Ак зәгъфран чыдамлык, савыгу һәм яхшыга ышануны символлаштыра
Хастаханә тәрәзәсеннән күренүче сәнгать объекты һәм чәчәклек
Иван Ninety (Протвино), Игорь Сафиуллин (Мәскәү), «11» архитектура бюросы (Санкт-Петербург) һәм әлмәтлеләр
Төзүчеләр проспекты, 30/1

Ак чәчәкләр

Алтын алмалар турында әкият
Татнефть
Институт исследования стрит-арта
Новь
Объект әлмәтлеләр белән берлектә ясалды

Контекст

«Ак чәчәкләр» традицион татар романы һәм 2020 нче ел пандемиясенең Әлмәт Үзәк район хастаханәсе территориясендәге сәнгать объектларында яңа мәгънә табуы.

1965 нче елда язучы Габдрахман Әпсәләмов табибларның хезмәте һәм аларның кеше тормышы өчен туктаусыз көрәше турында «Ак чәчәкләр» романын яза. Язучы ак халатлы кешеләрне ак чәчәкләргә тиңли. Бу метафора аркасында Татарстанда ак чәчәкләр табибларның символына әверелә.

«Ак чәчәкләр» композициясенең идеясе һәр кешенең тормышына йогынты ясаган COVID-19 пандемиясе тәэсирендә барлыкка килде. Без үзизоляция, кешеләр арасында дистанциянең нәрсә икәнен белдек, үзебезнең һәм якыннарыбызның сәламәтлегенә күбрәк игътибар бирә башладык. Табиб хезмәте төшенчәсенә каһарманлык, үзеңне куркыныч астына кую, бурыч кебек яңа мәгънәләр өстәлде. Кешеләр бу үзәрешләргә җавап итеп рәхмәтле булу, ышаныч, хөрмәт кебек яңа хисләр кичерә башлады. Сәнгать объектларында пандемия вакытында һәр кешедә туган хис-кичерешләр чагылыш тапты.

Без савыгуны символлаштырган, яхшыга өмет һәм ышаныч белән бәйле һәм күпләргә таныш булган образ эзли башладык. 2020 нче елның августында проектның антропология һәм ботаника белгечләре Әлмәт районы авыллары буенча йөреп табигать ландшафтларын өйрәнде һәм җирле халыкның аларны әйләндереп алган үсемлекләр дөньясы турында фикерләрен белеште. Шул ук вакытны программа белгече Әлфрид Бостанов язма чыганакларны һәм Әлмәт җирлеген өйрәнде.

Ике экспедициянең эзләнү нәтиҗәсендә без ак зәгъфран чәчәге – терелү һәм яхшыга өмет символында тукталдык. Зәгъфранны башкача шафран дип тә атыйлар, ул суфыйчылык медицинасында зур әһәмияткә ия. Аның дәвалау үзлекләре турында Мисыр текстларында һәм Кытай медицина китапларында язылган. Габдрахман Әпсәләмов китабындагы метафора һәм зәгъфранның символик мәгънәсе кисешү урынында Әлмәт Үзәк район хастаханәсе янында өч өлештән торучы «Ак чәчәкләр» сәнгать композициясе барлыкка килде.
Язучы Габдрахман Әпсәләмовның «Ак чәчәкләр» романында сүз табибларның хезмәте һәм аларның кеше тормышы өчен туктаусыз көрәше турында бара.
Зәгъфранның ботаника китабындагы рәсеме.

«Ак чәчәкләр» сәнгать объектларының картасы

Сәнгать объектлары турында белү өчен сорауга басыгыз.

Процесс

Өч өлештән торучы «Ак чәчәкләр» композициясе Әлмәт Үзәк хастаханәсе җирендә 2020 нче елның октябрь аенда барлыкка килде. Сәнгать объектлары хастаханәгә керүчеләр, эчендә булучылар һәм әйләнә-тирә дөнья белән тәрәзәдән карап бәйләнеш саклаучылыр өчен ясалды.
Архитектор Анна Дельгядо «Келәм»не корганда кешеләр хастаханә тәрәрзәләре янына авырып киткән туганнарының һәм якыннарының хәлен белергә килә.

