Almet Mosaic лабораториясе

Үткәрү көннәре: 2022 елның 8 – 11 сентябре
Алтын алмалар турында әкият
Татнефть
Институт исследования стрит-арта
Новь

Контекст

«Фрукты» сәнгать төркеме һәм рәссам Rastvornadomu җитәкчелегендә Almet Mosaic урам сәнгате лабораториясе. Аның кысаларында шәһәрлеләр Әлмәт урамнарында үз эшләрен булдырды.

«Алтын алмалар турында әкиятләр» паблик-арт программасының 2022 нче елгы соңгы сезоны «Шәһәр белән диалог» юнәлеше кысаларында Әлмәттә осталык дәресләре сериясе узды. Шәһәрлеләр рәссамнар һәм башка белгечләр белән бергә сәнгать объектлары ясады. Паблик-арт программаның соңгы сезоны кайгыртуга багышланган. Үзең һәм якыннарыңны кайгырту, тышкы дөнья белән сыйфатлы диалог, бездән соң нәрсә калачагы турында кайгырту. Әмма бу 2022 нче елның мотивы гына түгел. Кураторлар, рәссамнар һәм өлеш керткән барлык кешеләр программа дәвам иткән биш ел буена аңа әлеге мәгънәне салган.
2019 елда «Фрукты» сәнгать төркеме (Пермь) Әлмәттә «Шәһәр бизәкләре» лабораториясен үткәргән иде. 2022 нче елда алар рәссам Rastvornadomu (Дондагы Ростов шәһәре) белән берлектә Almet Mosaic лабораториясен үткәрү өчен кабат килделәр. Лаборатория барышында «Фрукты» катнашучыларны шәһәргә урам рәссамы күзлегеннән карарга өйрәттеләр. Ясалачак эшең урамда урынлы һәм яңача күренсен өчен аны ничек ясарга, урнаштыру урынын ничек сайларга. Ә Rastvornadomu керамик плитәдән кечкенә мозаика ясарга өйрәтте. Әлеге плитә бик нык, теләсә нинди һава торышын яхшы кичерә һәм җимерелми диярлек. Шуңа күрә мондый эш урам шартларында шактый озак яши ала. Форма буларак мозаика Борынгы Римда да, Советлар Берлегенең монументаль сәнгатендә дә актуаль булган, бу хәзер дә шулай.
Rastvornadomu мозаикасы, Дондагы Ростов, 2020 ел.

Процесс

8 нче сентябрь көнне Үзәк китапханәнең уку залында (Саҗидә Сөләйманова ур., 20) лаборатория ачылды. Катнашучылар һәм рәссамнар очрашып, алдагы өч көнгә эш тәртибен билгеләделәр, урам сәнгате һәм мозаика куллану турында лекция тыңладылар.

Эшне ясаганчы урам рәссамына шәһәр киңлеген тикшерергә, аны тоярга, үтеп барышлый әзер эшне күрәчәк кешеләр белән мөмкин булган диалогны төзеп карарга кирәк. Шуңа күрә бу лабораториянең шактый өлеше урам һәм ишегалларын тикшерү-йөреп кайтудан гыйбарәт иде. «Фрукты» сәнгать төркеме һәм Rastvornadomu киңәшләрен кулланып, катнашучылар үзләренең булачак эшләре өчен мөмкин булган урыннарны билгеләделәр һәм аларның үзенчәлекләреннән чыгып (тәрәзәгә охшаган буш кыса яки йортның караңгы почмагы кебек), эскизлар уйлап таптылар.

Шәһәрне тикшергәннән соң, лабораториядә катнашучылар мозаика булдыру эшенә кереште. Иң элек тулы зурлыктагы эскизлар ясалды, аларны юан пластик яки фанерга урнаштырып, рәсем өстенә киселгән плитка кисәкләре тезелде, алар формасы һәм төсләре буенча җентекләп сайланды. Аннары аның өстенә киң ябышкак тасма ябыштырылып сайланган урынга күчерелде һәм махсус измә ярдәмендә диварга беркетелде. Бер тәүлектән соң, измә кипкәч, ябышкак тасма кубарып алынды.

Хәзер Беренче бистәдә мозаика сәнгать объектларын: кулчатыр, маяк, тәрәзәдәге мәче, лампа, боз сөңгесе, яңгыр торбасындагы вентиль һәм сёрфинг тактасындагы кызны табарга мөмкин. Шулай итеп, бу районның таныш урыннары кешеләр өчен иҗат һәм көндәлеккә яңа караш киңлегенә әверелде.

Катнашучыларның эшләре

Песикәй

Адрес: Саҗидә Сөләйманова ур., 20

«Песикәй» мозаикасын катнашучылар һәм кураторларның уртак тырышлыгы белән ясадылар. Чөнки эш шактый зур һәм катлаулы. Автор эшнең идеясен подъезд яныннан узып барганда ике тәрәзә һәм белдерүләр тактасының буш кысасын күргәч уйлап тапкан. Авторда мәче карап торачак өченче тәрәзәне ясау теләге туа. Әлмәттә йөргәндә ул еш кына фатир тәрәзәләреннән уйчан кыяфәттә урамга карап торган мәчеләрне күрә.

