– бу урам уены классик нард уены мотивлары буенча 3-13 катнашучы, #1 һәм #2 санлы ике виртуаль сөяк һәм очраклылык факторыннан төзелгән.

ӘЛМӘТ НАРД УЕНЫ

Алтын алмалар турында әкият
Татнефть
Институт исследования стрит-арта
Новь

Уен кагыйдәләре

• КАТНАШУЧЫЛАР
12 уйнаучы (яки аннан азрак җөп сан) ике тигез төркемгә бүленә: җирдәге бизәкләргә күрә «Көн» һәм «Төн». Уенчылар уен кырының читендә өчпочмакларда урнаша. Һәр уйнаучы үзенә 1 дән 6 га кадәр сан сайлый.

1 кеше уенны алып баручы була. Ул очраклы саннар генераторын эшләтеп җибәрә һәм уйнаучыларга кемнең һәм ничә адым ясарга тиешлеген әйтә. Төркемнәр чиратлап йөри: көн һәм төн.
• СӨЯКЛӘР
Хәрәкәт итәргә тиешле уйнаучының саны #1 сөяктә чыга. Бу – сул як генератордагы сан.

Һәр хәрәкәттә уйнаучы 1 дән 6 га кадәр адым ясый. Адым саны #2 сөяктәге сан ярдәмендә билгеләнә. Бу – уң як генератордагы сан.
• УЕН
Барлык уйнаучылары да каршы якка беренче чыгып җиткән төркем җиңүче була. Мөһим шарт – бер адымның озынлыгы 1,5 метрдан (куркынычсыз социаль ара ераклыгы) аз булмаска тиеш.
0
0
КӨН
Бу – очраклы саннар генераторы. Сөякләрне рәсемгә «тычкан»ның сул төймәсенә басып ташларга була.
ПРОЕКТ ЯҢАЛЫКЛАРЫН ҺӘМ ЧАРА АНОНСЛАРЫН ҖИБӘРҮ
Төймәгә басып, шәхси мәгълүматларны эшкәртергә ризалык бирәм.
© 2023 Стрит-артны өйрәнү Институты
Сайтны ясау: Gonzo Design