Нефть барлыкка килү теорияләре

Нефть каян килеп чыккан
Рәссамның нефть барлыкка килүе турында күзаллаулары
Артём Стефанов (Мәскәү)
Белоглазов урамы, 62 йорт

Контекст

Әлеге хезмәткә нигез итеп нефтьның барлыкка килүе турындагы төрле фаразлар алынган. Аларда галәм хәрәкәтенең матурлыгын һәм кешелек дөньясына кадәр булып узган миллионлаган елларны күрергә мөмкин.

Җир катламында нефтьның каян барлыкка килүе турында кешеләр күптән уйлаганнар. 100 ел элек кебек үк бүгенге көндә дә фәндә нефьтның барлыкка килүе турында биотик фараз яши. Гади генә итеп әйткәндә, нефть – ул түбәндәге үзгәрешләрнең нәтиҗәсе: миллион еллар элек организмнар һәм үсемлекләр үлгәннәр, аларның калдыклары утырма тау токымнарының бер өлешенә әйләнеп барган, бу токымнарның катламы җир астына төшеп барган саен, нефть тәрәзәсе барлыкка килгән. Әлеге катламнар бик тирәнгә киткән, анда температура нефть барлыкка килә алырдай югары дәрәҗәдә, ләкин газга әвереләчәк кадәр артык та түгел.

Гадәттәгечә альтернатив караш авторлары төп фаразны шик астына куя. Шундый фаразларның берсе – нефть катламнарының төп өлеше тереклек барлыкка килгәнче, ягъни Җирнең галәм җисеме буларак формалашуы вакытында ясалган. Факторлары шул ук – басым һәм югары температураларның тәэсире, ә материалы – биологик юл белән барлыкка килмәгән органик кушылмалар, мәсәлән, метан. Хәзер әлеге нефть тирән катламнардан чыга, вариант буларак, күтәрелә торган газ фракцияләреннән конденсацияләү процессы вакытында.

Альтернатив фикер җанатарлары арасында нефть катламнары кыска вакыт эчендә торгызыла ала дип уйлаучылар да бар, ягъни алар фикеренчә, нефть чыганагы беркайчан да бетмиячәк. Ләкин инде бу – бөтенләй маргинал караш.

Материал туплау вакытында без 1940-50 нче елгы бораулаучыларның образлы, беркатлы күзаллаулары белән дә таныштык. Янәсе җир астында нефть елгалары ага, шунда ук нефть күлләре, диңгезләре дә бар икән.
ПАО «Татнефть» ААҖның баш геологы Хисамов Рәис Салих улы, 2019 ел.

Процесс

Арт-объект формасы: мурал
Алым: глитч, оптик иллюзия
Кулланыла торган материал: акрил буяу, пумала, аэрозоль

Итал. mural – дивар

Бина фасадында, тәрәзәсез диварында яки шәһәрнең башка архитектура объектында мәһабәт дивар рәсеме.
Артем Стефанов — Мәскәү рәссамы, индустриаль объектларда масштаблы хезмәтләрнең авторы. Антропологик тикшеренүләр вакытында, «Татнефть» җәмгыятенең баш геологы Рәис Салих улы Хисамов сөйләгәннәрен тыңлап, нефтьның барлыкка килү фаразларын яңача тәкъдим итә. Нефть барлыкка килү чорында борынгы Әлмәт шәһәре һәм аның тирәсендәге нефтьлы җирлекләр урынында борынгы океан төбе булган һәм борынгы балыклар, терлекләр яшәгән дигән фараз да әлеге эшкә бер чыганак булып тора.

Җир асты дөньясы, галәмнең беренчел матурлыгы, триболитлар һәм девон чорының башка сирәк тереклеге — болар барысы да Артем Стефанов әсәренә нигез итеп алынган. Девон чорына бәйле «девон» сүзе — Әлмәтлеләр өчен мөһим сүз, нефтьчылар телендә ул югары сыйфатлы нефтьны аңлата.

«Нефть барлыкка килү теорияләре» буенча эш, 2019 ел.

Автор

STFNV (әлеге рәссамның исемен гадәттә шулай дип язалар) – график дизайн һәм монументаль иҗат белән 2007 елдан бирле шөгыльләнә. Үзенең масштаблы муралларында ул тәкъдим ителгән пространствоны үзгәртә, оптик иллюзияләр, геометрик паттерннар һәм глитч-эффектлар куллана. Үз иҗатының төрле чорында Артем Zukclub арт-группасына кергән һәм индустриаль пространстволарда техно-рейв оештыручы Arma17 белән хезмәттәшлек иткән. 10 елдан артык вакыт эчендә ул 30 дан артык Россия һәм халыкара фестивальләрдә катнашкан.
Артёма Стефановның Stenograffia фестивалендәге эше. Екатеринбург, 2019 ел.

Адрес

ПРОЕКТ ЯҢАЛЫКЛАРЫН ҺӘМ ЧАРА АНОНСЛАРЫН ҖИБӘРҮ
Төймәгә басып, шәхси мәгълүматларны эшкәртергә ризалык бирәм.
© 2023 Стрит-артны өйрәнү Институты
Сайтны ясау: Gonzo Design