Ак ана бүре

Ак ана бүре – төркиләрнең легендар нәсел башы
Буровойда эшләүче беренче хатын-кызлар турында легенданы сурәтләү
DULK (Валенсия, Испания)
8 Март ур., 27

Контекст

Урманнар һәм төрки халыкларның яклаучы һәм саклаучысы ак бүре турындагы мифны аңлап төшенү.

Ак бүре, ак барс кебек үк, татарларның ата-бабаларының төп тотем хайваннарыннан берсе. Ул урманны саклаучы саналган һәм еш кына халык авыз иҗатында телгә алынган. Борынгы «Ак бүре» әкиятендә олуг Ханның хатынын урлаган өч башлы явыз Дию турында сүз бара. Сюжет буенча ханның ике олы улы әниләрен эзләп юлга чыга, әмма урман хуҗасы Ак бүредән аның фатыйхасын алырга оныталар һәм ул аларны ташка әйләндерә. Алардан соң Дию белән көрәшкә ханның кече улы Тәгин китә һәм, егет, дәү кошлар һәм гыйфрит кыяфәтенә кергән Ак бүре ярдәме белән, Ханбикәне һәм башка тоткыннарны иреккә чыгара һәм Диюне үтерә.

Шәрыкъ белгече Владимир Гордлевский фикеренчә, изге бүре турында риваятьләрне иске Аурупа буенча нәкъ менә төрки кабиләләр тараткан. Бүз (кайбер чыганакларда ак һәм күк) бүре легендаларның берсе буенча Угыз хан – төркиләрнең бабасы – нәселенә нигез салган. Изге хайван татарларның хәзерге халык авыз иҗаты традицияләрендә дә искә алына: зур уңышка ирешкән кеше турында «бүресе улый» диләр, бүре улавы исә алдагы имин көннәр хәбәре булып санала.
Ак бүре турындагы легенда Әлмәт халкында да бар. Беренче нефть чыгаручылар яшь кызлар була, алар 1943 елда, ир-атлар фронтта вакытта, эшлиләр. Нефть чыга торган урынга юл, кешеләргә бүреләр еш хөҗүм итә торган куе урман аша уза. Әлмәт авылы аналары, кызларының калдыкларын танырга җиңелрәк булсын дип, аларның галошларына төсле тасмалар үрә торган булган. «Бүреләр әйләндереп алганда без, кулларыбызга факеллар тотып, урман аша кайтып килә идек, - дип исенә төшерә нефть чыгаручы кызлардан берсе. – Бер-беребезгә арка терәп бастык. Факелларыбыз янып бетә башлады. Көтмәгәндә урман куесыннан әкрен генә ак ана бүре чыкты. Аны күреп бүтән бүреләр кисәк тынып калды һәм борылып бергәләшеп кире урман куесына кереп киттеләр».
Хәмзә Шәриповның «Бабалар авазы» рәсеме, 2001 ел.

Әкияттәге ак бүре,
Ул безнең якта гына,
Ак бәхетләр алып килсен
Ул кирәк чакта гына.
Безнең якта күңелләрнең
Изге төре, ак төре.
Ак бәхетләр алып кил син
Әй, Ак бүре, Ак бүре.
Безнең якта җырлы урман,
Керсәң, җырлата торган,
Оҗмах кошлары сайрыйдыр,
Яңгырап тора җырдан.
Авылымның гүзәллеге
Әкияттән ким түгел,
Әллә шуңа, әллә шуңа
Яратмый мөмкин түгел.
Изге сулы чишмә ага
Авылым уртасыннан,
Бер генә авыз итсәң дә,
Бәхетләр арта сыман.
Безнең якта күңелләрнең
Изге төре, ак төре.
Ак бәхетләр алып килче
Әй, Ак бүре, Ак бүре.

«Ак бүре» татар халык җыры
Әкияттәге ак бүре,
Ул безнең якта гына,
Ак бәхетләр алып килсен
Ул кирәк чакта гына.
Безнең якта күңелләрнең
Изге төре, ак төре.
Ак бәхетләр алып кил син
Әй, Ак бүре, Ак бүре.
Безнең якта җырлы урман,
Керсәң, җырлата торган,
Оҗмах кошлары сайрыйдыр,
Яңгырап тора җырдан.
Авылымның гүзәллеге
Әкияттән ким түгел,
Әллә шуңа, әллә шуңа
Яратмый мөмкин түгел.
Изге сулы чишмә ага
Авылым уртасыннан,
Бер генә авыз итсәң дә,
Бәхетләр арта сыман.
Безнең якта күңелләрнең
Изге төре, ак төре.
Ак бәхетләр алып килче
Әй, Ак бүре, Ак бүре.

