27-28 август, 2022
20-21 нче июль, 2019
29 нчы июнь, 2019
13-14 нче июль, 2019
10-11 нче август, 2019
24-25 нче август, 2019
25 нче август, 2018
9 нчы сентябрь, 2018
15 нче сентябрь, 2018
26 нчы август, 2018
27-28 август, 2022 нче ел

Бакча-парк төзелеше инженеры Игорь Сәфиуллинның «Эчке бакча» осталык дәресе

«Алтын алмалар турында әкиятләр» паблик-арт программасының 2022 нче елгы соңгы сезонында «Шәһәр белән диалог» юнәлеше кысаларында Әлмәт ишегалларында осталык дәресләре үтте. Анда шәһәрлеләр рәссамнар һәм башка белгечләр белән бергә сәнгать объектлары ясады.

Соңгы сезонның темасы төрле чагылышта кайгырту булды. Үзең һәм якыннарың турында кайгырту, тышкы дөнья белән сыйфатлы диалог турында кайгырту, бездән соң нәрсә калачагы һәм бездән соң яшәячәк кешеләр турында кайгырту. Әлеге сезон соңгысы булганлыктан, кайгырту барлык эшләнгән эшне метафорик рәвештә шәһәрлеләргә тапшыруны аңлата. Шәһәрлеләр «тормыш бакчасы»н эшкәртүне дәвам итә ала. Бу – паблик-арт программасының әлеге сезонына хас мотив кына түгел, ә проект тәмамлангач төркемнең шәһәрдә калдырырга теләгән мәгънә һәм кыйммәтләре дә.

27-28 августта бакча-парк төзелеше инженеры Игорь Сәфиуллинның «Эчке бакча» дип аталган ике көнлек осталык дәресе узды. Беренче көн яшелләндерүгә, ә икенчесе алган белемнәрне гамәлдә куллануга багышланган иде.

Башта мастер-класста катнашучылар Игорь Сәфиуллин белән берлектә яшелләндерергә планлаштырылгын ишегалдын (Төзүчеләр проспекты, 78) үлчәделәр. Соңыннан үсемлекләрнең чәчәк ату сезонына туры китереп, яшелләндерү проектын ясадылар. Утыртылган үсемлекләр язын һәм көзен чәчәк атачак. Икенче көнне шәһәрлеләр һәм Әлмәт ландшафт дизайнерлары Игорь Сәфиуллин җитәкчелегендә куаклар, күпьеллык чәчәкләр һәм агачлар – аерым алганда, лилия чәчәге, артыш һәм каен утырта башладылар. Шулай ук шәһәрлеләр ишегалларын «эчке бакчаларга» әйләндерүне дәвам итү өчен киләчәктә нинди орлыклар һәм агачлар утыртачакларын сөйләштеләр.
Фотограф: Антон Selone
20-21 НЧЕ ИЮЛЬ, 2019 НЧЫ ЕЛ
Рәссам Ракель Родригодан урамда чигү мастер-классы
2019 нчы елның 20-21 нче июлендә Әлмәттә атаклы Испан рәссамы Ракель Родриго мастер-класс үткәрде. Чара урам сәнагатендә тиңе булмаган техника – Рабиц челтәрендә чигүгә багышланган иде. Ракель Рәсәйгә, Әлмәткә беренче мәртәбә килә. Рәссам Әлмәтлеләр белән бергә ике көн буена чәчәк композициясе чикте, хәзер ул чигеш Радищев урамындагы 43 нче йортның диварын бизи.
Ракель гадәти булмаган техникада эшли, Татарстанга хас булган кул эше белән урам сәнгатен тоташтыра. Нәтиҗәдә килеп чыккан эшнең атамасы төбәк табигатенең җирле гореф-гадәт һәм мәдәниятенә йогынтысын сурәтли: «Ал да гөл» – «матур, яхшы» дигән мәгънәдә куллану белән бергә, «Хәлләр ничек?» соравына «Шәп, искиткеч» мәгънәсендәге җавап та. Мастер-классның атамасы әлеге вакыйганың шаһиты, урам сәнгате программасының гиды Альбина Нургалиева тарафыннан уйлап табылган.
22 нче июнь, 2019 нчы ел
«С.Л.У.Х. төркеменең суперкаһарманына әверел – үз комиксыңны төшер!» мастер-классы
2019 нчы елның 22 нче июнендә «Мин сине ишетәм» оешмасына нигез салган Алла Маллабиу һәм Зоя Бойцева мастер-класс үткәрде. Әлеге оешма ишетү сәләте зәгыйфь балаларга ярдәм итә. Чарада балалар һәм ата-аналар инклюзивлыкның нәрсә икәнен һәм мәдәният-сәнгать теле аша җәмгыять фикеренә ничек йогынты ясап булуын һәм хәтта төрле төркемнәр арасындагы киеренкелекне киметергә мөмкин икәнен белделәр.

