Надыйр Уразмәтов. Мирас

Надиыр Уразмәтов кем булган һәм нәрсә белән танылган?
Рәссам легендар нефть табучының образын ничек тудырган?
Basil LST (Ангарск)
Нефтьчылар урамы, 17 йорт
Алтын алмалар турында әкият
Татнефть
Институт исследования стрит-арта
Новь

Контекст

Мурал XVIII гасырда Әлмәтне нефть төбәгенә әйләндергән легендар шәхес Надир Уразмәтовны сурәтли.

Башта аның әтисе Уразмәт Тутешев, соңыннан ул үзе моңа кадәр нефть һәм бакыр запаслары табылган, әмма рәсми рәвештә беркемгә дә карамаган җирләрне алырга теләк белдергән. Сок елгасы буендагы нефть барлыкка килгән урыннарны үзләштерү белән танылган. Шушы җирлектә соңрак Надир авылына нигез салган. 1719 елда Петр I «тау иреге»н игълан иткәннән соң, Уразмәтов беренчеләрдән булып табигый байлыкларны үзләштерү эшен башлап җибәргән. «Тау иреге» буенча теләсә кайсы урында: шәхси һәм чит җирләрдә теләгән һәр кеше файдалы казылмалар эзли һәм чыгара ала. Табылган очракта, дәүләт бу кешегә эшкәртү һәм завод төзү өчен җир биргән.

Нефть ятмаларын табу буенча уңышлары Надир Уразмәтовның бу өлкәдә беренче нефть эшкәртү заводын төзергә мөмкинлек бирә. Ул вафат булганнан соң, бирегә Санкт-Петербург фәннәр Академиясе тарафыннан фәнни экспедицияләр оештырыла. Әлеге экспедицияләр бу җирлекнең чыннан да нефть чыгару өчен уңышлы өлкә булуын күрсәтә.
Сарт-Ата тавы тирәсендә завод төзүне сорау, XVIII гасыр.
Надир Уразмәтов портреты. Рәссам реконструкциясе XX гасыр.

Процесс

Арт-объект формасы: мурал
Алым: китап графикасы
Кулланыла торган материал: акрил буяу, пумала, аэрозоль

Итал. mural – дивар

Бина фасадында, тәрәзәсез диварында яки шәһәрнең башка архитектура объектында мәһабәт дивар рәсеме.
«Надир Уразмәтов образын эшләгән вакытта, Себер рәссамы Basil LST урта гасыр китап графикасы рухындагы кире перспективалы композиция барлыкка китерә. Күпкатлы ике йортның диварларында таулы ландшафт, Елизавета чорының нефть эшчәнлеген, Надирның үзен һәм аның зур гаиләсен күрергә мөмкин. Сурәтләрнең берсендә Надир рәсемгә каләм белән нефть җайланмасын төшерә, киемендәге бизәкләр аны әйләндереп алган дөньяга әверелә. Уразмәтовлар нәселе — иске фотосурәтләрдән тупланган Әлмәт халкының җыелма образы. Әлеге фотоларны шәһәр халкы «Алтын алмалар турында әкият» паблик-арт-программасының социаль челтәрләрдәге төркеменә юллаган».
«Уразмәтовлар мирасы» эшен башкару, 2018 ел.

Шөгер авылында Нефть музее, 2018 ел.

Автор

Академик белем алган рәссам Basil LST инде күп еллар төрле урыннарга – камералы интерьерлардан алып масштаблы муралларга кадәр күпкатлы йортлар һәм индустрия объекты диварларына рәсем төшерә. Аның эшләрендә коллаж техникасы, катлаулы төсләр чишелеше, күпкатлылык эффекты һәм сурәт вибрациясе ярдәмендә сөйләнгән лирик тарихлар урын ала.
«Доренберг» арт-заваодындв Urban legendның эше. Иркутск, 2018 ел.

Адрес

ПРОЕКТ ЯҢАЛЫКЛАРЫН ҺӘМ ЧАРА АНОНСЛАРЫН ҖИБӘРҮ
Төймәгә басып, шәхси мәгълүматларны эшкәртергә ризалык бирәм.
© 2023 Стрит-артны өйрәнү Институты
Сайтны ясау: Gonzo Design