Татар мәдәниятендә хатын-кыз башлангычы
Казны антропоморф тасвирлау
Николас Санчез / AlfAlfa (Монтевидео, Уругвай)
Герцен ур., 90

Казбикә: гореф-гадәт һәм ирек

Контекст

Хатын-кыз башлангычын тасвирлаучы казбикә образы гасырлардан үтеп татар мәдәниятендә ныклы урын алган.

Кош борынгы татар мифологиясендә үк очрый: тәңре кошны (кайбер риваятьләргә күрә, казны), балчык кисәге алып чыгып аннан Җирне барлыкка китерсен өчен, диңгез төбенә җибәрә. Эш башлангычы һәм яхшылык символы буларак каз борынгырак мәдәниятләр өчен дә хас, күрәсең, төрки халыкларның мифологиясенә дә бу шуннан үтеп кергән. Мәсәлән, шумерларда кош хуҗалык өчен җавап бирүче аллага тиңләштерелгән, индуизмда әхлак белеме һәм җан пакьлеген символлаштырган. Төрки һәм монгол халыкларының риваятьләрендә ана һәм хатын-кыз башлангычы яклаучысы Умай еш кына зооморф буларак, ягъни каз канатлары булган хатын-кыз яисә кеше йөзле ана каз итеп сурәтләнә.

Хәзерге татарларда кош йорттагы бәхет һәм хуҗалыкка игътибарлы мөнәсәбәт символы, шулай ук халык авыз иҗатының мөһим объектларыннан берсе. Милли мәдәнияттә әлеге кош телгә алынган алтмыштан артык мәкаль һәм әйтем очрый, шигърияттә биюче татар кызы нәзакзтле каз белән чагыштырыла (Ренат Харис, «Язып терсәк (Татар кызы бии)», әкиятләрдә әлеге кош әхлак белемен һәм җан пакьлеген символлаштыра (Мәҗит Гафури, «Кыр казы»). Моннан тыш болгарлардан татарларга мирас булып, яңа тормыш барлыкка килүне символлаштыручы образ буларак чигә алкаларында һәм хәситәләрдә (иңбаштан култык астына кадәр үтүче бизәнү әйбере) очраучы боҗра эчендә томшыгына бөртек капкан казны сурәтләүче зәркән традцияләре килгән.
XX гасыр башы авыл хатынының эш киеме. Рәмзия Мөхәммәдованың «Татар халык киемнәре» (Казан, 1997 ел) китабыннан.
«Казбикә» нең беренчел эскизы.

Процесс

Сәнгать объектының формасы: мурал
Стиль: графика
Алым: гравюра техникасына охшатып ясау
Кулланылган материал: фасад буявы

Итал. mural – дивар

Бина фасадында, тәрәзәсез диварында яки шәһәрнең башка архитектура объектында мәһабәт дивар рәсеме.
График сәнгать төре, гравюра ясаучы тарафыннан алдан әзерләнгән бакыр пластинада төшерелгән рәсем-клишедан бастырып алу юлы белән ясалган картина яки рәсем.

https://www.youtube.com/watch?v=CvaA9F3Rp4A
Рәссам AlfaAlfa (Николас Санчезның тәхәллүсе) төрле илләрнең мифологик сюжетларын гравюра техникасына охшатып тасвирлауда оста. Аның геройлары – антропоморф затлар. «25 ел буе илһам ала торган чыганагым дип Иероним Босхның «Дөньяви ләззәтләр бакчасы» рәсемен атый алам, - ди Санчез. – XVII, XVIII һәм XIX гасыр сәнгать әсәрләренә нигезләнеп ул эстетиканы рәсемгә күчерергә тырышам. Моннан тыш мин алхимия һәм оккульт карталарын, монстрларның иске рәсемнәрен һәм урта гасыр җанвар китапларын (бестиарий) яратам».

«Казбикә» эскизы өстендә эшли башлаганчы рәссам белгечләр белән бергә татар мәдәниятендә нинди хайван образы хатын-кыз белән ассоциацияләр уятуын өйрәнә. Фольклорның кече формаларын анализлау һәм җирле халык арасында социаль челтәрләрдә үткәрелгән сораштыру Әлмәтлеләр өчен халыкчан хатын-кыз идеалы каз икәнен күрсәтте.

