Проект турында

«Алтын алмалар турында әкият» — җәмәгать пространстволарын һәм Әлмәт шәһәренең җирле берләшмәләрен үстерү буенча дәвамлы проект.
Без Әлмәт шәһәренең тарихи хәтерен һәм мәдәни кодын тикшерүне, паблик-арт (җәмәгать пространствосында сәнгать) барлыкка китерүне, шәһәр мохитен үзгәртүне һәм шәһәр халкы, шәһәр кунаклары өчен махсус белем бирү программасын берләштерәбез.

Заманча сәнгать теле җирле мәдәният турында тулы һәм эзлекле итеп сөйләү мөмкинлеген бирә: биредә сүз гореф-гадәтләр һәм модерн; үткән, бүгенге һәм киләчәк турында бара. Мондый сәнгать музей кысаларыннан урамга чыкканда, һәркем үзен бу эшкә бәйле дип хис итә. Паблик артның яшьләр сәнгате булуы аеруча мөһим, чөнки мәдәният ул элек кемдер тарафыннан барлыкка китерелгән нәрсә түгел, ә бөтен кеше тарафыннан чынбарлыкта һәм монда тудырыла. Шул рәвешле тарих, архив булудан туктап, шәһәр тормышының бүгенгесе һәм иртәгәсе көненә үрелә.

Проектның атамасы да шул турыда сөйли. Ул безне борынгы татар халык әкиятенә илтеп тоташтыра. Әкиятнең төп каһарманы кешенең иң зур байлыгы балалары булуын аңлый. Безнең максатыбыз – татар мәдәниятенең төп кыйммәтләре булган гаилә, нәсел кебек төшенчәләрнең хәзерге көндә дә актуаль булуын күрсәтү.

Проектның символы булган алманың (Әлмәт сүзе белән аваздаш) кара-алтын төсләрдә сурәтләнүе дә очраклы түгел. Шул рәвешле образ дәрәҗәсендә меңъеллык татар мәдәнияте белән төп табигый байлыгы нефть булган яшь шәһәр кисешә.

Без Әлмәтнең тышкы ягын гына үзгәртергә түгел, ә проектка үзләренең туган ягының җанатарлары булган шәһәр халкын һәм җирле берләшмә вәкилләрен дә җәлеп итәргә телибез. Шушы максаттан чыгып, төрле чаралар: рәссамнар белән очрашулар һәм остаханәләр, төрле формадагы сәнгать турында белгечләрнең лекциясе, үз шәһәреңне яңа яктан күрсәтә торган велоэкскурсия оештырыла.

«Әкият» нигезендә зур культурологик тикшеренү ята. Аны Әлмәт районының антрополог, тарихчылары һәм фольклор белгечләре башкарган. Әлеге тикшеренү татар халкының гореф-гадәтләре, кыйммәтләре һәм эстетикасына багышланган.
Кассандра Фадеева фотографиясе
Бер төнне байлар йокларга яталар һәм кинәт күрше йорттан бала тавышлары, көлешкәннәрен ишетәләр. Һәм шунда бай: «Никадәр күңелле яшиләр, бездә бит алай түгел. Гарчә без бай, җаныбыз теләгән һәрнәрсәгә хуҗа була алабыз, ә алар ярлы», — дип уйлап куя Икенче көнне ярлы күршесеннән бай: «Ни өчен сез шулай күңелле һәм бәхетле яшисез?», — дип сораган. Күршесе: «Без һәр кич җиде алтын алма белән уйныйбыз», — дип җавап кайтарган. Бай үзенә алтын алма алдырырга сораган, 7 генә түгел, 21 булсын дигән. Шуннан хатыны белән алма атышып уйный башлаганнар, алмаларны идән буйлап тәгәрәткәннәр. Күтәренке кәеф озакка сузылмаган. Икенче тапкыр ярлы күршесеннән бай кабат: «Ни өчен алмалар белән уйнаганда сезгә шуның кадәр күңелле соң? Алар ялыктыра бит», — дип сораган. Ярлы шунда җавап кайтарган: «Безгә кер, үз күзләрең белән күрерсең!» Күршесенең өенә кергәч, бай җиде бала күргән. Кайсы йөгерә, кайсы көлә, кайсы сикереп уйный һ.б. Ярлы күрше шунда әйткән: «Җиде алма — ул безнең балаларыбыз», — дигән.
Проект Татнефть компаниясе башлангычы белән төрле илләрдән чакырылган белгечләр һәм рәссамнар төркеме катнашында Стрит-артны өйрәнү Институты тарафыннан чынга ашырыла.
Тикшеренү барышында антрополог, фольклор белгечләре һәм социологлар төркеме Әлмәт һәм аның тирәсендәге торак пунктларның халкы белән аралашып, кешеләрнең үз шәһәрләрен ничек кабул итүләре, аның үткәне һәм бүгенгесен ничек күзаллауларын ачыклый. Тарихчылар проект урын табачак тарихи-мәдәни контекстын билгели. Төрле илләрдән килгән рәссамнар белән эш барышында, кураторлар мәдәни концепция тудыра. Аның нигезендә паблик-арт теле ярдәмендә мәдәният, тарих һәм аларның чынбарлык белән бәйләнеше турында сөйләнә.

