Галәм

Объект әлмәтлеләр белән берлектә ясалды
Татар мәдәниятендә хатын-кыз һәм кул эшенең роле
Рәссам белән бергә урам чигеше ясау
Катика (Цеглед, Маҗарстан) һәм әлмәтлеләр
Шевченко ур., 182
Алтын алмалар турында әкият
Татнефть
Институт исследования стрит-арта
Новь

Контекст

Ыргак белән бәйләү үрнәгендә татар мәдәниятендә кул эше традициясен күрсәтү.

Кул эшләреннән бәйләм бәйләү Татарстанда киң таралган. Борынгы һөнәр булуына карамастан, аның заманча укылышы да бар. Рәссам Катика Әлмәткә, гадәти ысул ярдәмендә заманча темага осталык дәресе үткәрергә килде.
Әлмәт ишегалдының берсен бизәүче бәйләп эшләнгән «Галәм» сәнгать объекты Катиканың «Чик артында» сериясенә керде.

Әлеге серия рәссамның галәмне һәм аның хатын-кызлык белән бәйләнешен аңлау үзенчәлеген сурәтли.
Катиканың «Чик артында» сериясенә кергән эшләре The Contemporary Art Modern Project Gallery (Майами, АКШ) күргәзмәсендә, 2021.
Әлмәт ишегалдының берсен бизәүче бәйләп эшләнгән «Галәм» сәнгать объекты Катиканың «Чик артында» сериясенә керде. Әлеге серия рәссамның галәмне һәм аның хатын-кызлык белән бәйләнешен аңлау үзенчәлеген сурәтли.
Катиканың «Чик артында» сериясенә кергән эшләре The Contemporary Art Modern Project Gallery (Майами, АКШ) күргәзмәсендә, 2021.

Процесс

Сәнгать объектының формасы: панно
Юнәлеш: урам бәйләве
Алым: ыргак ярдәмендә бәйләү
Кулланылган материал: йон һәм акрил җеп

Соңгы сезонның темасы төрле чагылышта кайгырту булды. Үзең һәм якыннарың турында кайгырту, тышкы дөнья белән сыйфатлы диалог турында кайгырту, бездән соң нәрсә калачагы һәм бездән соң яшәячәк кешеләр турында кайгырту. Бу – паблик-арт программасының әлеге сезонына хас мотив кына түгел, ә проект тәмамлангач төркемнең шәһәрдә калдырырга теләгән мәгънә һәм кыйммәтләре дә. «Алтын алмалар турында әкиятләр» паблик-арт программасының 2022 елгы соңгы сезонының «Шәһәр белән диалог» юнәлеше кысаларында осталык дәресләре үтте. Алар Әлмәт ишегалларында оештырылып, анда яшәүче кешеләр рәссамнар белән берлектә сәнгать объектлары барлыкка китерде.
2022 нче елның 13 нче августында «Бәйләүле ишегалды» осталык дәресе үтте. Аның дәвамында әлмәтлеләр рәссам Катика белән бергә урамда бәйләү техникасын үзләштерде һәм хәзер Шевченко урамы, 182 адресында урнашкан «Галәм» сәнгать объектын ясадылар. Эштән бүленгән арада осталык дәресенә катнашучылар гитарада уйнады, бавырсак белән чәй эчте һәм тәэсирләре турында сөйләштеләр.
Фотограф: Антон Selone
2022 нче елның 13 нче августында «Бәйләүле ишегалды» осталык дәресе үтте. Аның дәвамында әлмәтлеләр рәссам Катика белән бергә урамда бәйләү техникасын үзләштерде һәм хәзер Шевченко урамы, 182 адресында урнашкан «Галәм» сәнгать объектын ясадылар. Эштән бүленгән арада осталык дәресенә катнашучылар гитарада уйнады, бавырсак белән чәй эчте һәм тәэсирләре турында сөйләштеләр.
Фотограф: Антон Selone

Автор


Катика – текстиль буенча рәссам, чыгышы белән Маҗарстаннан. Ул башлыча ыргык белән бәйләү юнәлешендә эшли, кеше бәйлелеге темасын (Attachment, 2016; Kiss, 2018), шәхси һәм күмәк хәтер (Glitch-kulich, 2019; Grannie's Pixel: in Memory of Yuri Gagarin, the First Man in Space, 2019; Remembering Princess Diane, 2019, мәдәни символлар һәм аларның массакүләм мәдәнияткә йогынтысын өйрәнә (Bjork, 2018; Gaga, 2018).

Рәссамның Әлмәттә ясаган урам бәйләве 2000 елларда АКШта киң таралыш алган. Урам бәйләве – шул ук граффити кебек, тик бәйләп ясалган. Бу трендны башлаган Магда Сайегның Knitta исемле үз төркеме һәм үз тэглары – I Love Knitta язулы биркалар – булган. Катика үзенең урам практикасында төрле бәйләмнәр ясады: Эдвард Мункның «Кычкыру»ына һәм Ван Гогның «Йолдызлы төн»енә оммаж, Мәскәүдә ясалган зур күзләр һәм йөрәк һәм Birth. Fragments of the Face сериясе.

Адрес

ПРОЕКТ ЯҢАЛЫКЛАРЫН ҺӘМ ЧАРА АНОНСЛАРЫН ҖИБӘРҮ
Төймәгә басып, шәхси мәгълүматларны эшкәртергә ризалык бирәм.
© 2023 Стрит-артны өйрәнү Институты
Сайтны ясау: Gonzo Design