«Әткәйнең сүзләренә күрә, алтынчы бабасы Юлдаш бине Ишкәй, бик борынгы замандагы, Идел елгасының тау ягындагы зур мөселман авылы Шырданда туып үскән булган. Казан ханлыгы җиңелгәннән соң, көчләп чукындырудан куркып, Шырданда яшәүче мөселманнар төрле якларга күчеп китәргә мәҗбүр булганнар. Шулар исәбеннән Юлдаш бабасы, беркадәр авылдашлары һәм кардәшләре белән берлектә, мал-туарларын, йорт җиһазларын алып, атларга төялеп, туган-үскән илләрен, ата-бабаларының каберләрен калдырып Шырдан авылыннан чыгып киткәннәр. Матур җәй көннәрендә күп көннәр бергәләп күчеп барганнар, бер матур җиргә барып җиткәннәр. Ике елга бергә кушылган урында кара туфраклы чәчүлек җирләре, җиләк-җимешкә бай булган болыннары, кара урманнары булган җирләрне ошатып, шунда авыл корып торып калганнар. Яңа корылган авыл «Тәварихы Болгария» рисаләсендә искә алынган, Кичү елгасы буенда булган. Авылның исеме, нигез салучысына күрә күп еллар «Юлдаш авылы» дип аталган. Тора-бара Юлдаш исеме урынына, авылның корылган урынына карап, «Кичүчат» исеме кулланыла башлаган. Хәзерге көндә дә шул исемдә йөри».
Әсма Шәрәфнең «Әткәем турында истәлекләр»еннән өзек, Казан, 1999 нчы ел.