Әкәм-төкәм

Объект әлмәтлеләр белән берлектә ясалды
Табигать белән шәһәр арасындагы күпер
Җирле кешеләрнең рәссам белән бергә тал чыбыгыннан һәйкәл ясавы
Кристина Евстигнеева (Калининград, Рәсәй) һәм әлмәтлеләр
Тельман ур., 51
Алтын алмалар турында әкият
Татнефть
Институт исследования стрит-арта
Новь

Контекст

Тал чыбыгыннан үреп ясалган әкәм-төкәм – табигать һәм шәһәр арасындагы күпер.

Лэнд-арт объектлары еш кына табигый материаллардан ясала. Шуңа күрә алар урман-кыр кебек табигый киңлекләрдә дә, шәһәр паркында да ясалма булып күренми. «Әкәм-төкәм» тал чыбыгыннан ясалган һәм аның үзенчәлеге статик булмауда. Һәйкәл ясалгач та ачык яшел төстә була, аннары кояш һәм яңгыр тәэсирендә төсен сары, коңгырт, сорыга үзгәртә. Димәк, табигать объектның тышкы күренешенә өлеш кертә.
Николай Полисскийның «Кара каргалар кайтты» проекты, 2008 (фото polissky.ru сайтыннан алынды).

Тал чыбыгыннан беренче сәнгать объектын рәссам Кристина Евстигнеева 2016 елда «Курши сайлыгы» Милли паркында «Трактование» конкурсы кысаларында ясый. Моңа кадәр Кристина табигый материал белән эшләгән инде, ул кече архитектура формалары булдырган. Үзенең конкурс проекты өчен ул Калининград өлкәсендә үсүче тал чыбыгын алган. Объект өчен поши – милли паркта яшәүче иң эре хайван образы сайлап алынган.

2021 елда рәссам Калининград өлкә балалар һәм яшүсмерләр экология, туган якны өйрәнү һәм туризм үзәге өчен әкәм-төкәм һәйкәлләре сериясен ясый.
Калининград өлкәсенең балалар һәм яшүсмерләр экология, туган якны өйрәнү һәм туризм үзәге өчен әкәм-төкәм һәйкәлләре сериясе.

Процесс

Сәнгать объектының формасы: һәйкәл
Алым: металл каркас өстеннән үрү
Кулланылган материал: тал чыбыгы

Кайгырту – «Алтын алмалар турында әкиятләр» паблик-арт программасы соңгы сезонының темасы. Якыннарың һәм үзең турында кайгырту, тышкы дөнья белән диалог, бездән соң нәрсә калачагы турында кайгырту. Бу – паблик-арт программының әлеге сезонына хас мотив кына түгел, ә проект дәвам иткән 5 ел буена кураторлар, рәссамнар һәм аңа катнашы булган барча кеше салган мәгънә дә. 2022 нче елда без бары тик моны ассызыкладык кына. «Шәһәр белән диалог» юнәлеше кысаларында Әлмәт ишегалларында осталык дәресләре үтте. Аларда шәһәрлеләр рәссамнар һәм башка белгечләр белән берлектә сәнгать объектлары барлыкка китерде.
Әлмәт районында тал чыбыгы җыю.

Җәйге өч көн, 19-21 нче август дәвамында Әлмәттә яшәүчеләр рәссам һәм архитектор Кристина Евстигнеева җитәкчелегендә яңа сәнгать объекты ясадылар. Мастер-класс барышында барысы да яңа техника – тал чыбыгыннан үрү - белән танышты. Катнашучылар Әлмәт районы сулыклары буенда тал чыбыгы җыйды, аны чистартты һәм әкәм-төкәм үрделәр. Ул хәзер Тельман урамындагы 51 нче йорт фасадында яши.

Автор

Кристина 2016 елда тал чыбыгыннан үрү техникасы белән эшли башлый. Аның һәйкәлләре Калининград өлкәсе паркларын – «Курши сайлыгы» Милли паркын һәм Кёнигсберг университетының элекке паркын (хәзер Калининград өлкә балалар һәм яшьләр экология, туган якны өйрәнү һәм туризм үзәге) бизи. Беренче паркта – тал чыбыгыннан ясалган поши, кыр кәҗәсе, түлән, төлке, кабан дуңгызы һәм лачын сыннары, икенчесендә – өч әкәм-төкәм урын тапкан.

Адрес

ПРОЕКТ ЯҢАЛЫКЛАРЫН ҺӘМ ЧАРА АНОНСЛАРЫН ҖИБӘРҮ
Төймәгә басып, шәхси мәгълүматларны эшкәртергә ризалык бирәм.
© 2023 Стрит-артны өйрәнү Институты
Сайтны ясау: Gonzo Design