Табышмак

Татар халык мәдәниятен табышмаклардагы образлар аша өйрәнү
Урам сәнгатен
мультипликация белән
берләштерү
Даша Зорькина (Берлин,
Германия) һәм әлмәтлеләр
Гафиятуллин ур., 28б
Алтын алмалар турында әкият
Татнефть
Институт исследования стрит-арта
Новь
Объект әлмәтлеләр белән берлектә ясалды

Контекст

Татар халык мәдәнияте турында табышмаклар аша күпне белергә мөмкин. Берлинда яшәүче рәссам һәм мультипликатор Даша Зорькина халык авыз иҗатының нәкъ шушы төренә мөрәҗәгать иткән.

Мәкаль һәм әйтемнәрдән аермалы буларак, дөньяны күзаллау һәм әхлакый кыйммәтләрне чагылдыру ягыннан,табышмаклар, халыкның тирә-юне,көндәлек тормышындагы әйберләрне чагылдыра. Күләме ягыннан табышмаклар зур түгел,шуңа хәтердә бик тиз кала һәм буыннан –буынга тапшырыла. Бүген без бу образлар аша, үзбезне кызыксындырган этник кавемнең портретын күзаллый алабыз.
Фольклорчы Нәкый Исәнбәтнең беренче тапкыр 1970 нче елда басылып чыккан «Татар халык табышмаклары» җыентыгында ике меңгә якын башваткыч телгә алына. Аларның чишелеше татар халык мәдәниятенә хас образларда чагылыш таба. Татар халык авыз иҗатында табигать күренешләрен чагылдырганнары да шактый. Алар җир өслеген; тыныч,мул сулы елгалар һәм кечкенә инешләрне; урман һәм агачлыкларны; кыр һәм болыннарны сурәтли. Табигать күренешләре, кешегә таныш булган әйбер һәм куренешләрнең образлары аша яңадан аңлап төшенгәннән соң, гади, күңелгә якын, яхшы һәм хәтта самими булып тоела башлый.
Нәкый Исәнбәт «Татар халык табышмаклары» җыентыгы. Беренче тапкыр 1970 нче елда басылган.
«Табышмак» сериясеннән мураллар эскизы, 2019 нчы ел.

«Тирәк бер, унике ботак, һәрбер ботакта дүрт чыпчык, һәрбер чыпчыкка җиде яфрак, яфракның һәрбер ягы берсе ак, икенчесе кара». (Җавап: ел, ел фасыллары, атна көннәре, көн һәм төн).

Татарча табышмак

Процесс

Сәнгать объекты формасы: урам сәнгате әсәрләре сериясе, мультипликацион фильм
Стиль: заманча иллюстрация

«Табышмак – ул проект-авантюра. Шәһәргә мультипликатор китерәсе килде, әмма моны стрит-арт белән ничек бәйләргә икәне аңлашылмый иде. Һәм без сәнгатьнең бу ике төрен кушып карарга булдык: табышмакны мураллар ярдәмендә иллюстрацияләргә, ә чишелешен мультфильмга яшерелгән персонажлар аша җанландырырга».

Мураллар сериясен Берлинда яшәүче иллюстратор һәм мультипликатор Даша Зорькина эшләде. Барлык алты объект та Әлмәт шәһәренең 21 нче мәктәбе диварында ясалган. Кураторлар төркеменең уе буенча, тамашачы бер сурәттән икенчесенә күчә-күчә табышмакның җавабын эзли, ә аны бары бөтен серияне караганнан соң гына таба ала.

«Тамашачыны объектка ничек итеп визуаль җәлеп итәргә, алга таба тагын да кызыклырак булачагын күрсәтергә уйладык, – ди Екатерина Удалова. – Алар башта «Табышмак» сүзен күрә, аннан ишегалдына үтә һәм нәкъ менә шунда башваткыч башлана».
Әсәрнең визуаль стиле итеп иллюстратив графика юкка гына сайланмаган.Нәкъ менә ул мураллар сериясе белән әсәрнең икенче өлешен – җирле халык белән рәссам бергә әзерләгән мультипликацион фильмны бергә бәйли.

Даша Зорькина мультфильм төшерү идеясен атналык мультипликацион лаборатория вакытында уйлап таба һәм шәһәр халкы белән бергәләп төшерә, монтажлый. Әлеге воркшопларның ике катнашучысы – Дима Кузнецов һәм Полина Ефремова – ике персонаж: «Көн һәм Төн» рәсемен үзләре ясадылар һәм Дашаның кул астында аларны диварга күчерделәр. Бу эштә аларга лабораториянең икенче катнашучысы – Андрей Сурков ярдәм итте.

«Безнең мәктәптә лаборатория үткән җәйдә булды, – дип искә ала 21 нче мәктәп директоры Елена Төхфәтуллина. – Инде бер ел үтсә дә, балалар әле һаман «Табышмак»ны ис-кә ала, уйлана. Рәсем дәресләрендә еш кына ишегалдына чыгалар, муралларны үзләренчә аңлатырга тырышалар».

Эш турында кызыклы фактлар:

«Табышмак» сериясе 6 урам сәнгате объектыннан тора.
Мультипликацион лабораториядә 11 кеше катнашты.
Мультфильмны ясауга 7 көн вакыт китте.
Әлмәтнең 1 мәктәбе мураллар белән бизәлде.
Муралларны ясау, Әлмәт, 2019 нчы ел.
«Табышмак» мультфильмының рәсемле караламасы, Әлмәт, 2019 нчы ел.
«Табышмак» мультфильмы өчен Даша Зорькина лабораториясе кысаларында ясалган декорацияләр, Әлмәт, 2019 нчы ел.

Авторлар

Даша Зорькина – үзешчән рәссам. Бала чагы Ерак Көнчыгышта уза, тиздән ул Санкт-Петербург шәһәренә күченә һәм «Упсала-Цирк» белән эшли башлый. 2014 нче елдан башлап ул Берлиндагы Kiez-Lab шәхси студиясендә балаларга мультипликация серләрен өйрәтә. Бүгенге көндә Берлинда яши.

«Университетта мин рәсем сәнгате бүлегендә укыдым, әмма уку йортын ташладым. Бу миңа күп сәяхәт итәргә мөмкинлек бирде», – дип искә ала рәссам .Даша төрле шәһәрләрдә булганда, урамда еш йөрергә ярата һәм үзенә ошаган кешеләрнең сурәтен ясый. Анимацион кинога булган ихлас мәхәббәте рәссамның иҗади стилен билгели. Әби-бабайлар,чәчләрен төрле төсләргә буяган панклар, төрле кызык табып йөрүче яшьләр һәм шәһәр гүзәлләренең карикатур образлары шулай итеп аның мульт-чынбарлыгына әйләнә.
«Табышмак» мультфильмын төшерү, Әлмәт, 2019 нчы ел.
Даша Зорькина лабораториясе кысаларында иҗат ителгән яңа муралларны ясау, Әлмәт, 2019 нчы ел.

Давид Лаптев
Айшә Зәкиуллина
Яна Майорова
Света Майорова
Руфинә Калимбетова
Диана Хәлимова
Полина Ефремова
Глеб Филиппов
Дима Кузнецов
Алексей

Адрес

ПРОЕКТ ЯҢАЛЫКЛАРЫН ҺӘМ ЧАРА АНОНСЛАРЫН ҖИБӘРҮ
Төймәгә басып, шәхси мәгълүматларны эшкәртергә ризалык бирәм.
© 2023 Стрит-артны өйрәнү Институты
Сайтны ясау: Gonzo Design