Мурал төшерелгән йортның дивары чистартылды һәм агартылды. Ә төрле озынлык һәм калынлыктагы график сызыкларны рәссам кулдан төшерде. «Эшләремнең төп үзенчәлеге дә шундадыр, мөгаен, - дип аңлата Санчез. – Мин гравюра техникасын зур масштабларда яңадан кайтарам».
«Казбикә» муралы өстендә эш, 2019 ел.
AlfaAlfa пумала белән гравюра эзен хәтерләтүче сызыклар төшерә, 2019 ел.

Мурал әйләнә-тирәгә туры килсен өчен аның героинясын җирле халыкка гомуми төшенчәләр буенча таныш киемдә сурәтләргә карар ителде. Костюм буларак XX гасыр башы крестьян хатын-кызының эш киеме сайланды. Күлмәкнең нигезендә – утыртма якалы борынгы төрки күлмәк. Аның өстеннән канатлы алъяпкыч киелгән.

Җиңсәләр шулай ук авылга хас кием: чигүле җиңсәләрне кыр эшләре вакытында кигәннәр, шулай итеп урак өсте еш кына хатын-кыз киемен күрсәтүгә әверелгән. Җиңсәләрдәге рәсемне алъяпкыч һәм калфактагы чигешкә туры китерү гадәте булган. Детальләргә мондый игътибар – авыл хатын-кызларының киемгә мөнәсәбәтенә хас үзенчәлек: өйдән чыгуга теләсә нинди сәбәпне күпләр күршеләрне таң калдыру форсаты итеп кабул иткән.

AlfaAlfa өчен хас булмаган төсле элементлар муралда, йортта яшәүчеләрнең аклы-каралы гравюрага төс өстәү тәкъдим-үтенече буенча барлыкка килде. Кояш турында (рәсемнең сул өлешендә) татарлар элек-электән җирдәге яктылык һәм яшәүнең изге һәм көчле чыганагы дип сөйли – юкка гына кояш республика гербының төп элементларыннан берсе итеп сайланмаган. Казбикәнең уң кулындагы лалә чәчәге исә чигеш бизәкләрендә, хатын-кыз бизәнү әйберләрендә һәм хәтта кабер ташларында очраучы борынгы образ. Чәчәк мәхәббәт һәм табигатьнең яңаруын символаштыра, ул язын далада беренчеләрдән булып чәчәк ата. Кызларга мәхәббәт аңлату өчен егетләр гадәт буенча лалә чәчәге бүләк иткән.

Автор

Николас Санчез 1983 елны Мерида шәһәрендә (Венесуэла) рәссамнар гаиләсендә туа. Бала чагыннан ук рәсем ясый, әкият, мифлардагы һәм үз фантазиясендә барлыкка китергән персонажларны ясый. «Иҗат минем өчен – үзеңне тулысынча иминлектә хис итеп була торган бер пространство», – ди рәссам.

Санчезның графика техникасында ясалган беренче эшләре рәссам Каракас үзәк университеты сәнгать факультетына укырга кергәнче барлыкка килә. Диплом алмый торып AlfaAlfa укуын Монтевидео милли нәфис сәнгатьләр мәктәбендә дәвам итәргә омтылып карый: «Мин ун елымны төрле мәктәп һәм университетларда үткәрдем, тик шулай да дипломлы белгеч булмадым», – ди рәссам. Уку урынына Санчез төрле халыкларның сирәк очрый торган мифологик сюжетлары ничек итеп шәһәр мохитенә туры килүен эшләп карап өйрәнергә кара кыла.

AlfaAlfa`ның эшләрен Грециянең Волос шәһәрендә («Крион», 2018) һәм Берлинда («Ау алиһәсе», 2017), Голландиянең Бреда («Күгәрчен Доктор», 2018) һәм Франциянең Сен-Дье-де-Воже («Циклоп») шәһәрләрендә очратырга мөмкин. Моннан тыш, Санчезның берничә муралы Кытайның Хунань провинциясеннән алып Гонконгка кадәр төрле шәһәрләрендә яшеренгән.
Төсле элементлар муралда җирле халыкның үтенече буенча барлыкка килде.
AlfaAlfa, «Ау алиһәсе» муралы, Берлин, 2017 ел.

Адрес

ПРОЕКТ ЯҢАЛЫКЛАРЫН ҺӘМ ЧАРА АНОНСЛАРЫН ҖИБӘРҮ
Төймәгә басып, шәхси мәгълүматларны эшкәртергә ризалык бирәм.
© 2023 Стрит-артны өйрәнү Институты
Сайтны ясау: Gonzo Design