«Шәһәрдә табигать/ Табигатьтә шәһәр» лабораториясе

Үткәрү вакыты: ноябрь-декабрь, 2020 нче ел
Алтын алмалар турында әкият
Татнефть
Институт исследования стрит-арта
Новь

Контекст

«Шәһәрдә табигать/ Табигатьтә шәһәр» лабораториясе кысаларында әзерләнгән Әлмәт шәһәр һәм табигый ландшафтларын төзекләндерү проектлары.

«Шәһәрдә табигать/ Табигатьтә шәһәр» – «Проекттан соң шәһәр» мәктәбе кысаларында үткәрелгән беренче проект лабораториясе иде. Анда катнашучылар шәһәрдә ландшафт һәм табигатьтә сәнгать объектлары белән эшләргә өйрәнделәр. Кураторлар җитәкчелегендә алар ике гамәли кейс чиште: шәһәр ишегалды табигатен һәм чишмә ландшафтын өйрәнделәр.

Процесс

Лаборатория 2020 елның ноябрендә эшли башлады. Башта белгечләр онлайн-лекцияләр уздырды. Әлфрид Бостанов бакча мәдәнияте, Никита Петров – гамәли антропология һәм чишмәләр турында сөйләде; Анна Камышан шәһәр һәм су мөнәсәбәте темасына кагылды, Юлия Хомутская «Фотошоп»та эшләү алымнары һәм проектны дөрес тәкъдим итү серләре белән уртаклашты, Игорь Сәфиуллин ландшафт объектларын проектлау методикасы турында сөйләде, Юлия Балабанова – Рәсәйимпериясендә шәһәр бакчаларын архитектура – планлаштыру ничек оештырылганлыгынКазан мисалында аңлатты; Элла Каверина – заманча парк киңлеге, Сильвия Александрова – шәһәр территорияләрен яшелләндерү турында сөйләде; «Алтын алмалар турында әкиятләр» кураторы Полина Ёж иҗтимагый киңлекләрдә сәнгать объектлары, Светлана Могилева – проектның визуаль образы, Мурат Гукетлов – төзекләндерү контексты турында (Иванов һәм Нальчик мисалларында) лекция үткәрде. Лекцияләрдән соң Екатерина Удалова һәм Зөлфия Хәйбуллина «Алтын алмалар турында әкиятләр» паблик-арт программасының өч елы дәвамында барлыкка килгән эшләр турында онлайн экскурсия уздырдылар.
Игорь Сәфиуллинның «Ландшафт объектларын проектлау методикалары. Мәгълүмат җыюдан пространство оештыру концептуаль тәкъдимнәренә таба» онлайн лекциясе.
Никита Петровның «Кулланма антропология һәм чишмәләр» онлайн-лекциясе.

Декабрь башында Әлмәт, Казан һәм Яр Чаллыдан булган катнашучылар кураторлар белән бергә Әлмәт районының биш чишмәсен һәм бер шәһәр ишегалдын өйрәнү өчен экспедициягә киттеләр. Үлчәү, фотога төшерү эшләрен бергә башкарып, җирле кешеләр белән иҗтимагый киңлекләрнең функционалы турында сөйләштеләр. Җыелган мәгълүматлар 8 Март урамында 9 һәм 11 нче йортларның ишегалдын, «Баһман Чишмәсе», «Шифа», «Каен Суы», «Габи», «Алнас» стадионы янындагы чишмә проектларын эшләү өчен файдаланылды.

Экспедициягә кадәр үк катнашучылар кураторлар җитәкчелегендәге дисциплинаара төркемнәргә бүленделәр: кемдер эшнең антропологик өлешенә басым ясады, кемдер бакча культурасына һәм ландшафтына күбрәк игътибар бирде. Төзекләндерү буенча идеяләр җирлекне яшелләндерү, суның агымын яхшырту буенча инженерлык чишелешләрен, кече архитектура формаларын (мәсәлән, эскәмияләр һәм зур булмаган һәйкәлләр) төзү һәм башка тәкъдимнәрне үз эченә алды. Беренче булып «Алнас» стадионы янындагы чишмәне төзекләндерү проекты килештерелде, эшләр 2023 нче елның җәендә тәмамланды.
«Алнас» стадионы янындагы төзекләндерелгән чишмә.

Авторлар