Исемсез

Петербурглы муралист нинди китаптан илһам алган?
Пар казаны резервуарларының диварларындагы традицион орнаментларга нәрсә булган?
Kreal/Ashesteen (Санкт-Петербург)
Белоглазов урамы, 62 йорт
Алтын алмалар турында әкият
Татнефть
Институт исследования стрит-арта
Новь

Контекст

Пар казаны диварларында Петербурглы Kreal татар сәнгатенә нигез салучы Фоат Вәлиевның «Татар халык орнаменты» җыентыгынан орнаментларны эшкәрткән.

From the Book's Appendix «Tatar Folk Ornamentation», 2002:

«Бу 1969 елда Казанда дөнья күргән Ф.Х. Вәлиевнең «Казан татарлары орнаменты» дигән монографиясенең тулыландырылган һәм эшләнеп беткән икенче басмасы. Икенче басмада беренче тапкыр Ф.Х. Вәлиев «Татар халык орнаменты» дигән мөстәкыйль альбомы өчен әзерләгән төрле төстәге һәм аклы-каралы кушымта рәвешендә эшләнелгән автор рәсемнәре тәкъдим ителгән. Альбом басылып чыга алмый һәм бары тик егерме елдан соң гына әлеге китапка иллюстрацияләнгән кушымта рәвешендә дөнья күрә. Шуңа күрә аны яңача атыйлар, моннан тыш, яңа тулыландырылган вариантта текстка кайбер төзәтмәләр кертелә, бизәлеше үзгәртелә.

Альбомдагы автор рәсемнәре- кушымта- турында берничә сүз. Аларда татар орнаментының иң яхшы үрнәкләрен чагылдырган декоратив сәнгатьнең төп төрләре: керамика, ташта уеп ясау, агачта уеп ясау, йортларны төрле төсләргә бизәү, бизәкле туку һәм бизәк ясау, чигү, алтын тегү, күн мозаикасы, зәркән сәнгате урын алган. Алар егерме елга якын Татарстан Республикасы территориясендә һәм аның белән чиктәш республикаларда, өлкәләрдә Ф. Х. Вәлиев тарафыннан җыелган экспедиция материалларының бер өлеше булып торалар. Рәсемнәр арасында сәнгатьнең аерым әсәрләре дә бар, шул исәптән урта гасыр чоры, ТР Милли музее, ТР Дәүләт сынлы сәнгать музее, Дәүләт тарих музее, Мәскәү Кремленең Корал палатасы, Рус музее, Россия халыклары этнографиясе музее фондларыннан. Альбомны әзерләгәндә шулай ук Чистай, Сарапул, Касыймов һәм башка шәһәр музейлары материаллары да файдаланылды».

Челтәр кәрнизе. Ефәк ленталар белән аппликация эшләү техникасы. XIX гасыр азагы.
XIII гасырда Җәмигъ мәчетенең уеп ясалган архитектур детальләр Болгар шәһәре. ТР ММ коллекциясе.

Процесс

Арт-объект формасы: мурал
Алым: абстракция
Кулланыла торган материал: аэрозоль

Итал. mural – дивар

Бина фасадында, тәрәзәсез диварында яки шәһәрнең башка архитектура объектында мәһабәт дивар рәсеме.
«АПТС (Әлмәт җылылык үзәге) пар казаны резервуарларында абстракт рәсем күрергә теләдек, шуңа күрә Санкт-Петербургтан Кирилл Krealны сайладык. Ул татар сәнгатенә нигез салучы Фоат Вәлиевның «Татар халык орнаменты» җыентыгыннан эшкәртелгән орнаментларны кулланды. Резервуар диварларына орнаментларны күчергән вакытта, Kreal үз эшләре өчен хас алым кулланды: төгәл, ритмик сурәтләр үз хәрәкәтсезлеген югалта һәм, өстенә сыек кара алтын- нефть түгелкән кебек, ага башлыйлар».
«Исемсез» эше тулы килеш, 2017 нче ел.

Автор

Kreal, Кирилл Ашестинның (хәзерге вакытта рәссам Ashesteen исеме белән эш итә), шәһәрләр диварларын беренче ел гына бизщми (берничә ел ул интернациональ граффити-TAD Crew командасын тәкъдим иткән). Хәзерге вакытта Nike, Bosco һәм башка зур брендлар белән актив хезмәттәшлек итә.
Interference series on wall.

Адрес

ПРОЕКТ ЯҢАЛЫКЛАРЫН ҺӘМ ЧАРА АНОНСЛАРЫН ҖИБӘРҮ
Төймәгә басып, шәхси мәгълүматларны эшкәртергә ризалык бирәм.
© 2023 Стрит-артны өйрәнү Институты
Сайтны ясау: Gonzo Design