Әкияттән өзек:
«Бераз вакыт узгач, җиде башлы аждаһа өй янына очып килеп җитә. Ул безнең егетне күреп ала да:
— Син монда нигә килдең? – дип ысылдый башлый
Егет:
— Синең белән сугышырга килдем! - җавап бирә.
— Монда синнән яхшырак батырлар да күп булды,- ди аждаһа,- мин аларның барысын да үтердем! Син дә исән калмаячаксың!
Аждаһа шушы сүзләрне әйтә дә егеткә ташлана. Җиде авызыннан да ут чыгарып, егетне яндыра, үткен тырнаклары белән аны өзеп ташларга тели. Тирә-юньдәге агачлар җиргә ава, яна башлый. Аждаһа егетне башыннан эләктереп алырга тели, тик егет сакланып кала. Егет аждаһаның яны белән борылганын көтеп тора да, кылычын болгап, өч башын берьюлы кисеп ата. Аждаһаның тагын да ныграк ачуы чыга. Ул ярсып югарыга күтәрелә дә, егеткә ташлана. Ә егет янә сакланып кала, кылычын җитез генә болгап, аждаһаның тагын өч башын кисеп ташлый.
Аждаһаның бер башы гына торып кала, ләкин көчсезләнми, егеткә ташлана да ташлана, менә-менә башын тешләп алыр кебек. Ә егетнең көче бетә башлый. Ул соңгы көчен җыеп, кылычын болгап җибәрә дә аждаһаның койрыгын кисеп ата. Егет аждаһа белән көрәшергә башка көче юк икәнен сизә һәм шунда ул ярдәмгә үзенең җәнлекләрен дәшә. Җәнлекләр йөгереп килеп җитәләр, шундук аждаһага ташланалар. Аю бер яктан умыра, бүре белән арыслан - икенче яктан, ә төлке белән куян арттан ярдәм итә. Аждаһаны вак кисәкләргә өзгәләп аталар».
«Алтын кош» әкияте