Белгечләр фикеренчә, татар полихром чигеше төбәк, Урта Азия, Казахстан һәм Башкортостандагы тугандаш төрки халыкларның мәдәниятенә генә түгел, ә Идел буе һәм көнбатыш рус өлкәләрендәге кул эше осталарына да тәэсир иткән. Безгә кадәр килгән беренче чигү үрнәкләре – баш киемнәре, сөлге һәм япмалардагы рәсемнәр – XVIII гасырга карый. Аларның күбесе тасма һәм геральдик (чәчәк бәйләме) композицияләре рәвешендә төбәкнең чәчәк һәм үсемлекләр дөньясын чагылдыра.
«Кул эше осталары чәчәкләрне тормыш агачы мәгънәсендә кабул итәләр, – дип яза «Казан татарлары декоратив-гамәли сәнгате» тикшеренүе авторлары, – Шуның өчен бизәкнең һәр элементы – яфрак сызыклары, серкәч һәм спораларына кадәр – җентекләп эшләнә». Бу якын килү һәм композицион техникаларның күптөрлелеген аеруча намазлыкларны бизәүдә күреп була.