә әһәмиятле геройлар, күп кенә миф һәм әкиятләрдә катнашалар. Ат һәм чәчәк орнаменты ярдәмендә мин чәчәкләр һәм үсемлекләрне генә түгел, җылы хисләрне дә үстереп булуын күрсәтергә теләдем», — ди рәссам.
Эскизы.
Эскизы.
Наталья Пастухова рәссам-иллюстратор һәм дизайнер гына түгел (Хаддерсфилд Университетын тәмамлый һәм сәнәгать дизайны белгечлеге буенча УралГАХАда укый), ә укытучы да. Ул — балалар өчен төрле программалар кураторы, китап һәм журналлар нәшер итәргә, фантастик затларга костюмнар эшләргә өйрәтә, мөмкинлекләре чикләнгән балалар белән рәем ясый.

Рәссам стрит-арт белән күптәннән шөгыльләнә: аның портфолиосында Екатеринбург, Пермь, Ямал, Новотроицк, Новосибирск һәм башка шәһәр торак йортларының һәм биналарының диварлары.

Наталья шулай ук брендинг һәм пространствоны бизәү белән дә шөгыльләнә. Аның эшләре арасында IKEAдагы бистро һәм Финляндиядәге парковка.
Екатеринбургтагы шикәр мамыгы киоскы, 2018 ел.

ТӨЗҮЧЕЛӘР ПРОСПЕКТЫ, 37

Һөнәр

Гүзәл Гарипова (Казан)

Автор

Иллюстратор Гүзәл Гариповага «Һөнәр» сүзе бирелде. Үз эшендә ул татар халкының традицион милли бәйрәме белән заманча скейтпаркны берләштерде. Аның рәсемендә бер көтү бала-чага көтүе сурәтләнгән, һәрберсе Сабантуй ярышларында катнаша: балалар авыш бүрәнә өстеннән йөриләр, әтәч артыннан колгага менәләр, капчык белән сугышалар, кашыкка йомырка куеп йөгерәләр, көрәшәләр, бәйләнгән күз белән җеп кисәләр һәм бииләр.

Безнең проектта Гүзәл беренче тапкыр монументаль форматта эшләде. Әлифбага иллюстрация — ул аның дивардагы беренче эше. Петербург граффити-райтерлары Никита Dusto һәм Егор Shen аны тәмамларга ярдәм итте.
Диварны бизәү. Әлмәт, 2018 ел.
Диварны бизәү. Әлмәт, 2018 ел.
Гүзәл Гарипова — иллюстратор, дизайнер һәм рәссам. Ул балалар китапларын иллюстрацияли, әкият сюжетлары һәм татар халык легендалары белән эшли, өстәл уеннары һәм юлкүрсәткечләр бастыра, өлкәннәрне һәм балаларны укыта. Гүзәл еш кына китап чыгаруда иллюстрацияләрдән башлап версткага кадәр тулы эш башкара.

Аның эшләре арасында: Абдулла Алиш әкиятләре җыентыгы, Йолдыз Миңнуллинаның танылган татар легендасы мотивлары буенча язылган «Ай кызы Зөһрә» китабы һәм башкалар.
«Ай кызык Зөһрә» Йолдыз Миңнуллина. «Юлбасма» нәшрияты, 2018 ел.

ТӨЗҮЧЕЛӘР ПРОСПЕКТЫ, 37 ЙОРТ

Өй

Алексей Kislow (Севастополь)

Автор

Алексей Kislow Ө хәрефе һәм өй сүзен эшләде. Гаилә йорты — Татарстанда яшәүче барлык милләтләр өчен яшәү рәвешенең нигезе.

Алексей берничә буын яши торган зур һәм имин йорт турындагы хыялны сурәтләде. Әлеге эштә авыл йортының архитектура үзенчәлекләре, Әлмәт районы өчен хас бизәү элементлары һәм төсләр гаммасы файдаланылды.
Диварны бизәү. Әлмәт, 2018 ел.
Диварны бизәү. Әлмәт, 2018 ел.
Алексей Kislow — Севастополь рәссамы. Н.С. Самокиш исемендәге Кырым сәнгать училищесында укый, 2000 елларда граффити белән шөгыльләнә башлый. Әкеренләп аның иҗатында сюрреализмга карата һәвәслек барлыкка килә, ә аның эшләрендәге даими образлар арасыннан өй образын аерып күрсәтергә була, шуңа күрә проект өчен бу сүзне сайлау очраклы түгел. Рәссам монументаль бизәк белән ун елга якын шөгыльләнә, Украина, Белоруссия, Россия, Германия, Франция, Польша, США, Финляндия, Кытай һәм Бразилия кебек илләрдәге проектларда катнаша.
«Чынбарлык» һәм «Сизелми торган күренеш» эшләре.

