Иң мөһиме - кабатланмау

Әлмәттә ачык остаханәләр һәм сәнгать резиденциясен эшләтеп җибәрү
Җирле кешеләр белән коллаборация һәм иҗат газабы турында икетелле мурал ясау
Владимир Абих (Санкт-Петербург, Рәсәй)
Автомобильчеләр ур., 4а

Контекст

Шәһәрдә беренче Ачык остаханәләр һәм сәнгать резиденциясе, монда шәһәрлеләр сәнгать белән шөгыльләнәчәк, тәҗрибә уртаклашачак һәм сирәк Чупай ташы белән эшләячәк.

2023 нче елда Әлмәттә ачык остаханәләр эшли башлады. Монда шәһәрлеләр рәсем һәм графика, сынлы сәнгать һәм керамика белән шөгыльләнә, мозаика ясый, металл эшкәртә ала. Остаханә бинасында шәһәрлеләр һәм кунаклар өчен күргәзмәләр, мәдәни чаралар һәм мастер-класслар үтәчәк, шулай ук профессиональ рәссамнар өчен сәнгать резиденциясе ачылачак, анда катнашу шарты – Әлмәт өчен сәнгать объекты булдыру.

Шулай ук остаханәләрдә җирле тау токымының сирәк төре – Чупай ташы белән эшләргә өйрәнергә мөмкин, аңардан хәзерге вакытта биналарны бизәү өчен барельефлар ясыйлар, ә 50 нче елларда Әлмәтнең беренче ике катлы йортлары төзелгән.

Остаханәләр урнашкан бина да 60 нчы елларда Чупай ташын кулланып төзелгән. Моңа кадәр ул склад буларак кулланылган, ә 2022 нче елда аңа яңа тормыш бирелде. Хәзер ул – Әлмәттәге төп мәдәният үзәкләренең берсе.

Аның фасадында Владимир Абихның «Иң мөһиме – кабатланмау» эше урнашкан. Бу – остаханә резидентлары белән бергә ясалган беренче мурал – ул бер үк вакытта рус һәм татар телендә эшләнгән һәм турыдан-туры иҗат темасы белән бәйле. Рәссам үзенчәлек, алдан әйтү, кабатлану сорауларын күтәрә, бу – һәр иҗатчыга таныш проблемалар. Әлмәттәге мурал «Главное не повторяться» авторлык сериясенең бер өлеше. Рәссам төрле шәһәрләрдә, дивар һәм киндердә үз-үзләрен кабатлаучы, бер-берсенә охшаш рәсемнәр ясый.
Чупай ташын ую. Сынчы Павел Игнатьев (Санкт-Петербург) махсус Ачык остаханәләр өчен ясаган барельефлар.
Ачык остаханәләр һәм сәнгать резиденциясе барлыкка килгәнче бинаның күренеше.

Процесс

Сәнгать объектының формасы: мурал
Стиль: концептуализм
Алым: төрле өслекләрдә күбәйтелгән икетелле текст
Кулланылган материал: фасад буявы

Итал. mural – дивар

Бина фасадында, тәрәзәсез диварында яки шәһәрнең башка архитектура объектында мәһабәт дивар рәсеме.
Муралны ясауда Ачык остаханәләрнең резидентлары – конкурс нәтиҗәсендә сайлап алынган әлмәтлеләр катнашты. Бу – үзлегеннән рәсем ясарга өйрәнгән рәссамнар, төрле иҗат профессиясе вәкилләре һәм ул профессияләрне үзләштерергә теләүче кешеләр. Алар бу урынны куллана, остаханә бар теләүчеләргә бушка бирүче корал һәм материаллардан файдалана һәм Әлмәт мәдәниятен үстерүгә өлеш кертә ала.
Даниил Сигачев
Агач эше остасы, 1 нче санлы Әлмәт сәнгать мәктәбен бетергән
Инна Ханнанова
Балчык эше энтузиасты
Сергей Лепяцкий
Рәссам-каллиграф, «Каракүз» фестивале резиденты һәм Almet Media Lab катнашучысы
Нинель Миңнәхмәтова
Сынчы
Анна Гыйбадуллина
Рәссам-декоратор, Cleverroom иҗат студиясенә нигез салучы
Мария Федорова
Рәссам

Автор

Владимир Абих – урам рәссамы, дисциплиналар, техникалар һәм шәһәрләр арасында эшли. Курехин премиясенә биш мәртәбә дәгъва итүче, Урал сәнәгать биенналесы (2015) һәм Рәсәй заманча сәнгать триенналесы (2020) катнашучысы, Екатеринбургтан алып Зальцбург һәм Чэндуга кадәр шәхси күргәзмәләре үткән. Рәссамның Әлмәттәге «Иң мөһиме – кабатланмау» муралы зур булмаган сәнәгать шәһәрен дөньяның мәдәни үзәкләре белән бәйли.
Рәссамның Рәсәй шәһәрләрендәге эшләре. Шул исәптән «Главное не повторяться» сериясеннән.

Адрес

ПРОЕКТ ЯҢАЛЫКЛАРЫН ҺӘМ ЧАРА АНОНСЛАРЫН ҖИБӘРҮ
Төймәгә басып, шәхси мәгълүматларны эшкәртергә ризалык бирәм.
© 2023 Стрит-артны өйрәнү Институты
Сайтны ясау: Gonzo Design