Күмәк эш нәтиҗәсендә иске әкиятләр, әлифба китабы, иске тәңкә сюжетлары һәм сурәтләре, музей күргәзмәләре, сирәк китаплар кысаларыннан чыгып, яңа формада йорт диварларына һәм җәмәгать пространстволарына күчә. Хәзер алар – шәһәр урамнарына чыккан һәр кешенең көндәлек тормышының алыштыргысыз бер өлеше. Шул рәвешле меңъеллык тарих уяна һәм яңа мәгънәләр белән тулылана.

Әлеге кешеләрсез проект була алмас иде:

  • Наил Маһанов
    Әлмәт
    «Татнефть» ГАҖ генераль директоры, проектның инициаторы һәм идеологы

    «Әлмәт шәһәрендә башкарыла торган үзгәрешләрне без бер максаттан гына чыгып эшлибез: бу – безнең шәһәребез. Без монда яшибез, бергәләшеп хезмәт итәбез. Безнең стратегия һәм безнең уйларыбыз шәһәребезне үстерүгә юнәлтелгән, без моның белән бәйрәм алдыннан гына түгел, ә һәр көн, һәр мизгел шөгыльләнәбез».
  • Айрат Хәйруллин
    Әлмәт
    Татарстан Республикасының Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры. 2015-2019 елларда – Әлмәт муниципаль районы башлыгы, Әлмәт муниципаль районы советы рәисе, Әлмәт шәһәре башлыгы.
  • «Татнефть» ГАҖ матбугат хезмәте төркеме
    Нурия Вәлиева, Айгөл Алпарова, Элина Салихова, Павел Корчагин, Алсу Матисова, Марат Бәдретдинов
  • Әлмәт муниципаль районының администрация хезмәткәрләре

Команда

  • Полина Ёж
    Санкт-Петербург
    Проект җитәкчесе, куратор, Стрит-артны өйрәнү Институтына нигез салучы
  • Андрей Воронов
    Санкт-Петербург
    Архитектор, рәссам, программаның пространство үсеше концепциясе авторы
  • Екатерина Удалова
    Санкт-Петербург
    Әлмәттәге белем бирү һәм экскурсия программасының куротары
  • Анна Нистратова
    Мәскәү
    Куратор, рәссамнәрне сайлау буенча консультант
  • Айгөл Алпарова
    Әлмәт
    «Татнефть» ширкәтенең матбугат хезмәте җитәкчесе, проект кураторы
  • Анна Феер
    Санкт-Петербург
    Проектның башкаручы продюсеры
  • Анна Ветошкина
    Санкт-Петербург
    Кураторлар төркеме ассистенты
  • Ксения Пискунова
    Санкт-Петербург
    Проектның 2018 һәм 2019 еллардагы башкаручы продюсеры
  • Мария Кочнева
    Санкт-Петербург
    Проектның башкаручы продюсеры
  • Нурия Вәлиева
    Әлмәт
    «Татнефть» ширкәтенең матбугат хезмәте җитәкчесе, проект кураторы, проектның бөтен этапларын эшләүдә катнашу, шул исәптән 2017-2019 елларда Әлмәт шәһәрендә тормышка ашыруны җитәкләү
  • Никита Адров
    Санкт-Петербург
    Pәссам
  • Гүзәл Фоат кызы Сөләйманова-Вәлиева
    Казан
    Татар рәсем сәнгате тарихы белгече, Ш.Мәрҗани исемендәге тарих Институтының сәнгать белеме докторы
  • Казан
    Фәлсәфә докторы (PhD), Амстердам университеты укытучысы, «Новь» бюросы белгече (2019-2021)
  • Гөлнара Габдрахманова
    Казан
    Социология фәннәре докторы, Ш.Мәрҗани исемендәге тарих Институтының этнология бүлеге белгече
  • Динә Гатина-Шәфыйкова
    Казан
    Ш.Мәрҗани исемендәге тарих Институтының визуаль антропология буенча белгече
  • Динә Әхмәтова
    Казан
    Сәнгать белгече, Татарстан Республикасы Сынлы сәнгать Музееның өлкән хезмәткәре
  • Алия Сөләйманова
    Санкт-Петербург
    СПБДУның Көнчыгышны өйрәнү факультетының төрки филология кафедрасы доценты
  • Михаил Астахов
    Санкт-Петербург
    Иҗтимагый сораулар буенча консультант, Стрит-артны өйрәнү Институтына нигез салучы
  • Альбина Мотор
    Санкт-Петербург
    Җирле мәдәният буенча консультант, Стрит-артны өйрәнү Институтына нигез салучы
  • Лев Мурзенко
    Санкт-Петербург
    Сценарист
  • Мәскәү
    РХХһәмДХА Теоретик фольклористиканың Лаборатория җитәкчесе, РДГУ фольклор
  • Валерия Елагина
    Мәскәү
    Дин белгече, «Диннәр социологиясе» лабораториясе хезмәткәре
  • Ольга Якушенко
    Мәскәү
    Бренд-стратег, тикшеренүче, фән кандидаты
  • Гыймранова Диләрә Габделкави кызы
    Кичүчат авылы
    Ризаэддин Фәхреддин мемориаль музее директоры
  • Хисамов Рәис Салих улы
    Әлмәт
    «Татнефть» ГАҖ генераль директоры урынбасары – баш геолог
  • Анастасия Нестерова
    Санкт-Петербург
    AR юнәлеше кураторы
Чакырылган белгечләр

