19 нчы октябрь, 2020
7 нче сентябрь, 2019
14-15 нче сентябрь, 2019
19 НЧЫ ОКТЯБРЬ, 2020 НЧЕ ЕЛ, ӘЛМӘТ
«2020 дә шул булды...» ут скульптурасы тууы-перформанс
2020 нче елның май аеннан алып августка кадәр «Алтын алмалар турында әкиятләр» паблик-арт программасы рус һәм татар телендә заманча әкиятләр җыйды. Әлеге проект 2020 нче елдагы вакыйгалар белән бәйле иде: үз изоляция чорын узучы кешеләргә уйлап чыгарылган яки чынлыкта үзләре белән булган хәлләрне әкият форматында сөйләргә тәкъдим ителде.
Әкият җыю дәвам иткәндә заманча әкиятне ничек язарга икәнен аңлатучы видеолекцияләр курсы чыкты. Анда драматург һәм документаль пьесалар авторы Элина Петрова, анализчы психолог Дмитрий Котенко һәм антрополог, фольклорчы Никита Петров чыгыш ясады. Алар белән монда танышырга мөмкин.

Жюри тарафыннан сайлап алынган әкиятләр ВКонтакте челтәрендә ачык тавыш бирүгә куелды. Хәзер сайлау хокукы җирле халыкка һәм иҗтимагый челтәр кулланучыларына бирелде: тавыш бирүчеләр алар фикеренчә иң яхшы әкиятне сайлады һәм нәкъ менә аның сюжеты Әлмәттәге яңа сәнгать объектына нигез булды.

Җиңүче булып Әлмәттә яшәүче унөч яшьлек Алинә Сафина һәм аның «2020 дә шул булды...» әкияте җиңде. Шигъри формадагы әкият кызның тылсымлы төше турында сөйли. Өйдәге көнкүреш әйберләре: үтүк, кер юу машинасы, суыткыч «җанлана». Көнкүреш әйберләре пандемия һәм 2020 нче елның язындагы үз изоляция вакытында күп кешенең чынбарлыгында аерым урын ала башлады. Бу хәл шәһәрдәге яңа керамика скульптурасын ясауда башлангыч ноктага әверелде. Әлеге скульптура йокымсырап ятучы кызны һәм аңа кергән төшне сурәтли.

Зур масштаблы керамика әсәрләре үзгә яндыру техникасы таләп итә: өсте һәм асты булмаган скульптура кирпечкә куела һәм ачык һавада яндырыла. Мондый әсәрләр ут скульптурасы дип атала, аларны барлыкка китерү процессы исә гаҗәеп һәм матур.

2020 нче елның 19 нчы октябрендә Әлмәт сусаклагычы буенда ут скульптурасын яндыру перформансы узды. Скульптура Санкт-Петербурглы керамикачы рәссамнар Екатерина Алимова, Артем Максимов һәм Анна Духанова (LikeForms Ceramics керамика студиясе) тарафыннан ясалды. Яндыру көн буе дәвам итте, ә кичен рәссамнар махсус саклагыч каолин кузыны алып куйгач тамашачы күз алдында ялкыннан өр-яңа сәнгать объекты барлыкка килде, аннан соң кызган скульптура берникадәр вакыт кешеләр күз алдында суынды. Перформансны онлайн һәм җанлы рәвештә карарга мөмкин иде, әмма җанлы тамашачы саны чикләнде. Яр буе бер-береннән имин ераклыкта урнашкан түгәрәкләргә бүленгән иде: һәр кеше үз түгәрәге эченә басып аннан перформанс беткәнче чыкмады. Перформансны бу сылтама буенча карарга мөмкин.
7 НЧЕ СЕНТЯБРЬ, 2019 НЧЫ ЕЛ, ӘЛМӘТ
Веломаскарад һәм Упсала-Цирктан «Зайчество» спектакль-карнавалы
2019 нчы елның 7 нче сентябрендә Әлмәттә масштаблы вакыйга: Упсала-Цирктан «Зайчество» спектакль-карнавалын күрсәтү белән тәмамланган веломаскарад узды.

