Алып

Сәнгать объекты борынгы заманда Әлмәт җирләрендә яшәгән һәм халыкны төрле хәвеф-хәтәрдәнсаклаган олы батырлар – алыплар турында җирле ышану мотивлары буенча ясалган.
Алыплар турында борынгы ышануның эскәмияләр һәм кечкенә кешедән торучы сәнгать объектына әверелүе
Андрей Люблинский (Санкт-Петербург)
Төзүчеләр проспекты, 63
Алтын алмалар турында әкият
Татнефть
Институт исследования стрит-арта
Новь

Контекст

Җирле легенда нигезендә төзелгән һәм авангард сәнгатенә ишарәли торган «Алып» һәйкәле.

«Алтын алмалар турында әкиятләр» паблик-арт программасының соңгы сезон темасы төрле чагылышта кайгырту булды. Үзең һәм якыннарың турында кайгырту, тышкы дөнья белән диалог, бездән соң нәрсә калачагы һәм бездән соң яшәячәк кешеләр турында кайгырту. Бу мотивлар һәм эшләргә салынган билгеле бер мәгънә һәм кыйммәтләрне «Алтын алмалар турында әкиятләр» командасы Әлмәттә калдырырга, ягъни алга таба шәһәрдә үзгәрешләрне дәвам итә алачак шәһәрлеләргә моңа кадәр эшләнгәннәрне метафорик рәвештә тапшырырга тели.

Андрей Люблинскийның һәйкәлләр группасы концепциясе кайчандыр Әлмәт җирләрендә олы батырлар яшәгән дигән ышануга нигезләнгән. Бу зур һәм куәтле кешеләр җирле халыкны төрле явызлыктан саклаган. Һәйкәл «Алсу» микрорайонындагы скверда урнашкан. Люблинский ясаган эскәмияләрнең берсендә Алыпның кечкенә версиясе утыра. Ул зур һәйкәлнең масштабына игътибар җәлеп итеп кенә калмый, ә үзеңне бу персонажга якынрак итеп тоярга да мөмкинлек бирә. Паблик-арт төркеменең аңлатуы буенча ул әле Алып яклый торган кечкенә кешене дә гәүдәләндерә. Яңа сәнгать объекты үзең һәм якыннарың турында кайгырту,иминлек һәм якланганлык хисләре темасына багышланган.

Кичүчат авылы халкы элек-электән бу җирләрдә яшәгән олы батырлар турында сөйләде. Алар шулкадәр биек һәм көчле булган ки, агачлар аларның аякларына энә кебек кадала торган булган. Олы батырлар – гадәти кешеләрне яклый торган уңай персонажлар.

«Шәһәрнең җирле текстлары» аналитик хисабы, 2018 ел

Андрей Люблинскийның визуаль теле авангард сәнгате тәэсирендә формалашкан. Рәссам берничә тапкыр авангардның төп фигураларының берсе булган Казимир Малевич картиналарына оммажлар ясый. Италиянең Memphis төркеме – постмодернизмның дизайндагы иң күзгә ташлана торганвәкилләре. Люблинский сүзләренчә, алар аны гади геометрик формалар һәм ачык төсләрнең гадәти булмаган ярашуы белән илһамландырганнар. «Алып» һәйкәле геометриядән һәм үтеп баручыда уңай ассоциацияләр тудыручы якты төсләрдән гыйбарәт. Шулай итеп, «Алып»ның минималистик образы һәм сайланган төсләр авангард сәнгатенә ишарәли.
Андрей Люблинскийның эскәмиядәге кечкенә кешесе. Фото: Владислав Матвеевский.
Michele de Lucchi (Memphis төркеме катнашучысы), Flamingo каһвә өстәле, 1984 ел. Фото: memphis.it/en/.
Андрей Люблинский, «Супрематик Микки Маус», 2020 ел. Фото: luchgallery.com/andrey-lublinsky.
Андрей Люблинскийның сәнгать объектында геометрик формалар. Фото: Владислав Матвеевский.
Дизайнда ачык төс – контекстка күрә иң җете, яхшы һәм үзенә җәлеп итүче булып саналган төс.

