Шәһәр бизәкләре

Урам сәнгате лабораториясе
Үткәрү көннәре: 2019 елның 27 июле – 4 августы
Алтын алмалар турында әкият
Татнефть
Институт исследования стрит-арта
Новь

Контекст

«Фрукты» сәнгать төркеме җитәкчелегендә «Шәһәр бизәкләре» урам сәнгате лабораториясе. Аның кысаларында шәһәрлеләр Әлмәт урамнарында үз эшләрен булдырды.

«Шәһәр бизәкләре» лабораториясенең практик өлешенә кадәр теоретик өлеш оештырылды. «Фрукты» сәнгать төркеме лекцияләрендә әлмәтлеләрдән оешкан катнашучылар урам сәнгате, аның төрле юнәлешләре белән таныштылар. Мәсәлән, трафарет (шул исәптән күпкатлы) куллану турында белделәр.

Трафаретлар ярдәмендә беренче булып урамнарда француз рәссамы Ксавье Проу рәсем ясый башлаган дип санала, ул Блек ле Рат (Blek Le Rat) буларак билгеле. 1980 елларда ул үз урам эшләре өчен трафаретлар ясый башлаган. Беренче рәсемнәр – рәссамның Париж диварлары буйлап «йөгерергә» мәҗбүр иткән кара күселәр. Блек ле Рат үз эшләрендә җәмгыять өчен мөһим проблемаларны күтәрә. Мәсәлән, ул төрле шәһәр урамнарында хәерче һәм сукбай рәсемнәрен ясап хөкүмәтнең аларга ярдәм итүенә ирешә. Хәзерге заманда трафарет кулланып иң танылган урам рәссамнарының берсе – Бэнкси эшли. Ул Блек ле Ратның үз иҗатына йогынты ясавын таный: «Ниндидер оригиналь нәрсә ясадым кебек тоелган саен, мин Блек ле Ратның шуны ук 20 ел алданрак инде ясаганын күрәм».

Процесс

Эшне ясаганчы урам рәссамына шәһәр киңлеген тикшерергә, аны тоярга, эшне күрәчәк үтеп баручы кешеләр белән мөмкин булган диалогны хыялында төзергә кирәк. Нәкъ менә шуңа күрә лабораториянең шактый өлеше урам һәм ишегалларын тикшерү-йөреп кайтудан гыйбарәт булды. «Фрукты» сәнгать төркеме җитәкчелегендә катнашучылар үзләренең булачак урам сәнгате объектлары өчен мөмкин булган урыннарны билгеләделәр. Башта аларны фотога төшерделәр, урнашуын, контекстны анализладылар, ә соңыннан ул урынга туры килүче идеяләр уйлап таптылар. Әлмәтнең таныш ишегаллары һәм урамнары шәһәрлеләр өчен иҗат һәм көндәлек әйберләргә яңа караш мәйданына әверелде.

«Шәһәр бизәкләре» тәмамлану көнендә һәр катнашучы үз сәнгать объектын тәкъдим итте, нәрсәдән илһам алуын һәм гамәлгә ашырганда нинди авырлыклар очравын сөйләде.

Катнашучыларның эшләре

«Алтын әкиятләр...» инсталляциясе

Нюхль – йонлы һәм озын борынлы кара җәнлек, «Фантастик хайваннар һәм аларның яшәү урыннары» фильмы персонажы, ул алтыннан ясалган әйберләргә каршы тора алмый. Инсталляция урам рәссамы Иван Серыйның «Кечкенә дөньялар» сериясенән илһам алып ясалган. Әлеге серия шәһәр киңлегенә – еш кына йортларның кирпеч диварлары эченә – үреп кертелгән ситуация һәм интерьерлардан тора.

Автор: Primo Victoria

«Албастылар ширкәте» мультфильмының ишеге

«Албастылар ширкәте» мультфильмы сюжетында албастылар үз дөньяларыннан кешеләр дөньясына махсус ишек аша эләгә. Эш авторы безнең дөнья – албастылар дөньясы дип саный. Моннан качу омтылышлары үлем белән тәмамланырга мөмкин, үз-үзеңнән качып булмый бит. Өстенә ишек төшерелгән электр тартмасы эчендәге тимерчыбыклар электр көчәнешенә тоташтырылган, алар дөньялар арасындагы чик булып хезмәт итә.

