«Беркем чыкмый. Бераз торгач, тагын кычкыра, тагын кычкыра, әмма елан чыкмый. Аптырап кала хәзер бу. Күл өстен кара томан каплаган, тып-тын. Бакса шунда, аяк астында башы ята. Үкереп елап җибәрә, башын коча-коча елый. Эшне, әнисенең хыянәтен аңлап ала бу. Эзли торгач, еланның гәүдәсен таба. Балалары белән елаша-елаша чокыр казып, елан патшаны күмәләр. Шуннан соң Зөһрә олы баласын ала да елый-елый һавага ыргыта.
– Бар, кабәм, син сандугач бул, иртә-кич адәмнәрнең күңелен юат, – ди. Олы баласы сандугач булып очып китә.
Икенче баласын да кулына ала.
– Син, балам, күз нурым, карлыгач бул, җитезлегең белән адәмнәрне сокландыр, – ди. Бусы карлыгач булып очып китә.
Өченче баласын алып, озак-озак үксеп тора да:
– Ә син, алтыным, сыерчык бул, барча телләрне белүче кошкай бул, – ди.
Бу бала сыерчык булып очып киткәч, Зөһрә бер тилпенә, ике тилпенә, өч тидпенә дә күгәрченкәй кошка әверелә.
Сандугач, карлыгач, сыерчык, күгәрчен кошкайлар әнә шулай дөньяга килгәннәр, ди».
«Зөһрә» әкиятеннән өзек, «Татар халык әкиятләре» җыентыгы, Татарстан китап нәшрияты, Казан, 1989 ел.