Әлмәт авылы җитди тарихи давыллардан һәрвакыт ерак булган, шуңа күрә күпләр бирегә авыр хәлләрдән качып килгәннәр - халыкның катнаш составы әнә шулай формалашкан. «Алтын алма турында әкиятләр» проект эшен башлаганда үткәрелгән язучылар бәйгесенә Казаннан Алсу Нургаязова «Ризык» хикәясен җибәрде. Нәкъ менә аны грек неомуралисты рәсемгә төшерде. «Һич бетәрме тарихи бу бергәлек? — Без туган бер җепкә бергә теркәлеп.», — дип язган Тукай. Яшь егетнең рус-татар мөнәсәбәтләренең күп гасырлык тарихы турында шундый гади, ләкин шундый төгәл итеп әйтә алуы гаҗәп. Һәр гаиләдәге кебек, тарихта төрле вакыйгалар булды: бәхәсләре дә, үзара канәгатьсезлек тә, берләшү мизгелләре дә. Безнең Шуран дигән авылда да шул ук хәлләр. Рус урамы да, татар урамы да бар. Борынгы заманнардан ук шулай булган. Хәтта алпавытлар вакытында да безнең бу бердәмлек бозылмаган. Менә хәзер уйлыйсың: Валера бигрәк шук булса да, ник без аның йомышларыннан беркайчан да баш тартмадык икән? Ә бит шул Тимофеевлар гаиләсе булмаса, без хәзер безнең кем булуыбыз билгесез. Безнең гаиләләрне күп гасырлык дуслык бәйли. Казанның 1552 елда яулап алынуын бөтен кеше белә. Бераз вакыт узу белән, татарларга көчләп православие динен кабул иттерә башлыйлар. Безнең Шуранга да килеп җитәләр. Авыл халкы каршы төшә, чөнки Казан ханлыгында, борынгы болгар бабаларыбызның васыятьләре буенча, барлык халыклар, нинди дингә карамастан, дус һәм тату яшәгәннәр. Һәм менә, руханилар(поплар) берлегендәге комиссия тиздән килеп җитәчәген белгәч, авыл халкы бер хәйлә уйлап таба. Бу хәйлә кайсысының башына килгән икән, белмим. Татарларда «Хәйләсез дөнья файдасыз» дигән әйтем бар бит. Руслар да татарлар турында: «Казан хатыны хәйләкәр, зирәк, ә аннан да хәйләкәр – Әстерханныкы», – дип әйтәләр. Яңа керәшен комиссиясе авылга килеп җиткәч, безнең урамдагы татар йортларында беркемне дә тапмыйлар. Урыслар татарларның юклыгын ничек аңлатканнарын белмим: бәлки, татарлар урманга качты дигәннәрдер, чөнки урман якын булган, ә бәлки, ышанычлырак булсын өчен, татарларны куркак һәм кара халык дип үрти башлаганнардыр. Ни генә әйткән булмасыннар, иң кызыгы - поплар авылда татарларны тапмыйча, безнең урамнан беркемне дә чукындырмыйча чыгып китәләр. Берничә көннән соң гына, рус йортларының баз-абзарларыннан, чоланнарыннан татар гаиләләре чыгып, өйләренә әйләнеп кайта башлыйлар. Шуңа күрә бүгенге көндә Шуранда православие динендәге руслар да, татар мөселманнары да яши. Ә безнең гаиләне Тимофеевлар гаиләсе үзләрендә яшергән булган икән. Авылның рус һәм татар гаиләләре арасындагы дуслык менә шулай мәңгегә бер-берсенә береккән дә инде. Моны беркайчан да онытма, кызым.