Көтү

Никита Erendaj`ның «Көтү» эшендә вакытның тиз үтүчәнлеге, вакыт турында хыял һәм уйланулар
Муралны диварга «иероглифлар» ярдәмендә күчерү һәм бу эшкә ни өчен бер ай вакыт киткән
Никита Erendaj (Пенза, Рәсәй)
Төзүчеләр проспекты, 68
Алтын алмалар турында әкият
Татнефть
Институт исследования стрит-арта
Новь

Контекст

Вакытның алмашынуы һәм үзгәреш көтү татар мәдәниятен һәм бөтен дөньяны ничек бәйли.

«Көтү» муралы төнге йолдызлы күк өстеннән кояш чыкканын күзәтүче кызны сурәтли. Үз эшендә Никита Erendaj вакыт һәм тормыш чорларының алмашынуы турында уйлана. Бу – вакыт аралыгының бер өлеше буларак кайгырту, хәзергенең тиз үтүчәнлеге турында уйлану; кояш баешы, көтү һәм озак көтелгән үзгәрешләр символы булган таң белән алмашына.
Эшнең фәлсәфи мәгънәсен түбәндәгечә аңлатып була. Дөньяның – кешеләр, предметлар һәм табигатьнең – гармониясе даими алмашудан гыйбарәт. Әйтелгән сүзләрнең әйләнеше, предметлар булдыру яки алар белән эшләү, аерым халәттә булу һәм төрле урыннарда яшәү ул – аның бөтенлеген тәшкил итүче тормыш агышы.

Шул ук вакытта тәртипне кешеләр генә төземи, предметлар үзләре дә кешеләрне үзгәртә, хис-кичерешләр тудыра, пространствоны үзеләренең барлыгы һәм функционалы белән үзгәртә. Кеше – әлеге алмашу процессларының, вакыт һәм пространствоның күп катлы матрицасының бер өлеше, анда предметлар төрле мәгънә катламнары һәм аларның акцентлары арасында хәрәкәт итү өчен порталлар булып чыга.
Мурал эскизы, 2022 нең июне.

Процесс

Сәнгать объектының формасы: мурал
Стиль: наив стиль
Алым: Яңарыш чоры витраж пыялалары үрнәгендә төзелгән композиция
Кулланылган материал: валиклар һәм фасад буявы

Итал. mural – дивар

Бина фасадында, тәрәзәсез диварында яки шәһәрнең башка архитектура объектында мәһабәт дивар рәсеме.
Мурал эскизын Никита Erendaj диварга «иероглифлар» ярдәмендә кулдан күчерде. Бу техника әзерлек этабында үзенчәлекле билге булдыруны күздә тота – рәссам диварның бөтен киңлеген махсус символлар белән тутыра, гомуми күренешне фотога төшерә һәм Photoshop`та ярым үтә күренмәле сурәт өсти. Шул рәвешле рәссам символларны координаталар системасы буларак куллана. Төрле билгеләр арасында Никита очрашып йөргән кызына юллама шифрлый – мәхәббәт аңлатуны очраклы үтеп баручының күрә алуы икеле.

Муралны ясау бер ай диярлек дәвам итте. Мондый озын вакыт аралыгы әзерлек этабы һәм «иероглифлар» белән генә түгел, ә муралның концепциясе белән дә бәйле. Сурәт бик детальләштерелгән итеп уйланылган, шуңа күрә рәссам төрле пумалалар кулланды – киң буяу пумалаларыннан алып иң нечкәләренә кадәр. «Көтү» эшен ясау барышында рәссам җирле халык белән очрашты - алар, программаның традициясе буенча, ишегалдында чәй эчтеләр. Никита җирле балалар белән дуслашты һәм рәссам булу, өйләрдә рәсем ясау ни өчен кирәк икәнлеге һәм компьютер уеннары аны сәнгать юлына ничек рухландыруы турында сөйләде.
Никита Erendaj мурал эскизын диварга «иероглифлар» ярдәмендә кулдан күчерә.
Рәссам җирле халык белән чәй эчкәндә очрашты. Чәй эчү мурал ясала торган йортның ишегалдында оештырылды.

Автор

Никита Erendaj – Пензадан урам рәссамы. Никита «Глобаль сәнгать галереясе» (Бельгия) сәнгать резиденциясендә, «Россиянең заманча сәнгате» күргәзмәсендә (Әстерхан), Савицкий исемендәге картиналар галереясенең (Пенза) күмәк күргәзмәсендә катнашкан.

Үз эшләрендә Никита кешеләрнең йөзләренә аерым игътибар бирә – геометрик бизәк белән берләштерелгән зур масштаблы портретлар, рәссам эшли торган урынның мәгънә контекстына да, пространство контекстына да кертеп җибәрелә.
Рәсәй һәм дөньяның төрле шәһәрләрендә Никита Erendaj эшләре.

Адрес

ПРОЕКТ ЯҢАЛЫКЛАРЫН ҺӘМ ЧАРА АНОНСЛАРЫН ҖИБӘРҮ
Төймәгә басып, шәхси мәгълүматларны эшкәртергә ризалык бирәм.
© 2023 Стрит-артны өйрәнү Институты
Сайтны ясау: Gonzo Design