Процесс

Сәнгать объектының формасы: кулланышлы өлешләрдән торучы һәйкәл
Стиль: авангард һәм постмодернизмга оммаж
Кулланылган материал: металл

2022 нче елда, һәйкәл ясау алдыннан, Андрей Люблинский Әлмәткә тикшеренү максаты белән – үз сәнгать объекты өчен урын сайларга – килде. Мондый алым «Алтын алмалар турында әкиятләр» паблик-арт программасын аерып тора: авторлар үз эшләрен яасарга җентекләп әзерләнеп һәм җирле мәдәниятне өйрәнеп киләләр.
Төзүчеләр проспекты 63 нче йорт янындагы сквер.

2023 нче елның 14 нче июнендә Төзүчеләр проспектындагы 63 нче йорт янындагы скверда 3,5 метр биеклектәге һәм кече архитектура формасындагы металл алып һәйкәле урнаштырылды. Ул бер үк вакытта эстетик (Алып үзе), һәм кулланышлы (эскәмияләр) сәнгать объекты булып тора. Алып зур һәм нык булуга карамастан, автор аңа чын яклаучыга краган кебек карарга, назлы һәм игътибарлы булырга киңәш итә. Ә менә аның янәшәсендәге эскәмияләрдә каһарманның кечкенә версиясе янына утырып ял итәргә мөмкин.
Һәйкәлне урнаштырганнан соң, 24 нче һәм 25 нче июньдә, әкиятләр буйлап гидлар махсус экскурсияләр үткәрде. Алар һәйкәлне ясау тарихы, рәссамның илһам чыганаклары, авангард принциплары һәм һәйкәлдә чагылыш тапкан җирле легендалар турында сөйләделәр.

Шул ук көннәрдә Төзүчеләр проспектындагы 63 нче йорт янындагы скверда Люблинский һәйкәле мотивлары буенча үз алыпларыңны ясау буенча осталык дәресләре узды. Рәссам әзерләгән «Алып» кәгазь макетларын файдаланып, осталык дәресендә катнашучылар үзләренә шәхси яклаучы-алыпларын ясадылар. Ә аннары, барысы бергә бавырсак белән чәй эчтеләр; мондый җәйге очрашуларда чәй эчү яхшы традициягә әверелде.
Осталык дәресендә катнашучылар һәм аларның сакчы-алыплары. Фото: Ольга Данилова.

Автор

Андрей Люблинский – дизайнер, скульптор, куратор, Рәсәй рәссамнар берлеге әгъзасы, күренекле сәнгать проектлары авторы («Красные человечки» (Пермь), Мәскәүнең Горький паркындагы сары үрдәк, ВДНХда «Халыклар дуслыгы» масштаблы инсталляциясе һ.б.), Рәсәй, Аурупа һәм АКШта шәхси һәм күмәк күргәзмәләрдә катнашучы.

Андрей Люблинскийның эшләре Рәсәй һәм чит илләрдә музей һәм шәхси тупланмаларда урнашкан: Рус музее (Санкт-Петербург), PERMM заманча сәнгать музее (Пермь), «Эрарта» заманча сәнгать музее (Санкт-Петербург), «Сколково» Мәскәү идарә мәктәбе, LA Collection 'Air (Люцерн) заманча сәнгать паркы, Dukley Gardens торак комплексы (Будва).

Адрес

ПРОЕКТ ЯҢАЛЫКЛАРЫН ҺӘМ ЧАРА АНОНСЛАРЫН ҖИБӘРҮ
Төймәгә басып, шәхси мәгълүматларны эшкәртергә ризалык бирәм.
© 2023 Стрит-артны өйрәнү Институты
Сайтны ясау: Gonzo Design