Булат Галеев һәм «Прометей» фәнни тикшеренүләр институты: Рәсәйдә хәзерге заман медиа сәнгатенә тәэсир иткән яктылык белән беренче сәнгати экспериментлар
Чиксез мәртәбә үзгәртергә мөмкин булган лазер проекцияләре тудыру
С Е Т А П (Мәскәү, Рәсәй)
Белоглазов ур., 62

Нокта

Контекст

Булат Галеев һәм «Прометей» фәнни тикшеренүләр институты: Рәсәйдә хәзерге заман медиа сәнгатенә тәэсир иткән яктылык белән беренче сәнгати экспериментлар.

Рәсәйнең медиа сәнгате башлангычында Булат Галеев тора. Ул – татарстанлы галим һәм рәссам, совет экспериментлар берләшмәсе «Прометей» фәнни тикшеренүләр институты әгъзасы. Аның эшен хәзер дәвам итүче Мәскәү С Е Т А П студиясе Әлмәттә санлы сәнгать, табигать һәм шәһәрнең визуаль кодын өйрәнүче лазер проекцияләре барлыкка китерде.

60 нчы еллар башында Казан авиация институтында «26а лабораториясе»нә нигез салына, соңрак аның исемен «Прометей» фәнни тикшеренү институтуы дип үзгәртәләр. Бу атама Александр Скрябинның поэмасы хөрмәтенә атала. Әлеге поэма – тарихта беренче яктылык партитурасы булган әсәр. «Прометей»га нигез салучылар Василий Кандинскийның абстракт идеяләреннән илһам алалар. Әлеге идеяләрне Анатолий Луначарский болай дип тәгъбир итә: «Төс-үзенчәлек музыкасы, буяулар симфониясе һәм гади көйләр аңлап башка сыйдырырлык, аеруча авазлар музыкасы белән кушылганда».
«Прометей» институтында тавышка лампаларның яктылыгын үзгәртеп җавап бирүче яктылык музыкасы җиһазлары уйлап табалар, СССРда беренче медиа инсталляцияләре ясыйлар, яктылык архитектурасы өлкәсендә экспериментлар үткәрәләр. Физика-математика факультетын тәмамлаган Булат Галеев фәнни тикшеренүләр институты төркеменә аның барлыкка килгән елларыннан үк кушыла һәм тиздән лабораториянең җитәкчесенә әверелә.

Булат Галеев (1940-2009) – физик, инженер, конструктор, илебезнең медиа сәнгатенә беренче булып юл салган кеше һәм сәнгать төрләре синтезы теориясе буенча белгеч.

Галеев актив рәвештә Көнбатыш рәссамнары һәм композиторлары, фәнни алгарыш һәм сәнгатьнең кайнар тарафдарлары Николя Шеффер, Франк Малина, Янис Ксенакис, Лев Термен һәм Стеларк белән язышкан. Ярты гасырлык эшчәнлеге дәвамында ул сәнгатьнең хәзерге юнәлеше медиа-артка йогынты ясаган берничә тарихи проектны тормышка ашырган. Мәсәлән, «Эт өрә тора, кәрван бара тора» инсталляциясе – зур экранда Равельның «Болеро» музыкасына компьютерда төшерелгән дөя салмак кына атлый, ә экран астында өреп торучы этне күрсәтә торган телевизор урнаштырылган була.

Тагын бер тарихи хезмәт – «Кеше-машина» автоматлаштырылган системасы: системаның гадәти эше вакытында экранда яктылык һәм музыкадан торучы рәсем күрсәтелә, ә токарлык барлыкка килгәндә рәсем кысрыклап чыгарыла. «Нәфис кыңгырау тавышы» җайланмасы Казан Кремле чаң манарасы диварларын кыңгырау тавышының көченә бәйле рәвештә яктырта.
Булат Галеевның фотосурәте.
Булат Галеев «Кристалл» яктылык-музыка җайланмасын эшләтү вакытында, 1964 нче ел.
«Калейдофон» проекция ясаучы яктылык-музыка җайланмасы, 1982 нче ел.

Процесс

Сәнгать объектының формасы: лазер медиа инсталляциясе
Юнәлеш: медиа-арт
Алым: лазер проекциясе, видеомэппинг, генератив проекция
Кулланылган материал: лазерлар

Мәскәү төркеме Әлмәттә 2 нче санлы Әлмәт җылылык челтәрләре бинасында режиссерланган яктылык проекциясе кора. Казан бинасы әйләнәсе тышында урнашкан җиде лазер аның диварларында биш күренешне күрсәтә: табигать, энергия, санлы сәнгать, җирле визуаль код һәм иҗади берләшмәнең мирасы. Күренешләр үзеннән-үзе алышына һәм төнлә күрсәтелә.