Вакыйга ике өлешкә бүленгән иде. Беренчесе – Нефтьче мәдәният йортыннан үзәк урам буйлап «Бу кап-кара урманда...» скульптурасына (скульптор Павел Игнатьев) кадәр маскарадлы велойөреш. Моның өчен һәр кунакка спектакль тематикасына һәм чараның фрик-костюмерия концепциясенә туры килүче кием элементларын киеп карарга тәкъдим ителде. Бөтен бутафория киемнәр чакырылган костюмер кул астында паблик-арт программаның волонтерлары тарафыннан ясалды.
Велойөрешнең азагында катнашучыларны Упсала-Циркның актерлары көтә иде. Алар бөтен кешене «Зайчество» карнавал спектакленә кушылырга өндәде. Спектакль программасына костюмлы кичә, ачык һава астында хәрәкәтле уеннар: сөйләшүче барабаннар, Будда-Куян һәм, әлбәттә, шаяру һәм күңел ачу кергән иде.
14-15 НЧЕ СЕНТЯБРЬ, 2019 НЧЫ ЕЛ, ӘЛМӘТ
«Хәрәкәттә» – Street Style Contest урам мәдәнияте фестивале
2019 нчы елның 14-15 нче сентябрендә Әлмәттә «Хәрәкәттә» – Street Style Contest урам мәдәнияте фестивале узды. Бу вакыйга шәһәрдә Funky People Профессиональ Брейкинг Мәктәбе белән бергә икенче ел рәттән оештырыла. Ике көн дәвамында теләүче бөтен кешегә брейк данс, диджейлык һәм граффити жанрында рәсем ясау буенча мастер-классларда катнашырга тәкъдим ителде. Чара дәвамында катнашучылар:
– профессиональ биючеләр – Казаннан bboy Can, Стәрлетамактан bboy Грязный үткәргән мастер-класста катнаштылар,

– ике көн дәвамында фестивальның музыкаль өлеше өчен җавап биргән DJ Rockid белән диджеинг нигезләрен өйрәнделәр,

– Казан рәссамы Рома Roll`ның мастер-классында граффити туу тарихы белән таныштылар, үз тегларын уйлап табып стикер ясадылар,

– Казан рәссамнары Рома Roll, Денис OOPS, Алексей MERZ белән бергә Яшьләр үзәге алдында узган джемда күмәк граффити ясадылар,

– Әлмәт, Яр Чаллы, Ижау һәм Димитровградтан килгән 4 яшь һәм өлкәнрәк кырыктан артык кеше катнашкан брейк-баттлда җиңгән биючене сайладылар.

Шулай ук чарада Хвалынск шәһәрендә узачак Open kids battle 2 Идел буе брейк-данс балалар һәм яшьләр фестиваленә сайлап алу узды.
25 НЧЕ АВГУСТ, 2018 НЧЕ ЕЛ, ӘЛМӘТ
Павел Игнатьевның «В этом удивительном лесу.../ Бу кап-кара урманда...» скульптурасын ачу
2018 нче елның 25 нче августында Әлмәттә Санкт-Петербурглы скульптор Павел Игнатьевның «В этом удивительном лесу.../ Бу кап-кара урманда...» скульптурасын ачу тантанасы узды. Шәһәрнең үзәк урамында Габдулла Тукайның шигырьләрен уку, Әлмәт драма театры һәм «Легкие крылья» урам театрыннан артистларыннан театрал шоу һәм хәтта веломаскарад үтте. Финишта иң мөлаем һәм үзенчәлекле костюм иясе бүләкләр алды.
«В этом удивительном лесу.../ Бу кап-кара урманда...» сюрреалистик композициясе бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның әсәре буенча иҗат ителгән.
Павел Игнатьев үз эше турында болай ди:

«Безнең проектның максаты — гади һәм гадәти генә әйбернең дә яңалык шатлыгы бирә алуын күрсәтү. Без күп кешегә мөрәҗәгать итәбез, әмма шул ук вакытта һәркемгә аерым кагылырга телибез. Бу процесс нечкә көйләнеш таләп итә.

Әлмәт тамашачысы уникаль. Ул ике телле мохиттә яши, аңа рус һәм татар теле аң төпкеле дәрәҗәсендә таныш һәм аңлаешлы. Хәтта филолог булмаса да, кеше интуитив рәвештә сүзнең мәгънәсен тоя, сүз уйната, шаярта яки, ике телнең берсеннән-берсенә җиңел күчеп, төрле хәлләр турында сөйли ала. Тәрҗемәдәге сүзләр арасындагы сизелер-сизелмәс аерма катып калган сурәткә дә хәрәкәт эффекты тудырган пульсация, кечкенә генә люфт барлыкка китерә.

Скульптура образы күп мәгънәгә ия һәм анда һәркем үзенекен күрә ала. Тамашачылар арасында фикер алышу диалогы барлыкка килергә мөмкин. Һәркемгә үз фантазиясе, ахыр чиктә, үз теле хас. Шагыйрьнең дә башка телләргә охшамаган үз теле бар. Аның бөеклеге дә шунда».

ПРОЕКТ ЯҢАЛЫКЛАРЫН ҺӘМ ЧАРА АНОНСЛАРЫН ҖИБӘРҮ
Төймәгә басып, шәхси мәгълүматларны эшкәртергә ризалык бирәм.
© 2023 Стрит-артны өйрәнү Институты
Сайтны ясау: Gonzo Design