ТӨЗҮЧЕЛӘР ПРОСПЕКТЫ, 35 ЙОРТ

Җир

Роман Мураткин (Серпухов)

Автор

Җ хәрефе һәм җир сүзен ачыклау өчен Роман Мураткин Сабантуй бәйрәме күренешен сайлады. Гармунчы җитәкчелегендәге бәйрәм процессы кыр эшләренең тәмамлануын билгеләп үтә. Игенчелек календаренең мөһим этаплары, мәсәлән, чәчү яки уңыш җыю, еш кына бәйрәмнәр белән тәмамланган. Бәйрәмнәрне бөтен җирдә үткәрмәсәләр дә, алар әле дә крестьян тормышының мөһим өлеше булып кала бирә. Элегрәк мондый бәйрәмнәр ритуаллаштырылган характерда Татарстанның һәм Россиянең бөтен территориясендә билгеләнеп үткән. Шул рәвешле кешеләр җиргә рәхмәт белдереп, юмарт булуын сораганнар.

Үз эшендә Роман Әлмәт пейзажына хас мөһим детальне — калкулыклардагы нефть каланчалары силуэтын да күрсәтә алган. Шәһәр үзе дә шулар белән әйләндереп алынган.

Рәссам әйтүенчә, сурәт урнашачак объект рәсем өчен һәрвакыт мөһим роль уйный, чөнки бу урын тон һәм харкатерны билгели. Тирәлекнең һәм сюжетның колористик бәйләнеше — шулай ук әһәмиятле критерий. Алар, әйләнә-тирә белән диссонанска кермичә, бер-берсен тулыландырып торырга тиешләр. Бу принципларны ул шулай ук «Җир» дигән эшенә дә кулланырга тырыша.
Мәскәү өлкәсенең Серпухов шәһәреннән Роман Мураткин урам пространствосы белән граффити-рәссам буларак эшли башлаган. Үзенең хәзерге стилен ул неодеформизм кебек билгели. Сурәтләнгән мохитне пластик яктан үзгәртү өчен предмет, элемент һәм фигураларның пропорцияләрен иҗади эшкәртүе белән ул башкалардан аерылып тора. Үз иҗаты турында сөйләгәндә: «Дөрес пропорцияләр һәм академик яктан анатомик күзаллаулар законы турындагы карашларны җимерүмиңа ошый», ди Роман.

Романның графикасын Санкт-Петербургтагы торак йортларның 30 метрлы диварларында яки Бразилиядәге төрмә коймаларында гына түгел, ә төрле бина эчләрендә дә очратырга мөмкин. Әйтик, берничә ел элек ул Түбән Новгородтагы «Пастарама» рестораны интерьерын бизәгән иде.
Pianoforte. «Пастарама» паста-бары, Түбән Новгород, 2017 ел.

Әкият

Рөстәм Qbic (Казан)

Автор

Рәссам Рөстәм Сәлимгәрәев (Qbic) Ә хәрефен һәм әкият сүзен визуальләштерә. Ул, баласы туганнан соң, кешедәге үзгәрешләрне сурәтли.

Рөстәм моралларын инде күптәннән Россиянең төрле шәһәрләрендә, дөньяның төрле илләрендә (Төркиядә, Кипрда, Италиядә һәм Украинада) очратырга була. Ә менә үзенең туган ягы Татарстанда ул ясаган беренче язма әлеге проект кысаларында булды.
«Әкият» рәсеменең эскизы.
«Әкият» рәсеменең эскизы.
Рөстәм Сәлимгәрәев (Qbic) Кама Аланы шәһәрендә туып-үсә, Казанда Н.И. Фешин исемендәге сәнгать училищесын тәмамлый. Башта леттеринг белән мавыга, соңрак хәзерге эшләренең төп өлешен тәшкил иткән мураллар төшерә башлый. Рөстәм алар өчен фәсләфи образлар белән баетылган үз шигъри дөньясын тудыра.
Гданьсктагы (Польша) «Акыл уеннары» дигән эше.

Адрес

ПРОЕКТ ЯҢАЛЫКЛАРЫН ҺӘМ ЧАРА АНОНСЛАРЫН ҖИБӘРҮ
Төймәгә басып, шәхси мәгълүматларны эшкәртергә ризалык бирәм.
© 2023 Стрит-артны өйрәнү Институты
Сайтны ясау: Gonzo Design