«Котлы булсын!» дигән бәхет теләү гадәте татар мәдәнияте өчен нәрсә аңлата?
Бу теләк ничек итеп заманча сәнгать әсәренә әверелгән?
Роман Kreemos (Подольск, Россия)
Белоглазова, 46

Котлы булсын!

Алтын алмалар турында әкият
Татнефть
Институт исследования стрит-арта
Новь

Контекст

Изге теләк теләү («алкыш») — үзенчәлекле фольклор жанры, ул татар мәдәниятенә хас мөһим сыйфатны ачып күрсәтә.

«بولسون – (хәзерге татар телендә котлы булсын) дигән язу Алтын Урда тәңкәләрендә еш очрый. Алар XIII һәм XIV гасырларда киң территориядә — төньякта Болгар шәһәреннән алып (хәзер ул Татарстан Республикасы территориясе) Кырымга кадәр һәм көньякта Румыниягә кадәр җирләрдә таралган. Тәңкәләр арзан торганнар һәм гади кешеләр арасында киң кулланылышта булганнар: бакыр акчалар көндәлек әйләнештә йөргәннәр. Шулай итеп, бу язу халыкның киң катламына юлланган, күпчелек өлеше сакланып калмаган архитектура һәм әдәбият белән берлектә империя хакимияте символын формалаштыруда катнашкан.

«Котлы» — төрки чыгышлы сүз, ул «бәхет» дигәнне аңлата һәм «бәрәкә» төшенчәсе белән бәйле булырга мөмкин. «Бәрәкә» — гарәп сүзе, Аллаһның игелек китерү кодрәтен аңлата. Мондый язулы тәңкәнең әйләнештә йөрүе, метафора буларак, халык арасында хәер-фатиха алышуны аңлаткан. Алтын Урда дәүләте белән бергә әлеге тәңкәләр дә юкка чыккан, моңа карамастан, бу сүзтезмә тотрыклы сакланып, хәзерге татар телендә еш кулланыла. Бүгенге көндә аның мәгънәсе киңәйгән: аны хәерле теләк теләгәндә, төрле котлауларда, шулай ук яңа әйбер сатып алгач (беренчел мәгънәсен искә төшерә), әйтәләр».

Бакыр пул (тәңкә). Яңа Сарай, якынча XV гасыр. zeno.ru.
Әлфрид Бостанов, «Алтын алмалар турында әкиятләр» программасы кысаларында «Нефть төбәге тарихы һәм мәдәнияте» дигән фәнни-гамәли семинар вакытында. Казан, 2018 елның 5 мае.

Процесс

Арт-объект формасы: мурал
Алым: леттеринг
Кулланыла торган материал: акрил буяу-спрей

Итал. mural – дивар

Бина фасадында, тәрәзәсез диварында яки шәһәрнең башка архитектура объектында мәһабәт дивар рәсеме.
Англ. letter — хәреф

Төрле өслекләргә җайлаштырып була торган каллиграфия техникасы. Урам сәнгате, график дизайн һәм полиграфиядә кулланыла. Леттеринг хәреф символлары белән эшләүне, шулай ук язуның махсус стильләрен барлыкка китерүне күз алдында тота.
«Проект башында миңа Казандагы Фәннәр академиясе хезмәткәренең татар фольклорында «Алкыш» дип аталган изге теләк турындагы эше эләкте. Ул әлеге феноменны гомумиләштереп тасвирлаган кыска гына бер мәкалә иде. Изге теләк теләү татарларның борынгы гореф-гадәте булуына карамастан, бу тема бөтенләй өйрәнелмәгән булып чыкты. Ул вакытта инде без рәссам Рома Kreemos белән хезмәттәшлек итә башлаган идек. Рома шрифтлар белән күп эшли һәм без нәкъ менә ул куллана алырлык гыйбарәне сайлый башладык. Безгә туры килә алырдаен озак эзләдек: хәзерге көндә дә кулланышта булган, шул ук вакытта һәркемгә туры килердәй теләк табарга кирәк иде. Тарихчы Әлфрид Бостанов безгә иң борынгыларның берсе — Алтын Урда тәңкәләренә язылган «Котлы булсын» (قتلوغ بولسون, хәзерге рус теленә «Бәхетле бул!» дип тәрҗемә ителә) дигән изге теләк турында сөйләде. Без барлык булган мәгълүматларны Ромага тапшырдык һәм ул эшкә кереште.

Аның техникасы бик кызыклы: өч үлчәмле текстлар язылган граффити — ягъни, үзенә күрә 3D. Ул традицион татар орнаментларының элементларын хәрефкә әйләндерә. Аның бу алымы визуаль акцентларны билгеләргә, тамашачы белән уен тудырырга ярдәм итә: башта язу укып булмаслык кебек тоела, ә инде рәссамнең трюгын аңлагач, текст та аңлашыла башлый һәм тагын да күбрәк мәгънәләр ачыла.

Бу эш акчаның, бүгенге көндә онытылган, беренчел әһәмияте турында да хәтерләтә. Тәңкәләрне бер кулдан икенче кулга күчереп, кешеләр бер-берсенә изге теләк теләгәннәр. Бу шулай ук хәзерге вакытта кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләр турында да уйланырга мәҗбур итә».

Эш башланганчы Белоглазов урамындагы йорт күренеше. 2018 ел, җәй.
Роман Kreemos диварны бизәкли. 2018 ел, җәй.

Автор

Kreemos – Россиянең яшь рәссамы һәм график дизайнеры, ул сынлы сәнгатьнең төрле формаларында иҗат итә: урам диварларына сурәт төшерә, кием-салым, логотиплар һәм постерлар ясый, рәсем сәнгате белән шөгыльләнә.
График дизайнда кебек үк урам граффитиларында да аның әсәрләре күләмле шрифт һәм геометрик композицияләр, якты, бөтерелгән леттерингка басым ясау белән аерылып тора. Ул ясаган иң зур объектларының берсе- Санкт-Петербургтагы завод цехы эчендә төшерелгән «Ходай эш эшләгән вакытта» исемле эше.

Роман төрле оешмалар белән хезмәттәшлек итә. Алар арасында Flacon дизайн-заводы, «Гараж» музее, Esquire журналы, Puma компаниясе, Рәссам үзәк йорты, Powerhouse пространствосы, Талалихин исемендәге шәһәр паркы һәм башка бик күп оешмаларны очратырга мөмкин.
Санкт-Петербург заводы цехында «Ходай эш эшләгәндә» дигән рәсемне төшерү вакыты.

Адрес

ПРОЕКТ ЯҢАЛЫКЛАРЫН ҺӘМ ЧАРА АНОНСЛАРЫН ҖИБӘРҮ
Төймәгә басып, шәхси мәгълүматларны эшкәртергә ризалык бирәм.
© 2023 Стрит-артны өйрәнү Институты
Сайтны ясау: Gonzo Design