Мастер-класс дәвамында катнашучыларга «С.Л.У.Х.» төркеменең фантастик тарихын давам итәчәк комикс ясарга тәкъдим ителде. «С.Л.У.Х. төркеме» комиксы өч суперкаһарман бала турында сөйли: колак аппараты кигән малай, ишарә телен белүче вундеркинд кыз һәм ишетмәүче яшүсмер. Өч каһарман да аларга явызлык белән көрәшергә һәм авыр хәлгә тарыган персонажларны коткарырга ярдәм итүче супер сәләтләргә ия.
29 нчы июнь, 2019 нчы ел
Рәссам Наталья Пастуховадан «Колынчак/яЖеРебёнок» мастер-классы
2019 нчы елның 29 нчы июнендә рәссам Наталья Пастухова «Колынчак/яЖеРебёнок» мастер-классы үткәрде. Наталья Екатеринбург шәһәреннән килгән рәссам, шәһәребездә ул «Әлифба/ Азбука» сериясенең Төзүчеләр проспекты, 39 нчы йортта 2018 нче елда ясалган «Үстерү/ Растить» муралы аша яхшы таныш. Шул ук елны Наталья «Ух, нинди җанвар!» дигән иҗади мастер-класс уздырган иде.

Мастер-классның нигезе итеп Наталья үзе төшергән муралның сюжетын кулланды. Мастер-класста катнашучыларга уен рәвешендә «Үстерү/Растить» муралы мотивлары буенча әкияти колыннарның маскаларын ясарга тәкъдим ителде. Материал итеп кул астында булган әйберләр: картон, тартмалар, төсле скотч, төрле кәгазь, җылы үткәрмәүче материаллар һәм сыткылы пленка кулланылды. Мондый материаллар иҗат өчен һәр бала таба алырлык кул астындагы әйберләр дә җитәрлек икәнен күрсәтү өчен сайланды.
30 нчы июнь, 2019 нчы ел
«Һәркем өчен каллиграфия. Кул астындагы әйберләр белән язуның 10 җиңел ысулы» мастер-классы
2019 нчы елның 30 нчы июнендә Әлмәттә Казаннан килгән каллиграфия остасы Булат Хәсәншинның мастер-классы узды. Чарада Булат Рәсәйдә леттеринг һәм каллиграфия үсеше тарихы турында сөйләде, әлеге язу жанрларының төп чагылыш үзенчәлекләрен билгеләде, шулай ук катнашучылар каллиграфия һәм леттерингның ни өчен актуаль булуы һәм киләчәктәге перспективалары турында фикер алышты.

Мастер-классның гамәли өлешендә барлык катнашучыларга төрле материаллар (сызгыч, шприц, губка һ.б.) ярдәмендә үзләренә рәсем ясарга тәкъдим ителде. Мондый материаллар каллиграфия белән һәркем шөгыльләнә алуын һәм моның өчен гадәти әйберләр куллану да җитәрлек икәнен күрсәтү теләгеннән сайланды.
13-14 нче июль, 2019 нчы ел
Рәссам Юлия Петровадан «Кәефнең төсе. Хисләр харитасы» исемле fluid-art техникасында рәсем ясау мастер-классы
2019 нчы елның 13-14 нче июлендә Әлмәттә наркотикларга бәйлелек проблемасы һәм аны чишүгә багышланган ике көнлек чаралар программасы узды. Беренче көнне Түбән Мактамада ябык реабилитация үзәге җирлегендә музыкант Андрей Малой (Мистер Малой) белән «Яшьли үләчәксеңме? Андрей Малой чиста иҗат турында» иҗади очрашуы узды. Очрашуның икенче өлешендә дәваланучыларга рәссам Юлия Петрованың «Кәефнең төсе. Хисләр харитасы» исемле fluid-art техникасында рәсем ясау мастер-классында катнашып сәнгать белән дәвалану узарга тәкъдим ителде. Бу көнне чарада катнашучылар ясаган бөтен эшләр Түбән Мактамадагы реабилитация үзәгендә урнаштырылган күмәк панноның бер өлешенә әверелде.

