Котлы булсын!

"Котлы булсын!" дигән бәхет теләү гадәте татар мәдәнияте өчен нәрсә аңлата?
Роман Kreemos (Подольск, Россия)
Бу теләк ничек итеп заманча сәнгать әсәренә әверелгән?
Белоглазова, 46
RU
EN
TAT
Котлы булсын!
Чем для татарской культуры является традиционное пожелание счастья «Котлы булсын!»
Как это пожелание стало произведением современного искусства
Роман Kreemos (Подольск, Россия)
Белоглазова, 46
Контекст
Изге теләк теләү («алкыш») — үзенчәлекле фольклор жанры, ул татар мәдәниятенә хас мөһим сыйфатны ачып күрсәтә.
Әлфрид Бостанов
философия докторы (PhD),
Амстердам университеты
профессоры
بولسون - (хәзерге татар телендә котлы булсын) дигән язу Алтын Урда тәңкәләрендә еш очрый. Алар XIII һәм XIV гасырларда киң территориядә — төньякта Болгар шәһәреннән алып (хәзер ул Татарстан Республикасы территориясе) Кырымга кадәр һәм көньякта Румыниягә кадәр җирләрдә таралган. Тәңкәләр арзан торганнар һәм гади кешеләр арасында киң кулланылышта булганнар: бакыр акчалар көндәлек әйләнештә йөргәннәр. Шулай итеп, бу язу халыкның киң катламына юлланган, күпчелек өлеше сакланып калмаган архитектура һәм әдәбият белән берлектә империя хакимияте символын формалаштыруда катнашкан.

«Котлы» — төрки чыгышлы сүз, ул «бәхет» дигәнне аңлата һәм «бәрәкә» төшенчәсе белән бәйле булырга мөмкин. «Бәрәкә» — гарәп сүзе, Аллаһның игелек китерү кодрәтен аңлата. Мондый язулы тәңкәнең әйләнештә йөрүе, метафора буларак, халык арасында хәер-фатиха алышуны аңлаткан. Алтын Урда дәүләте белән бергә әлеге тәңкәләр дә юкка чыккан, моңа карамастан, бу сүзтезмә тотрыклы сакланып, хәзерге татар телендә еш кулланыла. Бүгенге көндә аның мәгънәсе киңәйгән: аны хәерле теләк теләгәндә, төрле котлауларда, шулай ук яңа әйбер сатып алгач (беренчел мәгънәсен искә төшерә), әйтәләр.
Бакыр пул (тәңкә). Яңа Сарай, якынча XV гасыр. zeno.ru
Әлфрид Бостанов, «Алтын алмалар турында әкиятләр» программасы кысаларында «Нефть төбәге тарихы һәм мәдәнияте» дигән фәнни-гамәли семинар вакытында. Казан, 2018 елның 5 мае.
Эш барышы
Арт-объект формасы: мурал
Алым: леттеринг
Кулланыла торган материал: акрил буяу-спрей
англ. letter — хәреф

Төрле өслекләргә җайлаштырып була торган каллиграфия техникасы.

Урам сәнгате, график дизайн һәм полиграфиядә кулланыла. Леттеринг хәреф символлары белән эшләүне, шулай ук язуның махсус стильләрен барлыкка китерүне күз алдында тота.
итал. mural дивар

Бина яки башка шәһәр архитектура объектының фасадында, буш диварында ясалган монументаль язма.
Анна Нистратова
Проектның кураторы, рәссамнар сайлау буенча консультант
Проект башында миңа Казандагы Фәннәр академиясе хезмәткәренең татар фольклорында «Алкыш» дип аталган изге теләк турындагы эше эләкте. Ул әлеге феноменны гомумиләштереп тасвирлаган кыска гына бер мәкалә иде.
Изге теләк теләү татарларның борынгы гореф-гадәте булуына карамастан, бу тема бөтенләй өйрәнелмәгән булып чыкты. Ул вакытта инде без рәссам Рома Kreemos белән хезмәттәшлек итә башлаган идек. Рома шрифтлар белән күп эшли һәм без нәкъ менә ул куллана алырлык гыйбарәне сайлый башладык. Безгә туры килә алырдаен озак эзләдек: хәзерге көндә дә кулланышта булган, шул ук вакытта һәркемгә туры килердәй теләк табарга кирәк иде. Тарихчы Әлфрид Бостанов безгә иң борынгыларның берсе — Алтын Урда тәңкәләренә язылган "Котлы булсын" (قتلوغ بولسون, хәзерге рус теленә "Бәхетле бул!" дип тәрҗемә ителә) дигән изге теләк турында сөйләде. Без барлык булган мәгълүматларны Ромага тапшырдык һәм ул эшкә кереште.

