Кайгырту

Алма бакчасының Әлмәтнең урбанлашу символы һәм кайгырту вә муллык-иминлек метафорасына әверелүе
«Тормыш бакчасы»н эшкәртү турындагы сюрреалистик коллажның тулылануы
Марат Morik (Прага, Чехия)
Изаил Зарипов проспекты, 39

Контекст

Әлмәтнең төп символы буларак үз эченә ислам, урбанлашу чоры, үзең һәм әйләнә-тирәдәгеләр турында кайгыртуны алган алма бакчасы.

ХХ гасырда Әлмәт бик тиз шәһәргә әйләнә башлый. Үзәк урам һәм аллеяләрдә күпләп утыртылган алмагач бу үзгәрүнең символларыннан берсе була. Шәһәрдә яшәүчеләр һаман үзләрен бүген дә әйләндереп алган җимеш агачы үсентеләрен утыртуны искә ала.

Бакча образы ислам динендә аерым урын тота – ул дини текстларда да, шигърияттә дә, рассамнарның эшләрендә дә очрый. Тикшеренүче һәм фәлсәфәче, ислам мәдәнияте белгече Әлфрид Бостанов билгеләп үткәнчә, мөселманнар өчен бакча – шәхес формалашу һәм рефлексия урыны, ә, димәк, җан һәм акыл үсеше өчен урын да.
«Ранетка» сорты алмагачлары утыртылган Ленин урамы, 1986 нчы ел. ВКонтакте челтәрендәге «Любимый Альметьевск» шәһәр группасында «Альметьевск 1986» альбомыннан фото.

Марат Morik`ның «Кайгырту» эшендә Әлмәтнең тарихи үткәне һәм исламда бакчаның символик мәгънәсе бер-берсе белән үрелеп «тормыш бакчасы»н эшкәртү гомуми идеясенә әверелә. Рәссам, кеше үз иминлеген, үз бакчасын үстергән кебек үк үзе булдырырга хаклы икәнен искә төшерә. Үзең турында кайгырту Марат өчен шәһәр һәм табигатьне кайгыртудан аерылгысыз: кечкенә дөньяңның чагылышы буларак ишегалды һәм бер-беребез турында кайгырту.
Мөфти, шагыйрь һәм вәгазьче Габделбари Исаевның үз алма бакчасында төшкән фотографиясе, Исаевларның гаилә архивыннан. Гаилә альбомында шул ук елгы фотографияләр янында түбәндәге авторлык юллары бар:

Минем язмышыма бак,
Мине кая китерде:
Төрле сынаулардан соң
Мине монда җиткерде.
Үз кулым белән төзелгән бакчамда
Алмагачлар арасында
Нишләгәнемне белерсең
Фотографиягә карганда.
Бари
Минем язмышыма бак,
Мине кая китерде:
Төрле сынаулардан соң
Мине монда җиткерде.
Үз кулым белән төзелгән бакчамда
Алмагачлар арасында
Нишләгәнемне белерсең
Фотографиягә карганда.
Бари

Процесс

Сәнгать объектының формасы: мурал
Стиль: сюрреализм
Алым: фотореализм элементлары кергән сюрреалистик коллаж
Кулланылгын материал: фасад буявы

Итал. mural – дивар

Бина фасадында, тәрәзәсез диварында яки шәһәрнең башка архитектура объектында мәһабәт дивар рәсеме.
Яңа проектны эшли башлар алдыннан Марат Morik урын белән таныша, тирә-якны карап йөри. Соңыннан шул тәэсирләргә таянып эскиз туа. «Кайгырту» муралын эшләгәндә Марат атаклы вәгазьче Йосыф хәзрәтнең шәһәр читендәге йортына бара, аңа анда хәзрәт үстергән бакча буйлап экскурсия үткәрәләр.

Биредә мөселман бакчасының борынгы идеясе бүгенге көндә ничек кулланылуын күрергә мөмкин – монда һәр агачның үз символик мәгънәсе бар. Рәссам шуның белән танышып, бу сәяхәттән алган тәэсирләре мурал идеяснең нигезенә ятты. «Кайгырту – ике яклы процесс, син кемнедер кайгыртасың, ул сине кайгырта. Әйләнә-тирә мохит турында кайгырту – ул үзеңне әйләндереп алган даирә, шәһәр, йорт, ишегалды турында кайгырту да. Ниндидер бер күмәк эш, һәм ул соңрак сиңа шуның белән үк җавап кайтара», – дип аңлата рәссам.

Марат Morik Әлмәттә 14 көн эшләде. Рәсемгә тулаем алганда 200 литр буяу китте. Муралда алмагач утыртучы балалар – Татарстанда яшәүчеләр өчен мөһим символ – төшерелгән. Алар янында эт йөгереп йөри. «Рәсем өчен үрнәк итеп үз этемне кулландым, без аны кайчандыр приюттан алган идек, аның турында кайгыртканда күп хисләр кичердем», – дип билгеләп үтә Марат.
Вәгазьче Йосыф хәзрәтнең бакчасында чәй эчү, монда рәссам һәм төркемебез бакча үстерү тарихы һәм традицияләре турында белде.
Марат Morik «Кайгырту» муралын ясаганда, 2022 нче елның җәе.

Автор

Марат Morik (Данильян) – дөньядагы иң танылган русияле рәссамнардан берсе, Новосибирски шәһәреннән. Соңгы 10 елда Прагада яши һәм иҗат итә. Аның эшләрен АКШ, Канада, Малайзия, шулай ук Аурупа илләрендә – Франция, Чехия, Испания, Даниядә күрергә мөмкин. Рәссам үзенең алымын коллаж стиле дип тасвирлый. Аның эшләрен җете коллажларда сурәтләнгән фантастик сюжетлар буенча танып була. Стрит-арт рәссам китап графикасы белән тыгыз эшли. Morik шулай ук иллюстрацияләр белән шөгыльләнә, картиналар төшерә һәм керамика белән эшли.
Марат Morik`ның эшләре дөнья шәһәрләрендә.

Адрес

ПРОЕКТ ЯҢАЛЫКЛАРЫН ҺӘМ ЧАРА АНОНСЛАРЫН ҖИБӘРҮ
Төймәгә басып, шәхси мәгълүматларны эшкәртергә ризалык бирәм.
© 2023 Стрит-артны өйрәнү Институты
Сайтны ясау: Gonzo Design