Үткәнгә портал ачу ысулы буларак истәлекле әйбеләрне яшергән урын һәм үскәндә үзеңдә баланы саклап калу
Һәркем үзе өчен ниндидер таныш әйбер табачак хәзинәләр тартмасы
Данила Shozy (Мәскәү, Рәсәй)
Ленин ур., 189
Алтын алмалар турында әкият
Татнефть
Институт исследования стрит-арта
Новь

Хәзинәләр тартмасы

Контекст

Эчке бала турында кайгырту, истәлекле әйберләр һәм үткәнгә портал – «Хәзинәләр тартмасы» шушылардан гыйбарәт.

Кайгырту – «Алтын алмалар турында әкиятләр»нең баш темасы булды, шул ук вакытта һәр рәссам үзенә кызыклы булган ракурсны сайлады. Мәсәлән, Данила Shozy эчке бала турында кайгыртуга игътибарын юнәлтеп «Хәзинәләр тартмасы» муралын ясады. Бу шәхси эш рәссамны үткәнгә кайтара, ә караучыга предметларны үзләренчә аңлатырга һәм үз хатирәләренә кире кайтырга тәкъдим итә.
Кечкенә фирәзә таш. Чхалта елгасының үрге башында, Абхазиядә табылды
Шешә. Мәскәүдәге Марк станциясендәге бет базарыннан алып кайтылган
Сәмәркандтан плитә. Әти-әни бүләге
Агач кулон өлеше. 6 яшь вакытта абыем ясап бүләк итте
Ике таш. Берсе абхаз Кара диңгезеннән, икенчесе онытылган
Совет заманы пыяла шарчыгы. Гади пыяла шарчык
Аммонит кыйпылчыгы. Адыгея Республикасыннан алып кайтылды
Альт өчен мундштук. 2007 нче елгы металл артефакт
Соры таш. Сочига сәяхәттән алып кайтылды
Канапе таякчыгы. Иптәше бүләк иткән, кулланылмаган
Дикобраз энәсе. Балачактан тагын бер артефакт
Зур бирдекель. Бельгия сәяхәтеннән алып кайтылган
Металл уенчык машина. Балачактан Совет заманы уенчыгы
Алтын торба. Проект кураторы Анна Ветошкина идеясе
Совет заманы «көбә» акча янчыгы. Балачактан металл артефакт
Муралның интерактив картасы

Процесс

Сәнгать объектының формасы: мурал
Стиль: гиперреализм
Алым: «тромплёй» техникасында ясалган мурал
Кулланылган материал: аэрозоль балоннар

Итал. mural – дивар

Бина фасадында, тәрәзәсез диварында яки шәһәрнең башка архитектура объектында мәһабәт дивар рәсеме.
Рәссам муралны кулдашы белән бергә бер атна эчендә ясады. Әлеге эш «тромплёй» (французчадан trompe-l'œil – «алдакчы күз», «ялган күрүчәнлек») техникасында ясалган. Бу – Данилага хас алым, аның рәсем һәм муралларында объектлар мөмкин кадәр җентекле һәм чынга якын итеп, шул ук вакытта караучыны алдап һәм физика законнарын бозып тасвирлана.
Данила Shozy һәм аның кулдашы Aste эш вакытында, 2022 нче елның җәе. Эш тулаем аэрозоль баллоннар белән ясалган.
«Хәзинәләр тартмасы» шәхсән рәссам өчен мөһим булган тарихны аңлатучы артефактларны сурәтли. Тартмада иске пыяла шешә, туганы кисеп эшләгән кулон, Шри-Ланкадан алып кайтылган дикобраз энәсе, Адыгеядән аммонит кисәге һәм Сәмәркандта гыйбадәтханәне матурлауда кулланылган плитә өлешен күреп була.

Автор

Данила Shozy – халыкара дәрәҗәдә танылган урам рәссамы. Аның муралларын Шарҗә (БГӘ), Террачина (Италия), Мәскәү һәм Берлинда табарга мөмкин. Данила оптик иллюзия элементлары булган гиперреалистик мураллар тудыра. Рәссамның стиле, аның төп сәнгать образы – кысылган пластик материя – кебек үк, аның визит карточкасына әйләнде.

Shozy эшләрендә йортларга яңа абстракт формалар һәм янкормалар өстәлә, ә диварлардан куллар һәм велосипедлар чыга. Рәссам Россиядән читтә 3D-иллюзияләре белән яхшы танылды – Данила эшләре Ауропа галереяләрендә куелган һәм бөтен дөнья буйлап күргәзмәләрдә катнаша.
Shozy эшләре дөньяның төрле шәһәрләрендә.

Адрес

ПРОЕКТ ЯҢАЛЫКЛАРЫН ҺӘМ ЧАРА АНОНСЛАРЫН ҖИБӘРҮ
Төймәгә басып, шәхси мәгълүматларны эшкәртергә ризалык бирәм.
© 2023 Стрит-артны өйрәнү Институты
Сайтны ясау: Gonzo Design