Сәнгать объектының мәгънәсе аның исеменә яшерелгән. Татар теленә гарәп теленнән кергән «нокта» – ул төртке, урын. Фәлсәфәдә «нокта» – уйлап һәм күреп беленгәннең кисешүе, башы һәм азагы. Планета картасында «нокта» – үзгә визуаль код һәм мәдәнияткә ия урын. Яссылык пространствосында нокта – барлык геометрик фигура нигезендә ятучы абстракт объект. Әлеге сүзнең бөтен мәгънәләре турында уйлап С Е Т А П иҗади төркеме рәссамы Павел Змунчила шулай дип аңлата: «Лазер нуры – ул шул ук нокта, фәкать пространствода зур тизлек белән хәрәкәт итүче нокта. Һәм ул хәрәкәтнең нәтиҗәсен без катлаулы геометрия рәсеме итеп кабул итәбез, нәкъ лазер инсталляциясендә күргән кебек». Бик күп абстракт объект-нокталардан торучы лазер проекциясе әйләнә-тирәне, аның визуаль мәдәниятен һәм физик торышын сәнгати уйлап аңлауның символик башлангычына әверелә.
Лазерның эше, Әлмәт, 2019 нчы ел.
Лазерларны урнаштыру, Әлмәт, 2019 нчы ел.

Моннан тыш «Нокта» лазер проекциясе инде диварларында башка бер сәнгать әсәре – Артем Стефановның «Нефть барлыкка килү теорияләре» муралы булган 2 нче санлы Әлмәт җылылык челтәрләре бинасына төшә. Бу инсталляциягә тагын бер мәгънә өсти: нефть Әлмәтнең шәһәр буларак үсүе башланган символик ноктага әверелә.

Эшнең үзенчәлекләреннән берсе – казан бинасын чолгап алган проекциянең өзлексез булуы. «Безгә күп нәрсәне беренче мәртәбә башкарырга туры килде: мондый зур мәйданда эшләү, проекцияләрне тоташтыру, - дип исенә төшерә Павел. – Эш шунда – бер прибор рәсемне шул ук вакытны диварның һәм торбаның өлешенә һәм тагын берничә объектка проекцияли, аларның һәркайсының исә үз геометриясе бар. Дөньяда мондый проектларга алынучы сирәк. Ә Рәсәйдә гомумән алынмыйлар да дип беләм».

Лазер проекцияләренең бөтен сериясе 12 минут бара һәм аларның беренчесе 2 нче санлы җылылык челтәрләре бинасының контурын «сыза». Икенчесе гүя бинаны урталай ярып казанның эч төзелешен күрсәтә. Шул ук вакытны рәссам футуристик төсләрне дә, әлеге урында яшәүчеләргә якын төсләрне дә куллана. Мәсәлән, кызыл һәм яшел – Татарстан Республикасы милли байрагы төсләре. Өченче күенеш тулысы белән генератив графика техникасында, ягъни бизәкләрне беркайчан кабатламаучы математика алгоритмы тарафыннан төзелгән. Әсәрнең бу өлеше тулысы белән компьтер кодына буйсына һәм яңа технологияләрнең дөньябыздагы роле мәсьәләсен күтәрә. Дүртенче күренештә Әлмәтнең визуаль коды - традицион татар үсемлек бизәкләре – чагылыш таба. Соңгы күренеш – видеомэппинг. Аның дәвамында өч үлчәмле проекцияләр Артем Стефановның муралы өстенә төшеп аның контурларын сызып чыга.

Эш турында кызыклы фактлар:

Эшнең монтажы 2 атна барды.
2 нче санлы җылылык челтәрләре бинасындагы проекцияләрнең эзлеклелеген 7 лазер барлыкка китерә.
Бинага 5 күренешнең проекциясе төшә.
Лазер-яктылык инсталляциясе 12 минут дәвам итә.

Автор

Павел Змунчила С Е Т А П студиясен Дмитрий Знаменский һәм Степан Новиков белән бергә 2018 нче елда оештыра. Аның әгъзалары яктылык дизайны белән шөгыльләнә һәм технологик сәнгать өлкәсендә эшли, һәрвакыт яктылык һәм тавыш арасында яңа бәйләнешләр эзли, иң яңа визуаль программлау мөмкинлекләрен өйрәнәләр. С Е Т А П үзенә төп максат итеп кешене әйләндереп алган мохитне физик кабул итүне көчәйтә алучы инсталляция һәм мультимедиа эшләре ясауны куя.

Төркем Максим Диденконың «Норма» спектаклендә яктылык һәм махсус визуаль эчтәлек белән эшли, 2019 нчы елда Үзәк манежда узган «Монда һәм хәзер» күргәзмәсендә катнаша, Signal һәм Alfa Future People фестивальләре өчен инсталляцияләр ясый, Мәскәүдәге Mutabor сәнгать пространствосында узучы күпсанлы чараларны сәнгати бизәүдә катнаша.
Alfa Future People фестиваленең төп сәхнәсе, Түбән Новгород, 2019 нчы ел.
«Нокта», Әлмәт, 2019 нчы ел.

Адрес

«Нокта» картада
Бөтен объектлар картада
Электрон хатларга языл һәм проект турында яңалыкларны һәм үтәчәк чара анонсларын беренче булып бел.
КОНТАКТЛАР
Бу форма ярдәмендә мәгълүмат биреп сез шәхси мәгълүмат эшкәртү лицензион килешү шартларын кабул итәсез.
© 2020 Стрит-артны өйрәнү Институты
Сайтны ясау: Gonzo Design