Кояш Факелы

Фотография COLIBRI MEDIA (Әлмәт ш.) иҗади төркеменеке
Әлмәтнең сәнәгать символы – газ факелын визуаль күрсәтү
Күзәтү мәйданчыгы һәм обсерватория вазифасын башкаручы инсталляция барлыкка китерү
Виктор Поляков (Мәскәү, Рәсәй)
Белоглазов ур., 62
Алтын алмалар турында әкият
Татнефть
Институт исследования стрит-арта
Новь

Контекст

Янып торучы газ факеллары совет чоры Әлмәте символы гына түгел, ә аның төбәк культурасының бер өлешенә дә әверелде.

Факеллар яки «газ шәмнәре» Әлмәттәге масштаблы нефть чыгару башлангычын символлаштыра. Аларны бүленеп чыккан газны яндыру өчен куйганнар. Әлеге газның артык күп булуы басымның кинәт артуына һәм нефтьсаклагычның шартлавына китерә ала.

1950 нче елларда факеллар шәһәр пейзажының мөһим визуаль һәм Әлмәт төбәк культурасының бер өлешенә әверелә. Нефть чыгаруда эшләгән хатын-кызлар хәзерге инсталляциядән ерак түгел янып торучы факеллар урнашкан булуын еш искә төшерә. Алар урамны шулай яктырткан ки, биюгә барырга да куркыныч булмаган. Ул «шәмнәр» астында ашлык киптергәннәр, аларның яктылыгы исә «төнлә китап укырлык» булган.
Әлмәт үзәге, 1960-1970 нчы еллар.
«Кояш факелы» урнаштырылган сквер, Әлмәт, 2019 нчы ел.

«Синең баракларны тик ишетеп
Белгәннәрдән түгелмен,
Тормыш акты үз җаена китеп,
Зур шәһәргә әверелдең.
Нефть вышкасы гөмбәләрдәй үсте,
Төн карасын факел-шәмнәр кисте».

Валентина Ларионованың «Яшем синең белән үлчәнешле...» шигыреннән өзек.
«Һәр атлаган адым – хатирә күк:
Монда Тукай проспекты җәелә...
Гүя ал яулык болгый торбадан –
Факел кайнар сәлам җибәрә».

Тамара Богинаның «Тагын таныш юлдан барам» шигыреннән өзек.
Синең баракларны тик ишетеп

Процесс

Сәнгать объектының формасы: медиа-инсталляция
Юнәлеш: медиа сәнгате
Алым: яктылык иллюзияләре, технологик сәнгать
Кулланылган материаллар: шомартып ялтыратылган корыч, градиент белән капланган корыч, светодиодлы элементлар.

Кояш факелы – Мәскәү рәссамы Виктор Поляков тарафыннан барлыкка китерелгән медиа инсталляциясе. Корыч конструкция эченә космик сигналларны укучы система корылган һәм ул әлеге сигналларга бәйле рәвештә яктылыгын үзгәртә.

Яктылык – Виктор Поляков хезмәтләрендә төп сәнгатьчә матурлык чарасы. Шунлыктан ул Әлмәттәге инсталляция өчен газ факелы образын сайлаган. Аның хезмәт әсәре шулай ук факелны халыкара акыл, ихтыяр һәм җиңүгә омтылыш символы буларак та чагылдыра. Объектта өченче мәгънә дә бар һәм ул рәссамның астрономия белән кызыксынуына бәйле. Кояш факелы дип кояш тапларын әйләндереп алучы якты өлешләрне атыйлар. «Әлеге зоналар артык якты түгел, әмма күпсанлы булулары аркасында алар Кояшның яктылыгын арттыра, – дип аңлата Поляков. – Факеллар – ул кояш активлыгының күзгә күренер күрсәткече».

Инсталляциянең интерактив өлеше дә бар: аның эченә корылган компьютер галәмдәге һава торышын (кояш җиле, тапларның саны һәм зурлыгы, корональ массаның атылышы) күзәтеп баручы Deep Space Climate Observatory аппаратыннан алынган мәгълүматны анализлый. Алынган параметрларга күрә «Кояш факелы»ның «ялкын таҗлары» тәүлегенә берничә мәртәбә үзгәрә: җемелди, көчлерәк яна яки тоныкланалар. «Бормалы баскычтан менгәндә сез яктылык агымы астына эләгәсез һәм бу кешеләрне әсир итә», - дип сөйли Поляков.

Инсталляция кояш активлыгы циклларын төгәл күрсәтә. Мәсәлән, ул 2020 елның 29 маенда кояшның ике тапкыр көчле итеп кабынып алуы турында хәбәр итте. «Кояшның торышы планетабыздагы күп процесларга йогынты ясый дип санала, – ди Поляков. – Бу җылылык режимы яки озон катламының калынлыгы гына түгел, ә сугыш яки иҗтимагый конфликтларга да кагыла».

Скульптура совет модернизмы стилендә ясалган, бу рәссамның кызыксынуларына аваздаш. «Галәмне буйсындыру кебек гомуми зур максатлар булмаганда модернизм кирәксез юнәлешкә әйләнә һәм Советлар Союзы ахырына таба юкка чыга диярлек, – ди Поляков. – Факел – нәкъ менә шул архитектура стиленә хөрмәт белән ясалган, мин аңа зур ихтирам белән карыйм».
Объектны урнаштыру, Әлмәт, 2019 нчы ел.
«Кояш факелы»ның эскизы.

Автор

Виктор Поляков Мәскәүдә туган, Журналистика һәм әдәби иҗат институтында белем алган, югары уку йортын тәмамлагач студиядә фотога төшерү һәм эксперимент фотографияләр ясау белән шөгыльләнә башлый. «Проектларны ясаганда мин теге яки бу рәвештә гадәти булмаган яктылык схемалары куллана, тамашачының кабул итүе белән эш итә һәм еш кына предметлы төшерү өчен әйберләрнең куелышы (set design) белән дә үзем шөгыльләнә идем,» – дип исенә төшерә рәссам. Поляковны һәрвакыт хәзерге заман сәнгате кызыксындыра, аның белән ул Аурупадагы төрле күргәзмәләрдә таныша: «Сәнгать әсәрләрен күп күрү миңа заманча сәнгать процессына кушылып китәргә ярдәм итте дип уйлыйм».

Үзенә юнәлгән эзләнүләр вакытында Поляков кинетик һәм яктылык инсталляцияләре белән шөгыльләнә башлый. Ярым үтә күренмәле һәм бер-берсеннән чагылган сегмент һәм көзгеләрдән ул масштаблы объктлар ясарга тотына. Бүгенге көндә Поляков Третьяков галереясы, Пушкин музее, Lexus, Swarovski ширкәтләре һәм башкалар белән хезмәттәшлек итә. Аның иҗат җимешләрен аукционда сатып алырга, вакытлыча күргәзмәдә яки Әлмәт урамнарының берсендә күрергә була.
«Кояш факелы», Әлмәт, 2020 нче ел.
Виктор Поляковның CUBED / UNCUBED инсталляциясе, Мәскәү, 2017 нче ел.

Адрес

ПРОЕКТ ЯҢАЛЫКЛАРЫН ҺӘМ ЧАРА АНОНСЛАРЫН ҖИБӘРҮ
Төймәгә басып, шәхси мәгълүматларны эшкәртергә ризалык бирәм.
© 2023 Стрит-артны өйрәнү Институты
Сайтны ясау: Gonzo Design