Автор: Мирох

«Нефть барлыкка килүнең биологик теориясен нигезләү»

Жюль Вернның «Җир үзәгенә сәяхәт» әсәренә юмористик сылтама чынлыкта хәзерге дөньяда иң мөһим мәсьәләләрнең берсе - нефтьнең килеп чыгу мәсьәләсен күтәрә. Кешелек дөньясы куллану ярышында кайчан да булса янучан «динозаврлар каны»н бетерерме, әллә бу – табыш алу өчен чиксез чыганакмы?

Автор: Boyan

«Псс»

Эшнең төп идеясе – көтелмәгәнлектә. Әйтерсең, кемдер дивар почмагыннан, үтеп баручылар гаҗәпләнсен һәм үз уйларыннан арынып аңа игътибар итсен өчен башын чыгара. Эштә татарларның кунакчыллыгына аллюзия бар, чөнки герой өчпочмак тәкъдим итә, ә төп персонаж Габдулла Тукайга да, Давытка да охшаган.

Автор: amENDoim

Daily Reminder

«Көндәлек хәтерләтү» – узып баручыны көн саен кабатланучы бертөрле маршрутыннан тартып чыгаруны максат итүче тагын бер эш. Автор юл өстендәге кисәтү язуын яхшы юллама белән тулыландырган.

Автор: Fat

«Беткән нервларны кайтарып булмый»

Бу эшнең каһарманы – Gravity Defied уены персонажы, анда мотоциклчы уенның төрле дәрәҗәләрен гадәти булмаган гравитация шартларында уза. Йортның ярыклары уендагы дәрәҗә кебек күренә. Рәссам ул уенны бала чагында уйнаган: «Бу уенга нервларым күп китте».

«Халыклар дуслыгы аркасы»

Бу эш – реди-мейд. Арканың формасы милли баш киемнәренең өч төрен: кокошник, калфак һәм түбәтәйне берләштерә, бу халыклар дуслыгын чагылдыра. Рәсәйдә бөтен икмәк белән каршы алалар, ә татарлар кунакны чәй эчермичә җибәрми. Эш Агостино Якурчиның «Биш чәйнек» муралы янында урнашкан. Аркадан еракта торып, билгеле бер ракурс тапсаң, баш киеме киелгән кебек фотография ясап була.

Автор: KilDin

«Дөньяга тәрәзә»

Эш авторы рәссам Рене Магриттан илһамланып, аның болытларын тәрәзә өчен нигез итеп алган. Кем өчендер бу – кешенең таш чаршау артына яшерелгән эчке дөньясына тәрәзә. Кем өчендер – фатирның гадәти тәрәзәсе, ә урам – шулай ук кайгыртуны таләп итүче йортның дәвамы.

Автор: SadI

«Матрица»

Бу эш нигезендә Minecraft уены ята. Инглиз теленнән уен исеме «шахтерлык һөнәре» дип тәрҗемә ителә, һәм аның төп максаты – файдалы казылмалар чыгару. Татарстанда актив рәвештә нефть, газ, шулай ук ком һәм бакыр чыгарылуы билгеле. Рәссамнар диварларда бакыр һәм комны шушы уендагы блокларга охшатып ясарга булды.

Бу эштә диварларның кимчелекләре үзгәртеп корылган: хәтта төшеп калган плитә урынында барлыкка килгән бушлыклар да иҗат итү урынына әверелергә мөмкин.

Авторлар: Полюн һәм Delalliis

«Трубадур»

Лаборатория җитәкчеләре, «Фрукты» сәнгать төркеме, шулай ук шәһәр урамнарында яңа сәнгать объекты булдырдылар. Аны ясау урыны итеп дивардагы кечкенә рәшәткәне сайладылар, ул ябык тәрәзә капкачларын яки жалюзины хәтерләтә. Ябык тәрәзә астында, һичшиксез, кемдер серенада җырларга тиеш, һәм рәссамнар моның өчен трубадурны сайлады. «Ә ул Татарстанда булганга, думбраны үзләштерсен».

Авторлар: «Фрукты» сәнгать төркеме

Реди-мейд

Төрле сәнгать төрләрендәге техника, сәнгати максатта ясалмаган кайбер объектлар яки текстларны автор үз әсәренә әверелдерә.
Калфак

Татар хатын-кызлары баш киеме.
Думбра

Татар музыка уен коралы.

Авторлар

Primo Victoria
Мирох
Boyan
Fat
amENDoim
KilDin
SadI
Полюн
Delalliis
ПРОЕКТ ЯҢАЛЫКЛАРЫН ҺӘМ ЧАРА АНОНСЛАРЫН ҖИБӘРҮ
Төймәгә басып, шәхси мәгълүматларны эшкәртергә ризалык бирәм.
© 2023 Стрит-артны өйрәнү Институты
Сайтны ясау: Gonzo Design