Келәм

Автор: «11» архитектура бюросы
Форма: яктылык инсталляциясе
«11» архитектура бюросы төркеме хастаханә тәрәзәләре астында «Келәм» яктылык инсталляциясен һәм корыч чәчәкләрдән торган скульптура композициясен барлыкка китерде. Авыруларны кабул итү бүлегенә баручы һәркем һичшиксез сәнгать объекты яныннан узачак.
«Келәм» яктылык инсталляциясе тутыкмас корыч, светодиод тасма һәм Рабиц челтәреннән ясалган. Объект өчен идеяләр эзләгәндә архитектура бюросы төркеме татар фикер иясе Ризаэддин Фәхреддиннең Кичүчат авылындагы музей-йортында була. Музей директоры архитекторларга татар чигеше турында, аның буенча гаиләнең муллык дәрәҗәсен, ничә балалары булганлыгын һәм күп кенә башка әйберне белеп булганлыгын сөйли. Шуңа күрә «Келәм» инсталляциясен ясаганда авторлар чигешләрдәге чәчәк образларыннан илһам ала.

Караңгы вакытта «Келәм«нән хикмәтле чәчәк күләгәләре төшә һәм яктылык таплары чагыла. Бу рәвешле палата һәм эш бүлмәләреннән инсталляциягә караучылар өчен үзенә күрә бер тылсым барлыкка килә. Астан караганда да тәэсир көче кимеми: «Келәм» астына басып башыңны өскә күтәрергә һәм аның чәчәкле бизәге аша күренүче күккә карарга кирәк. Якында торучы генератор будкасын тутыкмас корыч белән әйләндереп алдылар. Хәзер ул инсталляциянең яктырып торучы өлешләрен, тәрәзәләрне, күкне һәм агачларны чагылдыра. Ялтырап һәм җемелдәп торучы будка – ул Әлмәт урынында күп гасырлар элек булган борынгы океанның суына аллюзия.
Ризаэддин Фәхреддиннең Кичүчат авылындагы музей-йортындагы традицион бизәкле чигеш.
«Келәм»дәге бизәк: фигуралар кысылган тутыкмас корычтан, светодиод тасмалар һәм Рабиц челтәреннән ясалган.

Югарыдан һәм хастаханә палата һәм эш бүлмәләреннән «Келәм» шушылай күренә.
ПРОЕКТ ЯҢАЛЫКЛАРЫН ҺӘМ ЧАРА АНОНСЛАРЫН ҖИБӘРҮ
Төймәгә басып, шәхси мәгълүматларны эшкәртергә ризалык бирәм.
© 2023 Стрит-артны өйрәнү Институты
Сайтны ясау: Gonzo Design