Designworkout +Almetpublicart лабораториясе

Үткәрү көннәре: декабрь, 2020 – гыйнвар, 2021
Алтын алмалар турында әкият
Татнефть
Институт исследования стрит-арта
Новь

Контекст

Designworkout+Almetpublicart лабораториясе кысаларында Әлмәтлеләр һәм туристлар өчен шәһәр навигациясе ясау.

Лаборатория белем бирү проекты һәм Designworkout дизайн мәктәбе җитәкчелегендә үткәрелде. 2010 елда аны дизайнер Дмитрий Барбанель оештырган. Ул 1990 елдан бирле эшләүче «Мастерская» дизайн-бюросына нигез салучыларның берсе. Дмитрий хезмәттәшләре белән бергә Халык хуҗалыгы казанышлары күзгәрмәсе (ВДНХ), Горький паркы, Пушкин музее, Эрмитажның төп штабы, Москино кинотеатрлары һәм башка бик күп институтлар өчен дизайн-проектлар эшләде.

Эш барышында дизайнерлар төркеме Designworkout укытучыларының кураторлыгы астында Әлмәттә «Алтын алмалар турында әкиятләр» программасы паблик-арт объектлары буенча навигация әзерләде. Навигация шәһәрдә ориентацияне гадиләштерергә һәм теләсә кайсы кешегә сәнгать объектлары буйлап маршрут төзергә ярдәм итәргә тиеш иде.

Навигация булдыру идеясенең берсе – ориентлашуны формаль билгеләр буенча («музей», «матур йорт», «кафе», «сәнгать объекты») түгел, ә шәһәр, мәдәният, телнең асылын эзлекле рәвештә ачу аша алып бару иде, чөнки нәкъ менә алар урынның төп билгеләре булып тора. Димәк, навигация кешегә кайда икәнлеген генә күрсәтми, ә аның сәнгать объекты белән очрашуы алдыннан мәдәни-агарту функциясен дә үти булып чыга.
Designworkout дизайн мәктәбе һәм Мастерская бюросының эш үрнәкләре.
Дөньяда сәнгать навигация объектлары үрнәге.

1 нче навигация объекты эскизы.

Процесс

2020 елның ноябрендә (лаборатория башланганчы бер ай кала) паблик-арт программаның социаль челтәрләрендә дизайнерлар өчен опен-колл игълан ителде. Ай дәвамында программа төркеме дизайнерларның гаризаларын һәм портфолиоларын өйрәнде, ә декабрьдә лаборатория үз эшен башлады.

Лаборатория кураторлар – Владимир Коломейцев, Дима Барбанель һәм Егор Киселёвның кереш лекциясеннән, семинарлардан, Әлмәтнең сәнгать объектлары буенча онлайн-экскурсияләрдән һәм катнашучыларның мөстәкыйль эшеннән гыйбарәт иде.

Башта катнашучылар «Алтын алмалар турында әкиятләр» сәнгать объектлары буенча экскурсия маршрутларын, шәһәр халкының популяр йөрү юлларын, мураллар урнашкан районнарның панорамалы фото һәм видеоларын өйрәнделәр. Бу Әлмәттә нинди навигация объектларын һәм кайда – биналарда, аерым конструкцияләрдә – урнаштыруны билгеләү өчен кирәк иде.

Навигация өчен шулай ук татар теле өчен шрифт эшләү мөһим иде, ул республиканың үзгәлеген чагылдырып киләчәктә язма мәдәнияттә Әлмәт һәм сәнгать объектлары белән ассоциация уятыр иде. Аңа гына хас шрифт – урынның йөзе. Гадәттә, шрифтлар эшләгәндә, беренче чиратта рус яки инглиз телләренә йөз тоталар. Татар теле гүя «ияртеп» өстәлә һәм аның тел үзенчәлекләре исәпкә алынмый. Шуңа күрә лабораториядә катнашучылар алдында татар язуының төп сыйфатларын аерып күрсәтү һәм рус яки инглиз телләрендә булмаган хәрефләрне ясау максаты тора иде.

Һәр катнашучы үз хәрефләрен төрле геометрик модульле линейка ярдәмендә төшерде – аны куратор Владимир Коломейцев махсус безнең лаборатория өчен ясады. Аннары, уртак воркшоплар вакытында хәрефләрне берләштерделәр, һәм шулай итеп, акрынлап, күмәк тырышлык белән Almetica Typeface шрифты килеп чыкты. Ул проектта катнашучы һәр кешенең иң яхшы билгеләреннән җыелган. Шрифт татар язуына хас модульләрдән төзелгән, бу образлы һәм мәгънәви бөтенлекне сакларга ярдәм итә. Соңгы вариант өлешчә 1920 нче еллардагы авангард чоры язмаларыннан илһам алып ясалган.
Лабораториядә катнашучыларның исәпләве буенча җәяүлеләрнең карар кабул итү нокталары. Һәр түгәрәкнең диаметры – 1 километр. Бер чиктән икенчесенә кадәр җәяү 15 минут чамасы барасы.
Татар алфавиты хәрефләре кергән авангард шрифтлар. 1920 нче еллар.
Лаборатория өчен Владимир Коломейцев махсус ясаган татар әлифбасы модульле линейкасы.

Almetica Typeface шрифты.
Навигация объектларын торбалардан ясарга булдылар. Алар шәһәрнең нефть тарихы, җитештерүдә җиңеллек һәм экономия, текстның төрле үлчәмнәренә җайлашу һәм гарәп язуына эстетик сылтама – түгәрәк, салмак линияләр белән бәйләнеш булып тора. 1927 нче елга кадәр татар теле гарәп язуында языла. Катнашучылар тәкъдим иткән объект формаларында торбалардан Almetica Typeface шрифтындагы кебек үк модульләр кулланыла.

Кайбер кыенлыклар сәбәпле катнашучылар эшләгән навигация әлегә Әлмәттә кулланылмый һәм эскизлар дәрәҗәсендә калган.
Газ торбаларыннан ясалган күрсәткеч эскизы.

«Күкне торгызу» навигация объектын ясау процессы һәм эскизы
Сәнгать объектының мәгънәләре һәм визуаль кодлары харитасы.
«Күкне торгызу» навигация объекты эскизы.

Авторлар

ПРОЕКТ ЯҢАЛЫКЛАРЫН ҺӘМ ЧАРА АНОНСЛАРЫН ҖИБӘРҮ
Төймәгә басып, шәхси мәгълүматларны эшкәртергә ризалык бирәм.
© 2023 Стрит-артны өйрәнү Институты
Сайтны ясау: Gonzo Design