  • Розалия Нургалеева
    Казан
    Татарстан Республикасы Сынлы сәнгать Музееның директоры
  • Рафаэль Хәкимов
    Казан
    Тарих фәннәре докторы, Ш.Мәрҗани исемендәге тарих Институты директоры
  • Игорь Сафиуллин
    Мәскәү
    Түбә яшелләндерү проектлары өчен авторлар төркеме составында милли премияләр лауреаты, «Зарядье» паркы табигатьне саклау һәм бакча-парк эше бүлеге җитәкчесе
Фольклор-антропологик тикшеренүләр төркеме

  • Дмитрий Доронин
    Мәскәү
    Фольклорист, антрополог, АГТИ РХХһәмДХА теоретик фольклористика лабораториясенең фәнни хезмәткәре
  • Мария Вятчина
    Казан
    Антрополог, КФУ Халыкара мөнәсәбәтләр Институтының фәнни хезмәткәре
  • Асхадуллин Алмаз
    Казан
    Музыкант, композитор, КФУ Халыкара мөнәсәбәтләр Институты магистранты
  • Алсу Юзекаева
    Новосибирск
    Социологик һәм маркетинг тикшеренүләр Институтының алдынгы белгече
  • Наталья Савина
    Санкт-Петербург
    Фольклорист, антрополог, Аурупа университеты антропология факультетының лаборанты
  • Элина Новопашенная
    Санкт-Петербург
    СПбДУ теоретик һәм эксперименталь тел белеме белгечлеге студенты, «Бумага» газеты журналисты
  • Иван Антонов
    Әлмәт
    Җитештерү бүлеге җитәкчесе
  • Линар Газизов
    Әлмәт
    Җитештерү бүлеге ассистенты
Координаторлар

  • Юлия Петрова
    Әлмәт
    Координатор
  • Константин Ежов
    Әлмәт
    Координатор
  • Александра Стельмах
    Санкт-Петербург
    Координатор
Фото һәм видео

  • Сергей Казаков
    Санкт-Петербург
    Chromometrage операторы
  • Павел Мачихин
    Санкт-Петербург
    Chromometrage видеохудожнигы
  • Антон Селезнев
    Санкт-Петербург
    Фотограф
  • Айрат Махкамов
    Әлмәт
    Оператор, фотограф
Дизайн

  • Дарья Пысина
    Санкт-Петербург
    График дизайнер
  • Ксения Генералова
    Санкт-Петербург
    График дизайнер
  • Аня Нович
    Санкт-Петербург
    График дизайнер
  • Екатерина Манти
    Санкт-Петербург
    График дизайнер
  • Юлия Карасина
    Санкт-Петербург
    Копирайтер
  • Александра Конакова
    Санкт-Петербург
    График дизайнер