«Ак бүре» татар халык җыры

Процесс

Сәнгать объектының формасы: мурал
Стиль: поп-сюрреализм
Алым: анимализм
Кулланылган материал: акрил буяу-спрей, фасад буявы

Итал. mural – дивар

Бина фасадында, тәрәзәсез диварында яки шәһәрнең башка архитектура объектында мәһабәт дивар рәсеме.
Испан рәссамының эше нигезендә нефть чыгаручы кызларны коткарган ак ана бүре турында Әлмәт легендасы ята. DULK`ның стиле анималистика алымына нигезләнеп төзелгән, һәм бу юлы ул катнашучыларны кошлар рәвешендә тасвирлый. «Бала чагымда әтием кошлар үрчетә иде, һәм без аларны бергәләшеп карый идек», – дип сөйли рәссам. Персонажларны кош кыяфәтендә сурәтләү – каталонияле рәссам иҗатында кабатланучы мотив.

Эшкә әзерлек вакытында кураторлар төркеме DULK`ка Әлмәт территориясендә яшәүче кошларның сурәтләрен җибәрә. Ул фотографияләрнең авторы – лаелы ялга чыккач кошларны күзәтү белән мавыга башлаган элекке нефтьче Шамил Сибгатуллин. Фотосурәтләрнең күбесен Шамил әфәнде Зәй елгасына якын урыннарда төшергән, аның сүзләренчә, бу тирәдә кошларның 150 гә якын төрен очратып була.

Муралда рәссам сыерчык ояларыннан очып чыгып кызыл ябалдашлы агачларның ботакларына утырган өч кошны сурәтләгән. Ана бүре сыерчык ояларын ыру башы һәм саклаучы буларак кочаклый. DULK эре хайваннарны һәрвакыт, картадагы ноктаны хәтерләтүче тамгалы итеп сурәтли. «Ак ана бүре» очрагында әлеге тамга хайванның ялында урнашкан.

Сыерчык ояларын сурәтләү идеясе DULK`ка, төсле түбәле һәм түбә астында традицион татар бизәкле агач йортар төшерелгән Әлмәт авылы фотографияләрен күргәч килә. Агач ябалдашларына кушылган кызыл болытлар, нефть чыгаручы кызлар урман буйлап кулларына тотып йөргән факелларны символлаштыра. Рәсемнең сул өлешендә җирдән күтәрелүче ак төтен – өстендә шәһәр барлыкка килгән нефть һәм газ ятмаларын белдерә һәм муралның аскы өлешеннән үтүче газ торбасы белән кызык кына рифмалаша.
Мурал өстендә эш, 2019 ел.
Шамил Сибгатуллин объективында урман чыпчыгы.
Әлмәт авылы урамы.

Автор

Антонио Сегура Донат (DULK) Валенсиядә 1983 елда туган. Өйдә булган иске энцияклопедиядәге иллюстрацияләрне күчереп ясап бала чагында ук рәсем төшерә башлый. «Унтугыз яшемдә Валенсия университетында икътисадны өйрәнә башладым, әмма бөтен дәфтәрләрем рәсем белән тулган була иде, – дип исенә төшерә рәссам. – Бер вакытны дустым, үземне урам сәнгатендә сынап карау теләгем бармы дип кызыксынды». Шул ук дусты Антониога DULK тәхәллүсен кулланырга тәкъдим итә: аларның вафат булган уртак танышлары – каталонияле рәссамның - исеме шундый була. «Миңа бу яхшы фикер булып тоелды, – ди DULK. – Бу рәвешле аның рухын шатландырырбыз дип уйладым». Тиздән рәссам университетны ташлый һәм Валенсия сәнгать һәм дизайн югары мәктәбенә укырга кереп иллюстрация нигезләрен һәм график дизайнны өйрәнә башлый.

«Шуннан бирле мин мөстәкыйль рәссам буларак эшлим, – ди DULK. – Студиядә дә, урамда да сәнгать әсәрләре тудырам. Урам сәнгатенең потенциалы гаять зур. Бу эшләрне күп санлы һәм төрле кеше күрә ала, музейда сакланучы сәнгать әсәрләре исә еш кына җәмгыятьнең чикле катламына гына барып ирешә».

Испанияле рәссамның иҗади алымы нигезендәге төп мотивлардан берсе – хайваннарны табигать катаклизмы шартларында сурәтләү. Мәсәлән, Майамидагы Art Basel ярминкәсе кысаларында 2016 елда ясалган «Күченү» муралында, суык циклон килү сәбәпле Флоридага очып китеп баручы фламинголар сурәтләнгән.

DULK`ның бүтән эшләрен музей һәм шәхси күргәзмәләрендә дә, урамнарда да күреп була. Каталонияле рәссам эшләгән шәһәрләр арасында Краков («Вавель аждаһасы», 2016), Лас-Вегас («Аюны кыйнау», 2018), Шанхай («Трубадурлар», 2018), Уэйлуку («Мирас», 2019), Әлмәт һәм башка шәһәрләр бар.
DULK үзенең төркеме белән мурал өстендә эшли, 2019 ел.
Майамидагы Art Basel ярминкәсе кысаларында ясалган «Күченү» муралы, 2016 ел.

Адрес

ПРОЕКТ ЯҢАЛЫКЛАРЫН ҺӘМ ЧАРА АНОНСЛАРЫН ҖИБӘРҮ
Төймәгә басып, шәхси мәгълүматларны эшкәртергә ризалык бирәм.
© 2023 Стрит-артны өйрәнү Институты
Сайтны ясау: Gonzo Design