14 нче июльдә шушы ук чара, ягъни fluid-art буенча мастер-класс, Әлмәтнең җәмгыять урыннарының берсендә узды, анда һәркем катнаша ала иде. Fluid-art – сыек акрил белән рәсем ясау техникасы, бизәкләр һәм буяуның төрле төсләргә кереп ялтыравы гравитация йогынтысы астында үзеннән-үзе барлыкка килә. Бу техникада рәсем ясау стрессны җиңәргә һәм тышкы ярсыткычлардан арынып игътибарны башка нәрсәгә юнәлтергә ярдәм итә, рәсем ясау әзерлеге нинди дәрәҗәдә булуга бәйсез рәвештә бөтен кешегә дә туры килә.
10-11 нче август, 2019 нчы ел
Гөлназ Исмәгыйлевадан «Куфи язуы нигезләре» мастер-классы
2019 нчы елның 10-11 нче август ял көннәре Әлмәттә уртак тема – Татарстанның тарихи кулъязмалары һәм каллиграфия сәнгате – белән берләштерелде.

10 нчы августта тарихчы һәм татар мәдәниятен өйрәнүче Әлфрид Бостанов белән «Татар кулъязмалары ни сөйли» дип аталучы ачык очрашу узды. Очрашуга килүчеләргә проектның тикшеренү өлеше барышында Әлмәттә табылган сирәк кулъязмалар архивы күрсәтелде.

Очрашу тәмамлану белән тантаналы рәвештә каллиграф Гөлназ Исмәгыйлеваның «Каллиграфия – илһам чыганагы» дип аталучы күргәзмәсе ачылды. Икенче көнне – 11 нче августта – Гөлназ Исмәгыйлева бөтен теләүчеләргә «Куфи язуы нигезләре» авторлык мастер-классы үткәрде. Чара барышында мастер-класста катнашучылар каллиграфиянең төп төрләре белән танышты һәм «куфи» шрифтын өйрәнде.
24-25 нче август, 2019 нчы ел
Паблик-арт программасы рәссамы Никита Ардовтан «Безнең әкият» мастер-классы
2019 нчы елның 24 һәм 25 нче август көннәрендә, шулай ук 2 нче сентябрьдә Түбән Мактамада паблик-арт программаның рәссамы Никита Ардовның «Безнең әкият» мастер-классы узды.

Катнашучыларга паблик-арт программаның 2019 нчы елга үсеш планнарына багышланган «Шәһәр белән диалог» дискуссиясе кунаклары иҗат иткән әкият мотивлары буенча шәһәр диварына рәсем ясарга тәкъдим ителде. Рәссам кул астында катнашучылар тулы бер урам сәнгате әсәре барлыкка китерде, шулай ук рәсем ясауның урам сәнгате техникалары нигезләрен өйрәнде.

«Безнең әкият» мастер-классы шәһәрдә яшәүчеләрне туган шәһәрләрен үзгәртүдә актив катнашырга этәргеч бирүгә һәм җирле халык өчен күмәк иҗади чара оештыруга юнәлгән иде. Рәсем ясау өчен сайланган дивар үз-үзеңне күрсәтү өчен ирекле пространствога әверелде. Анда теләгән һәр кеше шәһәрнең һәрдаим үзгәреп торучы тышкы күренешендә сәнгать ярдәмендә үз эзен калдыра алды.
25 нче август, 2018 нче ел
Рәссам Наталья Пастуховадан «Ух, нинди җанвар!» мастер-классы
2018 нче елның 25 нче августында Әлмәттә Павел Игнатьевның «…В этом удивительном лесу.../...Бу кап-кара урманда...» скульптурасының тантаналы ачылышы алдыннан рәссам Наталья Пастухова авторлык мастер-классын үткәрде. Рәссамның «Әлифба/ Азбука» сериясенең Төзүчеләр проспекты, 39 нчы йортта 2018 нче елда ясалган «Үстерү/ Растить» муралы шәһәрлеләргә яхшы таныш. Бер елдан Наталья Әлмәткә кабат килеп үз муралының мотивлары буенча «Колынчак/яЖеРебёнок» мастер-классы уздырды.

