Tөшке аш

Мурал өчен нигез булган хикәядә рус-татар мөнәсәбәтләренең үзенчәлекләре ничек итеп чагылган?
Рәссамнең эшендәге хикәя нинди образлар белән тулыландырылган?
Димитрис Таксис (Афина)
Радищев урамы, 41 йорт
Алтын алмалар турында әкият
Татнефть
Институт исследования стрит-арта
Новь

Контекст

Әлмәт авылы җитди тарихи давыллардан һәрвакыт ерак булган, шуңа күрә күпләр бирегә авыр хәлләрдән качып килгәннәр — халыкның катнаш составы әнә шулай формалашкан. «Алтын алма турында әкиятләр» проект эшен башлаганда үткәрелгән язучылар бәйгесенә Казаннан Алсу Нургаязова «Ризык» хикәясен җибәрде. Нәкъ менә аны грек неомуралисты рәсемгә төшерде.

Әлмәт авылы җитди тарихи давыллардан һәрвакыт ерак булган, шуңа күрә күпләр бирегә авыр хәлләрдән качып килгәннәр - халыкның катнаш составы әнә шулай формалашкан. «Алтын алма турында әкиятләр» проект эшен башлаганда үткәрелгән язучылар бәйгесенә Казаннан Алсу Нургаязова «Ризык» хикәясен җибәрде. Нәкъ менә аны грек неомуралисты рәсемгә төшерде. «Һич бетәрме тарихи бу бергәлек? — Без туган бер җепкә бергә теркәлеп.», — дип язган Тукай. Яшь егетнең рус-татар мөнәсәбәтләренең күп гасырлык тарихы турында шундый гади, ләкин шундый төгәл итеп әйтә алуы гаҗәп. Һәр гаиләдәге кебек, тарихта төрле вакыйгалар булды: бәхәсләре дә, үзара канәгатьсезлек тә, берләшү мизгелләре дә. Безнең Шуран дигән авылда да шул ук хәлләр. Рус урамы да, татар урамы да бар. Борынгы заманнардан ук шулай булган. Хәтта алпавытлар вакытында да безнең бу бердәмлек бозылмаган. Менә хәзер уйлыйсың: Валера бигрәк шук булса да, ник без аның йомышларыннан беркайчан да баш тартмадык икән? Ә бит шул Тимофеевлар гаиләсе булмаса, без хәзер безнең кем булуыбыз билгесез. Безнең гаиләләрне күп гасырлык дуслык бәйли. Казанның 1552 елда яулап алынуын бөтен кеше белә. Бераз вакыт узу белән, татарларга көчләп православие динен кабул иттерә башлыйлар. Безнең Шуранга да килеп җитәләр. Авыл халкы каршы төшә, чөнки Казан ханлыгында, борынгы болгар бабаларыбызның васыятьләре буенча, барлык халыклар, нинди дингә карамастан, дус һәм тату яшәгәннәр. Һәм менә, руханилар(поплар) берлегендәге комиссия тиздән килеп җитәчәген белгәч, авыл халкы бер хәйлә уйлап таба. Бу хәйлә кайсысының башына килгән икән, белмим. Татарларда «Хәйләсез дөнья файдасыз» дигән әйтем бар бит. Руслар да татарлар турында: «Казан хатыны хәйләкәр, зирәк, ә аннан да хәйләкәр – Әстерханныкы», – дип әйтәләр. Яңа керәшен комиссиясе авылга килеп җиткәч, безнең урамдагы татар йортларында беркемне дә тапмыйлар. Урыслар татарларның юклыгын ничек аңлатканнарын белмим: бәлки, татарлар урманга качты дигәннәрдер, чөнки урман якын булган, ә бәлки, ышанычлырак булсын өчен, татарларны куркак һәм кара халык дип үрти башлаганнардыр. Ни генә әйткән булмасыннар, иң кызыгы - поплар авылда татарларны тапмыйча, безнең урамнан беркемне дә чукындырмыйча чыгып китәләр. Берничә көннән соң гына, рус йортларының баз-абзарларыннан, чоланнарыннан татар гаиләләре чыгып, өйләренә әйләнеп кайта башлыйлар. Шуңа күрә бүгенге көндә Шуранда православие динендәге руслар да, татар мөселманнары да яши. Ә безнең гаиләне Тимофеевлар гаиләсе үзләрендә яшергән булган икән. Авылның рус һәм татар гаиләләре арасындагы дуслык менә шулай мәңгегә бер-берсенә береккән дә инде. Моны беркайчан да онытма, кызым.
One of the artwork sketches.
One of the artwork sketches.

Процесс

Арт-объект формасы: мурал
Алым: неореализм
Кулланыла торган материал: материал: тышкы дивар өчен акрил буяу

Итал. mural – дивар

Бина фасадында, тәрәзәсез диварында яки шәһәрнең башка архитектура объектында мәһабәт дивар рәсеме.
«Әлеге кечкенә һәм бик якты эшнең антропологик тамырлары бик күп. Безнең тикшеренүләр башында ук без яшь язучылар арасында кечкенә генә бәйге уздырдык: авторлар безгә якыннарыннан ишеткән тарихлар җибәрделәр. Рус гаиләсенең татар күршеләрен көчләп чукындырудан ничек яшереп калулары турында бер хикәя язганнар. Аны Казаннан Алсу Нургаязованың әбисе сөйләгән. Бу трагикомедик мизансцена күршелек традициясен чагылдыра һәм ул 1000 елдан артык булган Татарстанга хас.
Муралның «Төшке аш» өлеше.
Соңрак, антропологлар тикшеренүе вакытында, Әлмәт татар дәүләт драма театры директоры Фәридә Баһис кызы Исмәгыйлева үзенең балачак хатирәсе - ана казның карават астында яшәве һәм анда бәбкәләрен чыгаруы турында сөйләде. Бу образ күп кешеләрнең хикәяләрендә кабатлана иде. Без хәзерге мегаполиста яшәүче халык өчен фантастик яңгыраучы бу ике тарихны берләштердек һәм аны, Вәлиева-Сөләйманова Гүзәл Фуат кызы ярдәме белән, татар йорты интерьерының график паттернына урнаштырдык.

Боларның барысын да яңа реализм вәкиле Димитрис Таксис чынга ашырды. Бу -кешеләрнең хикәяләрендә һәм аларның төсне тоемлавында калган чынбарлыкның чагылышы».

Автор

Димитрис Таксис Польшаның Щецине шәһәрендә туган, югары сәнгать белемен Афинада алган. Шунда ук ул башта постер алымнары белән тәҗрибә ясап, граффити юнәлеше белән кызыксына башлый. Аның матур персонажлары борынгы шәһәрнең төрле почмакларында барлыкка килә. Шулай ук ул китапларга иллюстрация һәм комикслар ясый.
«Anguria», Casalabate, Italy.

Адрес

ПРОЕКТ ЯҢАЛЫКЛАРЫН ҺӘМ ЧАРА АНОНСЛАРЫН ҖИБӘРҮ
Төймәгә басып, шәхси мәгълүматларны эшкәртергә ризалык бирәм.
© 2023 Стрит-артны өйрәнү Институты
Сайтны ясау: Gonzo Design