23 НЧЕ ИЮНЬ, 2019 НЧЫ ЕЛ, ӘЛМӘТ
Ишетү сәләте зәгыйфь кешеләр турында «Ишет мине» документаль фильмын күрсәтү
2019 нчы елның 23 нче июнендә Әлмәт пляжында ишетү сәләте зәгыйфь кешеләр турында «Ишет мине» документаль фильмын беренче тапкыр күрсәтү һәм фикер алышу узды.

Фильм Рәсәйдә яшәүче һәм ишетү сәләте зәгыйфь миллионнарча кешеләрнең язмышы турында сөйли. Кинолентада күтәрелгән социаль проблема – бер-береңә хөрмәт һәм җәмгыятьтән читләштергәнлек темасы.
«Ишет мине» – ишетүчеләр һәм ишетмәүчеләр дөньясын тоташтыручы күпер. Фильм ишетү сәләтебезнең ничек эшләве һәм ансыз ничек яшәргә икәнлеге турында җанлы мисаллар, чынлыкта булган хәлләр, заманча технологияләр, иҗтимагый экспериментлар, әйдәп баручы белгечләрнең фикере, сирәк очрый тоган архивлар һәм гаҗәп статистика ярдәмендә сөйли.
7 НЧЕ ИЮЛЬ, 2019 НЧЫ ЕЛ, ӘЛМӘТ
Рәсәй урам сәнгате һәм граффити турында «Ачыктан-ачык» документаль фильмын беренче мәртәбә күрсәтү
2019 нчы елның 7 нче июлендә Әлмәттә илебездәге урам сәнгате һәм граффитины өйрәнүгә багышланган «Ачыктан-ачык» документаль фильмы беренче мәртәбә күрсәтелде.

Кинокартинаның режиссеры – Түбән Новгород шәһәреннән урам рәссамы Никита Номерз. Рәссамның эшләрен Екатеринбург, Новосибирск, Пермь, Иркутск, Красноярскида күрергә мөмкин. Моннан тыш, Никита Номерз – ел саен Түбән Новгородта тормышка ашырылучы «Место» урам сәнгатен өйрәнү проектын һәм «Точка» шәһәр пространствосында куратор буларак фикер әйтү һәм урам сәнгате күргәзмәсе проетын уйлап табучы.
«Ачыктан-ачык» документаль фильмы урам сәнгатенең «сәхнә артына» ишек ача һәм бөтен Рәсәйдән урам рәссамнары һәм граффити ясаучылар турында сөйли. Яздырылган уннарча интервью тамашачының гына түгел, авторларның да күп сорауларына җавап бирә. Проектта алтмыштан артык рәссам катнаша, шул рәвешле фильм урам сәнгатенең хәзерге хәлен чагылдыра һәм стиль, техника, юнәлеш һәм карашларның төрлелеген күрсәтә. Тамашачыга урам объектларын ясау һәм моңа әзерлекнең ничек үтүен, остаханәләрдә эш, күргәзмә һәм фестивальләрдә катнашуның ничек узуын белергә мөмкинлек бирә.
ПРОЕКТ ЯҢАЛЫКЛАРЫН ҺӘМ ЧАРА АНОНСЛАРЫН ҖИБӘРҮ
Төймәгә басып, шәхси мәгълүматларны эшкәртергә ризалык бирәм.
© 2023 Стрит-артны өйрәнү Институты
Сайтны ясау: Gonzo Design