Чарада кунаклар үзләрен татар әкият персонажлары образ мотивлары буенча костюм һәм маскалар ясауда сынап карады. Екатеринбургтан килгән рәссам аңа хас рәвештә катнашучылар белән бергә кул астында булган маттериаллардан – картон, тартма, төсле скотч, төрле кәгазь, җылы үткәрмәүче материаллар, сыткылы пленкадан әкияти җан ияләрен ясады.
9 НЧЫ СЕНТЯБРЬ, 2018 НЧЕ ЕЛ
«Хәрәкәттә – хип-хоп гаиләсенең өч өлеше» мастер-классы: брейк-данс, стикер-арт һәм диджеинг
2018 нче елның 9 нчы сентябрендә Әлмәттә Fymers (Dj Move, Zazu Rock, Samekone) төркеме «Хәрәкәттә – хип-хоп гаиләсенең өч өлеше» мастер-классы үткәрде. Чарада катнашучыларны брейк-данс, стикер-арт һәм диджеинг нигезләре, хип-хоп мәдәниятенең төп юнәлешләре белән таныштырдылар. Чараның икенче өлешендә катнашучылар баттл үткәреп җиңүчеләрне билгеләде, ә бер елдан төркем шәһәргә бер көнлек «Хәрәкәттә» фестивале белән кайтты.
15 нче сентябрь, 2018 нче ел
Каллиграф Айрат Хисмәтуллиннан «Заманча каллиграфия – татар сәнгатенең яңа тормышы» мастер-классы
2018 нче елның 15 нче сентябрендә Әлмәт балалар технопаркы «Кванториум»да каллиграф Айрат Хисмәтуллинның «Заманча каллиграфия – татар сәнгатенең яңа тормышы» мастер-классы узды.

Канташучылар каллиграфия сәнгать техникасы нигезләре белән танышты, шулай ук бу сәнгать төренең классик материаллары һәм кораллары белән эшләргә өйрәнде. Чара нәтиҗәсендә һәр катнашучы Айрат Хисмәтуллинның игътибарлы күзәтүе астында үзенең кечкенә генә каллиграфия эшен барлыкка китерде.
26 НЧЫ АВГУСТ, 2018 НЧЕ ЕЛ
Рәссам Алексей Кисловтан «Шәһәрне үзгәрт – дивардан башла» мастер-классы
2018 нче елның 26 нчы августында урам рәссамы Алексей Кисловтның «Шәһәрне үзгәрт – дивардан башла» мастер-классы узды.

Чара барышында катнашучылар рәссамның кул астында шәһәрнең бер диварында рәсем ясады. Аңа кадәр Алексей Кислов рәсемнең контурларын ясап аны махсус өлешләргә бүлеп чыккан иде. Катнашучыларга һәр өлешне урам рәсеменең теге яки бу техникасындагы рәсем белән тутуырыргы кирәк иде. Нәтиҗә буларак шәһәрлеләрнең авторлык эшләре өлешләреннән, кисәкләрдән тегелгән юрган кебек «тукылган» бердәм визуаль композиция барлыкка килде.

Шул ук елны шәһәрдә Төзүчеләр проспекты, 37 нче йортта Алексей Кислов «Әлифба/ Азбука» сериясенә керүче «Өй/Дом» зур масштаблы муралын ясады.
ПРОЕКТ ЯҢАЛЫКЛАРЫН ҺӘМ ЧАРА АНОНСЛАРЫН ҖИБӘРҮ
Төймәгә басып, шәхси мәгълүматларны эшкәртергә ризалык бирәм.
© 2023 Стрит-артны өйрәнү Институты
Сайтны ясау: Gonzo Design