Радиолярияләр

Һәйкәл композициясе нигезендә – нефть ятмасы барлыкка килүгә катнашы булган борынгы микроорганизм образлары
Нефть чыгару тарихы белән бәйле сәнгать объекты Нефть югары мәктәбенең яңа кампусы җирлегендәурнашкан
Сергей Соболев (Мәскәү)
Совет урамы, 212

Контекст

Кайгырту – «Алтын алмалар турында әкиятләр» паблик-арт программасының йомгаклау сезоны темасы.Кайгырту төрлечә чагыла: үзең һәм якыннарың, тышкы дөнья белән сыйфатлы диалог, бездән соң нәрсә калачагы һәм алга таба яшәячәк кешеләр турында кайгырту. «Алтын алмалар турында әкиятләр» төркеме Әлмәттә әлеге мотивлар һәм эшләргә салынган билгеле бер мәгънә һәм кыйммәтләрне калдырырга, барлык эшләнгән эшне шәһәрлеләргә метафора рәвешендә тапшырырга тели.

Рәссам Сергей Соболев ясаган «Радиолярияләр» сәнгать объекты нефть чыгару тарихына һәм Татарстанның уникаль геологик ландшафтына сылтама ясый. Скульптура композициясе нигезендә – борынгы диңгез чорындагы микроорганизмнар – радиолярия скелетлары. Аларның органик өлеше сапропель – күп гасырлык сулык төбе катламнары – составына кергән, алардан шул исәптән нефть барлыкка килгән.

Радиолярия калдыклары безнең көннәргә кадәр таш һәм панцирь рәвешендә килеп җиткән, алар туфрак эрозиясе хисабына җир өслегенә чыккан. Геологик эзләнү вакытында нәкъ менә шушы калдыклар буенча җир астында нефть булуын фаразларга мөмкин. Радиолярияләр әлегә кадәр Җирдә, башлыча, җылы диңгезләрдә һәм океаннарда яши. Бу бер күзәнәклеләрнең диаметры 1 миллиметрдан артмый. Аның каруы, Соболевның масштаблы һәйкәлләрендә аларның челтәрле скелетларының бөтен үзенчәлекләрен күрергә мөмкин. Фәндә радиолярияләрнең 10 меңгә якын төре билгеле.
Радиоляриянең күптөрлелеге. Чыганак: Биологик энциклопедия.

Процесс

Сәнгать объектының формасы: һәйкәл
Алым: микроскопка төшерелгән микроорганизм фотосурәтләре буенча 3D модельләштерү
Материал: фибробетон

Башта Сергей Соболевка нефть чыгару темасына сәнгать объекты булдыру бик үк җиңел булмады. Рәссам үз иҗатында гадәттә табигый формаларга тартыла. Күпләрнең аңында нефть – ул бик үк табигый нәрсә түгел кебек. Әмма бу шулай ук табигатьнең бер өлеше, һәм аның барлыкка килүенең геологик тарихы бар.

Автор өчен радиолярияләрне, бигрәк тә аларның форма төрлелеген өйрәнү гаҗәеп ачыш булды. Нәтиҗәдә, Соболевның сәнгать объекты борынгы микроорганизм скелетларының шактый төгәл, ләкин меңләгән тапкыр зурайтылган сурәте булып чыкты. Алар өчен материал итеп ташка охшаган ак фибробетон сайланды. Рәссам сүзләренчә, һәйкәлләр ясаганда иң авыры форма ясау булган. Ул бер тапкыр гына кулланылганлыктан, фибробетон салганда хаталар булмаска тиеш.
«Радиолярияләр»не ясау процессы.

«Радиолярияләр» һәйкәл композициясен Югары нефть мәктәбенең яңа кампусы җирлегендә урнаштырдылар. Хәзер хәтта сәнгать объектлары да уку йортының төп тематикасына яраша.

Автор

Рәссам-скульптор, дизайнер, архитектор һәм сәнгать теоретигы. Эшчәнлегенең төп юнәлеше – сәнгать объектлары һәм предмет дизайны булдыру. Сергей үзен форма, пространство, энергия һәм мәгълүмат белән эшләүче «метадизайнер» дип билгели.

Адрес

ПРОЕКТ ЯҢАЛЫКЛАРЫН ҺӘМ ЧАРА АНОНСЛАРЫН ҖИБӘРҮ
Төймәгә басып, шәхси мәгълүматларны эшкәртергә ризалык бирәм.
© 2023 Стрит-артны өйрәнү Институты
Сайтны ясау: Gonzo Design