Нефтьның барлыкка килү фаразлары

Нефть каян килеп чыккан
Артём Стефанов (Мәскәү)
Рәссамның нефть барлыкка килүе турында күзаллаулары
Белоглазов, 62
RU
EN
TAT
Чем для татарской культуры является традиционное пожелание счастья «Котлы булсын!»
Как это пожелание стало произведением современного искусства
Роман Kreemos (Подольск, Россия)
Белоглазова, 46
Нефтьның барлыкка килү фаразлары
Контекст
Әлеге хезмәткә нигез итеп нефтьның барлыкка килүе турындагы төрле фаразлар алынган. Аларда галәм хәрәкәтенең матурлыгын һәм кешелек дөньясына кадәр булып узган миллионлаган елларны күрергә мөмкин.
Җир катламында нефтьның каян барлыкка килүе турында кешеләр күптән уйлаганнар. 100 ел элек кебек үк бүгенге көндә дә фәндә нефьтның барлыкка килүе турында биотик фараз яши. Гади генә итеп әйткәндә, нефть – ул түбәндәге үзгәрешләрнең нәтиҗәсе: миллион еллар элек организмнар һәм үсемлекләр үлгәннәр, аларның калдыклары утырма тау токымнарының бер өлешенә әйләнеп барган, бу токымнарның катламы җир астына төшеп барган саен, нефть тәрәзәсе барлыкка килгән. Әлеге катламнар бик тирәнгә киткән, анда температура нефть барлыкка килә алырдай югары дәрәҗәдә, ләкин газга әвереләчәк кадәр артык та түгел.
ПАО «Татнефть» ААҖның баш геологы Хисамов Рәис Салих улы, 2019 ел
Гадәттәгечә альтернатив караш авторлары төп фаразны шик астына куя. Шундый фаразларның берсе – нефть катламнарының төп өлеше тереклек барлыкка килгәнче, ягъни Җирнең галәм җисеме буларак формалашуы вакытында ясалган. Факторлары шул ук – басым һәм югары температураларның тәэсире, ә материалы – биологик юл белән барлыкка килмәгән органик кушылмалар, мәсәлән, метан. Хәзер әлеге нефть тирән катламнардан чыга, вариант буларак, күтәрелә торган газ фракцияләреннән конденсацияләү процессы вакытында.

Альтернатив фикер җанатарлары арасында нефть катламнары кыска вакыт эчендә торгызыла ала дип уйлаучылар да бар, ягъни алар фикеренчә, нефть чыганагы беркайчан да бетмиячәк. Ләкин инде бу - бөтенләй маргинал караш.

Материал туплау вакытында без 1940-50 нче елгы бораулаучыларның образлы, беркатлы күзаллаулары белән дә таныштык. Янәсе җир астында нефть елгалары ага, шунда ук нефть күлләре, диңгезләре дә бар икән.
Никита Петров
РХХһДХА Теоретик фольклористика лабораториясе җитәкчесе, РДГУның фольклор типологиясе һәм семиотикасы Үзәге доценты, МИИЮМ (Шанинка) шәһәр фольклоры һәм антропологиясе Үзәгенең өлкән фәнни хезмәткәре.
«Девон» сүзе барлык Әлмәт халкына билгеле диярлек. Ләкин каян килеп чыккан соң ул? Хәзерге вакытта табылган нефть чыганакларының төп өлеше девон чорына каравы билгеле (әлегә эшкәртелми торган азрак күләмдәге нефть катламы ташкүмер чорына карый). Шуңа күрә әлеге геологик чорның атамасы Әлмәтнең заманча тормышындагы төрле өлкәләргә: җирле топонимия һәм шәһәр мәдәниятен барлыкка китерү практикасына (сувенирлар, брендлау тәҗрибәсе һәм башка) үтеп кергән. Мәсәлән, Әлмәттә Девон урамы, «Девон Кредит» банкы, «Девон» яшь геологлар станциясе бар.
Андрей Воронов
Архитектор, рәссам, проектның пространство үсеше концепциясе авторы.
«Котельня очрагында без форманы юкка чыгарырга теләдек. Чөнки ул ясалма рәвештә пространствода, үзенең ниндидер архитектурасына бәйле түгел, ә нибары коры массасы хисабына беренчел булып тора. Моңа өстәп, бу җирлеккә җимерткеч рәвештә тәэсир итә торган төшенке рухтагы индустрия ачыктан-ачык тоемлана иде. Бина һәм аның тирәсендәге бөтен пространство бу сыйфатны йоктыра иде».
Эш барышы
Арт-объект формасы: мурал
Алым: глитч, оптик иллюзия
Кулланыла торган материал: акрил буяу, пумала, аэрозоль
итал. mural дивар

Бина яки башка шәһәр архитектура объектының фасадында, буш диварында ясалган монументаль язма.
Артем Стефанов — Мәскәү рәссамы, индустриаль объектларда масштаблы хезмәтләрнең авторы. Антропологик тикшеренүләр вакытында, «Татнефть» җәмгыятенең баш геологы Рәис Салих улы Хисамов сөйләгәннәрен тыңлап, нефтьның барлыкка килү фаразларын яңача тәкъдим итә. Нефть барлыкка килү чорында борынгы Әлмәт шәһәре һәм аның тирәсендәге нефтьлы җирлекләр урынында борынгы океан төбе булган һәм борынгы балыклар, терлекләр яшәгән дигән фараз да әлеге эшкә бер чыганак булып тора.

Җир асты дөньясы, галәмнең беренчел матурлыгы, триболитлар һәм девон чорының башка сирәк тереклеге — болар барысы да Артем Стефанов әсәренә нигез итеп алынган. Девон чорына бәйле «девон» сүзе — Әлмәтлеләр өчен мөһим сүз, нефтьчылар телендә ул югары сыйфатлы нефтьны аңлата.
«Нефтьның барлыкка килү фаразлары» буенча эш, 2019 ел
Анна Нистратова
Проект кураторы, рәссамнәр сайлау буенча консультант
Полина Ёж
Проект җитәкчесе, куратор, стрит-артны өйрәнү Институтына нигез салучы
Рәссам
STFNV (әлеге рәссамның исемен гадәттә шулай дип язалар) – график дизайн һәм монументаль иҗат белән 2007 елдан бирле шөгыльләнә. Үзенең масштаблы муралларында ул тәкъдим ителгән пространствоны үзгәртә, оптик иллюзияләр, геометрик паттерннар һәм глитч-эффектлар куллана. Үз иҗатының төрле чорында Артем Zukclub арт-группасына кергән һәм индустриаль пространстволарда техно-рейв оештыручы Arma17 белән хезмәттәшлек иткән. 10 елдан артык вакыт эчендә ул 30 дан артык Россия һәм халыкара фестивальләрдә катнашкан.
Артём Стефанов (Мәскәү)
Рәссам-монументалист, график
Артёма Стефановның Stenograffia фестивалендәге эше. Екатеринбург, 2019 ел
Адрес
«Теории происхождения нефти» на карте
Все объекты на карте