Аның техникасы бик кызыклы: өч үлчәмле текстлар язылган граффити — ягъни, үзенә күрә 3D. Ул традицион татар орнаментларының элементларын хәрефкә әйләндерә. Аның бу алымы визуаль акцентларны билгеләргә, тамашачы белән уен тудырырга ярдәм итә: башта язу укып булмаслык кебек тоела, ә инде рәссамнең трюгын аңлагач, текст та аңлашыла башлый һәм тагын да күбрәк мәгънәләр ачыла.

Бу эш акчаның, бүгенге көндә онытылган, беренчел әһәмияте турында да хәтерләтә. Тәңкәләрне бер кулдан икенче кулга күчереп, кешеләр бер-берсенә изге теләк теләгәннәр. Бу шулай ук хәзерге вакытта кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләр турында да уйланырга мәҗбур итә.
Эш башланганчы Белоглазов урамындагы йорт күренеше. 2018 ел, җәй.
Роман Kreemos диварны бизәкли. 2018 ел, җәй.
Полина Ёж
проект җитәкчесе, куратор, стрит-артны өйрәнү Институтына нигез салучы
Рәссам
Роман Kreemos (Подольск, РФ)
Рәссам (Подольск, РФ)
Бу эш — «Котлы булсын!» — теләгенең һәм аның рус теленә «Будь счастлив!» тәрҗемәсенең интерпретациясе. Мин стилистикама хас шрифт композицияләренә татар милли бизәкләре элементларын өстәдем.

Хәрефләр бер-берсе белән гадәти булмаган формаларның коелмасына бәйләнгән кебек язылган. Алтын сүзләрне укуы җиңел түгел, ләкин аны аңлаган кеше күп гасырлардан килгән зирәклекнең сихри тәэсиренә эләгә.

Бу теләк басылган Алтын Урда бакыр тәңкәләре минем эшемнең икенче төп элементы иде. Киң халык массалары арасында зирәклекне таратып, тәңкәләр үз хуҗаларын магик символика сагына куя. Кунык катламы астында текстларны гына түгел, ә теләкләрнең «бәхет төене» рәвешендәге сурәт аналогларын да күрергә мөмкин. Бу төен галәмдәге барлык сәбәп һәм нәтиҗәләрнең бәйләнешен, зирәклекнең һәм кызгануның аерылгысыз булуын — кешегә гармонияле тормыш өчен кирәкле энергетик тигезлек бүләк иткән сыйфатларны символлаштыра. Минем очракта халык мәдәниятенә тоташтыручы булып, көн саен йөзләгән кеше күрә торган биш катлы йортның диварындагы мурал сайланды.
Санкт-Петербург заводы цехында «Ходай эш эшләгәндә» дигән рәсемне төшерү вакыты.
Kreemos - Россиянең яшь рәссамы һәм график дизайнеры, ул сынлы сәнгатьнең төрле формаларында иҗат итә: урам диварларына сурәт төшерә, кием-салым, логотиплар һәм постерлар ясый, рәсем сәнгате белән шөгыльләнә.

График дизайнда кебек үк урам граффитиларында да аның әсәрләре күләмле шрифт һәм геометрик композицияләр, якты, бөтерелгән леттерингка басым ясау белән аерылып тора. Ул ясаган иң зур объектларының берсе- Санкт-Петербургтагы завод цехы эчендә төшерелгән «Ходай эш эшләгән вакытта» исемле эше.

Роман төрле оешмалар белән хезмәттәшлек итә. Алар арасында Flacon дизайн-заводы, «Гараж» музее, Esquire журналы, Puma компаниясе, Рәссам үзәк йорты, Powerhouse пространствосы, Талалихин исемендәге шәһәр паркы һәм башка бик күп оешмаларны очратырга мөмкин.
Адрес
Котлы булсын!
Барлык объектлар да картада
Подпишись на нашу рассылку и получай новости о проекте и анонсы мероприятий
КОНТАКТЫ
Предоставляя данные с помощью этой формы вы соглашаетесь с условиями лицензионного соглашения об обработке персональных данных.
© 2020 Стрит-артны өйрәнү Институты
Разработка сайта: Gonzo Design