«Ай һәм Кояш» диптихы

Кайсы татар шагыйренең шигыре бу эш өчен нигез булып тора?
Ни өчен әсәр ике өлештән тора һәм ул нинди стильдә башкарылган?
Дамир Bozik (Әлмәт)
Ленин урамы, 149 нчы йорт
Алтын алмалар турында әкият
Татнефть
Институт исследования стрит-арта
Новь

Контекст

Әлмәт урам рәссамы Дамир Bozikның «Ай Һәм Кояш» диптихын иҗат итүгә татар халык әкияте һәм Габдулла Тукайның шул ук исемдәге шигыре илһамландырган.

«Һималая тау өстендә алтын бишек,
Кояш йоклый һәр кич саен шунда тешен;
Җил төн буе йоклаганын саклап тора,
Тирбәтә һәм өстен-башын каплап тора.

Йокысыннан Кояш ничек уяндисә,
Җил шул вакыт җилбер-җилбер итеп исә;
Исә-исә бөтен дөнья буе китә:
Торыгыз! — ди,— уянырга вакыт җитә!

Торып чыккач шул бишектән Кояш агай,
Анда кереп йоклый инде энесе Ай:
Йоклый шунда йолдызлар да өелешеп,
Оядагы йоклап яткан кошчыклардай.

Каты йоклап Ай бишектә мәгърибкәчә,
Торып чыга, көлеп җиргә нурын чәчә;
Кояш һәм Ай — ике туган агай-эне —
Менә шулай дустлык берлән нәүбәтләшә».


Габдулла Тукай, «Ай һәм Кояш»

Әлмәт шәһәре, 2019 нчы ел.
«Һималая тау өстендә алтын бишек,
Кояш йоклый һәр кич саен шунда тешен;
Җил төн буе йоклаганын саклап тора,
Тирбәтә һәм өстен-башын каплап тора.

Йокысыннан Кояш ничек уяндисә,
Җил шул вакыт җилбер-җилбер итеп исә;
Исә-исә бөтен дөнья буе китә:
Торыгыз! — ди,— уянырга вакыт җитә!

Торып чыккач шул бишектән Кояш агай,
Анда кереп йоклый инде энесе Ай:
Йоклый шунда йолдызлар да өелешеп,
Оядагы йоклап яткан кошчыклардай.

Каты йоклап Ай бишектә мәгърибкәчә,
Торып чыга, көлеп җиргә нурын чәчә;
Кояш һәм Ай — ике туган агай-эне —
Менә шулай дустлык берлән нәүбәтләшә
».


Габдулла Тукай, «Ай һәм Кояш»
Әлмәт шәһәре, 2019 нчы ел.

Процесс

Арт-объектның формасы: мурал (диптих)
Алым: пуантилизм
Кулланыла торган материал: акрил буяу-спрей

Итал. mural – дивар

Бина фасадында, тәрәзәсез диварында яки шәһәрнең башка архитектура объектында мәһабәт дивар рәсеме.
Фр. pointillisme, туры мәгънәдә «нокталылык» дигәнне аңлата, фр. point — «нокта», яки дивизионизм, – 1885 ел тирәсендә Франциядә барлыкка килгән рәсем сәнгатендәге неоимпрессионизм стилистик юнәлеш. Аның нигезендә нокталы яки турыпочмаклы формада аерым буя төшерү язу алымы ята. Аңа оптик эффект булдыру өчен буяуларны физик катнаштырудан баш тарту хас (тамашачының күз челтәрендәге «катнашу» күз алдында тотыла).
Эш турында кызыклы фактлар:

1 фасадка якынча 90 000 тирәсе нокта
1 диварга якынча 200 буяу баллоны
фонга якынча 30-40 литрлы фасад буяу
һәр рәсемгә якынча 60 төстәге буяу
Муралны ясау, 2018 ел.
Эш турында кызыклы фактлар:

1 фасадка якынча 90 000 тирәсе нокта
1 диварга якынча 200 буяу баллоны
фонга якынча 30-40 литрлы фасад буяу
һәр рәсемгә якынча 60 төстәге буяу
Муралны ясау, 2018 ел.

Автор


«Алтын алма турындагы әкиятләр» проектында дөнья рәссамнары арасында Әлмәтне Дамир Bozik тәкъдим итә. Граффити белән шөгыльләнгәндә, Bozik күптәннән инде нокталар белән рәсем ясауның заманча ысулын куллана: табигать, гармония һәм табигать көчләренең үзара бәйләнеше турындагы әкиятләрне визуальләштерү өчен ул пуантилизм пионерларының тәҗрибәләренә мөрәҗәгать итә һәм импрессионизм традицияләренә хәтерләткән эш иҗат итә.
«Миллениум» күпере терәкләре бизәлеше. Казан, 2018 нче ел.
«Алтын алма турындагы әкиятләр» проектында дөнья рәссамнары арасында Әлмәтне Дамир Bozik тәкъдим итә. Граффити белән шөгыльләнгәндә, Bozik күптәннән инде нокталар белән рәсем ясауның заманча ысулын куллана: табигать, гармония һәм табигать көчләренең үзара бәйләнеше турындагы әкиятләрне визуальләштерү өчен ул пуантилизм пионерларының тәҗрибәләренә мөрәҗәгать итә һәм импрессионизм традицияләренә хәтерләткән эш иҗат итә.
«Миллениум» күпере терәкләре бизәлеше. Казан, 2018 нче ел.

Адрес

ПРОЕКТ ЯҢАЛЫКЛАРЫН ҺӘМ ЧАРА АНОНСЛАРЫН ҖИБӘРҮ
Төймәгә басып, шәхси мәгълүматларны эшкәртергә ризалык бирәм.
© 2023 Стрит-артны өйрәнү Институты
Сайтны ясау: Gonzo Design