Хастаханә тәрәзәсе – аның эчендә булган кешеләр өчен генә түгел, тыштагылар өчен дә бер портал. Авторлар «Келәм» инсталляциясен корган, Әлмәтлеләр зәгъфран утырткан, ә рәссам Ninety мурал төшергән вакытта бер нәрсә үзгәрешсез кала: тәрәзә аша күрешүләр. Тәрәзә – яраткан кешеңне аның палатасы ничәнче катта булуына карамастан күрү мөмкинлеге. Авыруларның якыннары телефоннан яисә бераз ачык тәрәзәдән сөйләшкәндә туганнарының йөзен күрә ала.
Хастаханә тәрәзәсе – ике дөньяны тоташтыручы портал.

Автор

«Келәм» инсталляциясенең авторлары: Александра Янкевич, Александр Ломаев һәм Анна Дельгядо. Анна Ленинградта туган һәм Мәскәү архитектура институтын (МАРХИ) тәмамлаган. 2011 нче елда Анна белән Александра архитектур проектлау, җәмәгать пространстовалары, реконструкция һәм инсталляцияләр белән шөгыльләнүче «11» бюросын барлыкка китерәләр. Бюро тормышка ашырган проектлар арасында Санкт-Петербург шәһәрендәге «Тихий Ход» бары һәм «Косуля» кабымханәсе интерьеры һәм «Гатчинода яктылык нуры» яктылык сәнгате фестивалендә ике инсталляция бар.
Әлмәт хастаханәсендә «Келәм» яктылык инсталляциясен кору, 2020 нче елның көзе.
Архитекторлар генератор будкасын кысылган тутыкмас корыч белән тышладылар. Болай эшләгәч ул әйләнә-тирәдәге яктылыкны кире кайтара һәм күп гасырлар элек Әлмәт районы урынында булган борынгы океанның суы кебек җемелди.

Иван Ninety Мәскәү янындагы Протвино шәһәрендә туган, хәзер дә шунда яши һәм эшли. Белеме буенча ул программлаучы инженер һәм графика дизайнеры. 2007 нче елда граффити төшерә башлый һәм шул ук вакытта тасмалы фотога төшерү белән кызыксынырга тотына. Хәзерге вакытты Ninety иҗатында коллаж, ассамбляж, сызылмалы графика һәм карандаш белән ясалган иллюстрацияләр дә бар.
Иван Ninety «Ак чәчәкләр» муралын төшерә, 2020 нче елның көзе.
«Ак чәчәкләр» муралы.

Игорь Сафиуллин Мәскәү өлкәсе Мытищи шәһәрендә туган. Бала чагыннан ук гаиләсе аңарда үсемлекләргә мәхәббәт тәрбияләгән. Хәзер ул ботаника белән профессиональ шөгыльләнә. Игорь Н.Э.Бауман исемендәге Мәскәү дәүләт техник университетының Мытищи филиалын тәмамлаган, хәзер шунда ук бакча-парк төзелеше һәм ландшафт архитектурасы кафедрасында укыта. Моңа кадәр «Зарядье» паркының проекты белән шөгыльләнгән.
Игорь Сафиуллин ботаника акциясе катнашучыларына зәгъфран турында сөйли, 2020 нче елның көзе.

«Ак чәчәчкләр» ботаника акциясе табиблар һәм авыруларга багышланган, 2020 нче елның көзе.

Адрес

ПРОЕКТ ЯҢАЛЫКЛАРЫН ҺӘМ ЧАРА АНОНСЛАРЫН ҖИБӘРҮ
Төймәгә басып, шәхси мәгълүматларны эшкәртергә ризалык бирәм.
© 2023 Стрит-артны өйрәнү Институты
Сайтны ясау: Gonzo Design