Хәзер кысадагы мозаик мәче үтеп баручыларга хәйләкәр һәм ягымлы елмая. Автор, әлеге песи әлмәтлеләрне илһамландыра һәм хәтта моңсу көннәрдә дә ярдәм итә дип өметләнә.

Автор: rtfpkmb һәм лабораториянең башка катнашучылары

Яктылык нуры

Адрес: Герцен ур., 94

Автор күзгә төртсәң күренмәслек почмакка балкып торучы лампочка урнаштырган. Ул моны болай аңлата: «Караңгы почмакта, җан төпкелендә, болганчык вакытларда караңгылыкны таратып өмет уяту өчен зәгыйфь кенә яктылык нуры да җитә. Үз яктыңны башкалар белән уртаклашсаң, йөрәк җылысын бернинди караңгылык та сүндермәячәк».

Авторы: DyaDya

Кран

Адрес: 8 март ур., 31

Бер яктан, бу – кран. Яңгыр вакытында ул гүя ачыла һәм аннан су ага башлый. Шулай ук бу мозаика газүткәргечләрдә һәм нефть җайланмаларында очрый торган вентильне хәтерләтә. Бу -Әлмәтнең Татарстан нефть башкаласы икәнлегенә ишарәли.

Автор: nursilu

Мэри

Адрес: 8 март ур., 15

Бу эш автор өчен тормышның авыр мизгелләрендә яклау һәм уңайлык эзләүне символлаштыра. «Мэри» исеме һәм кулчатыр Мэри Поппинс - яхшы күңелле бала караучы - образына ишарәли, ул балаларны көндәлек әйберләрдә дә гадәти булмаган нәрсәне күрергә өйрәткән һәм аларга тансык яклауны биргән.

Авторы: Джулия С.
Мэри

Адрес: 8 март ур., 15

Бу эш автор өчен тормышның авыр мизгелләрендә яклау һәм уңайлык эзләүне символлаштыра. «Мэри» исеме һәм кулчатыр Мэри Поппинс – яхшы күңелле бала караучы - образына ишарәли, ул балаларны көндәлек әйберләрдә дә гадәти булмаган нәрсәне күрергә өйрәткән һәм аларга тансык яклауны биргән.

Авторы: Джулия С.
Серфчы кыз

Адрес: 8 март һәм Риза Фәхреддин урамнары киселеше

Әлеге мозаикада, кояшта каралган кыз сёрфинг тактасында торбадан канауга сикереп чыга. Рәссам өчен дулкын сыртындагы кеше - җиңелмәс шатлык символы, хәтта бу дулкын шакшы булса да. Бу эшне күргәч, көндәлек ыгы-зыгыга чумган узгынчы кешеләр җәйне, диңгез дулкыннарының назын искә төшерә һәм бер минутка булса да бертөрлелектән арынып тора ала.

Авторы: Rastvornadomu

Маяк

Адрес: Герцен ур., 94

«Маяк» алдагы эшнең диңгез мотивын дәвам итә. Бу объектның идеясе күмәк фикер алышулар барышында барлыкка килгән. Лабораториянең күп кенә катнашучылары диварда диңгез офыгын күрде, ә «Фрукты» бу образны тормышка ашырырга булдылар. Шул ук вакытта рәссамнар зур булмаган тәҗрибә үткәргәннәр: маякны плитә калдыкларыннан җыеп аның мозаикасын мөмкин кадәр гадиләштергәннәр.

Авторлар: «Фрукты» сәнгать төркеме

Сак булыгыз, боз сөңгеләре

Адрес: 8 март ур., 16

Авторлар дивардагы кисәтү тактасын тулыландырган. Алайса, кисәтү бар, ә боз сөңгеләре юк.

Авторлар: «Фрукты» арт-төркеме

Телефон

Адрес: Риза Фәхреддин ур., 28*

Эш элек телефон-автомат булган урында эшләнгән. Кайчандыр шундый таксофоннар Рәсәй шәһәрләре урамнарында уннарча мең булган. Кәрәзле элемтә, ә хәзер инде мессенджерлар килү белән урам телефоннары әкренләп юкка чыкты, шәһәр диварларында алардан калган бушлык-эзләр генә бу турыда искә төшереп тора. Юкка чыгу ничектер сизелми генә килеп чыкты һәм рәссамнар тарафыннан инде тормышка ашкан факт буларак билгеләп үтелде. Шундый бушлыкларның берсен – китапханә диварындагы куышны – рәссамнар, телефон трубкасын кисәкләрдән җыеп, мозаика белән тутырганнар.

Авторлар: «Фрукты» сәнгать төркеме

* 2023 елның июнендә бинаны төзекләндерү вакытында эшне сүткәннәр.

Авторлар

rtfpkmb
DyaDya
nursilu
Джулия С.
ПРОЕКТ ЯҢАЛЫКЛАРЫН ҺӘМ ЧАРА АНОНСЛАРЫН ҖИБӘРҮ
Төймәгә басып, шәхси мәгълүматларны эшкәртергә ризалык бирәм.
© 2023 Стрит-артны өйрәнү Институты
Сайтны ясау: Gonzo Design