Имин ара турында урам уен-метафорасы
Нард уены аша 1,5 метрлы иҗтимагый араның нәрсә икәнен физик тоемлап карарга ярдәм итүче интерактив сәнгать объекты
Xeato (Санкт-Петербург)
Ленин ур., 121 (Хөкем йорты янында)

Әлмәт нардлары

Алтын алмалар турында әкият
Татнефть
Институт исследования стрит-арта
Новь

Контекст

Пандемия вакытында дистанция төшенчәсе үзгәрде: физик ара артты, рухи аралар якынайды. «Әлмәт нард уены» – бу үзгәрешне интерактив сәнгать объекты аша аңларга омтылу.

Бозоргмиһр – берничә Иран җитәкчесенең сарай даирәсендә баш министр булып хезмәт иткән Иран морзасы.
Nēw-Ardaxšīr – урта фарсы телендә «кыю Ардашир».
Импровизация – иҗатның да, тормышыбызның да мөһим өлеше: киләсе мизгелдә ни буласын беркайчан белмисең. Кешенең шәһәр буйлап йөрүе дә импровизация: өйгә башка юлдан кайтышлый дусларыбызга кунакка кереп чыга алабыз, уйламаганда кафега кереп капучино эчеп чыгарга яисә кисәк кенә әбиебез янына кайтып килергә мөмкинбез.

2020 нче елда күнегелгән гадәтләребез үзгәрде. Инде дустыбыз белән кул биреп күрешү яки кочаклашу һәрвакыт мөмкин эш түгел: үзеңнең һәм башка кешенең иминлеге турында уйларга кирәк.

Кешеләрнең шәһәрдә хәрәкәт итүен җирдәге график сызыклар рәвешендә күз алдына китерергә мөмкин. Аның буенча бер ноктадан икенчесенә хәрәкәт иткәндә кешеләр 1,5 метрлык ара сакларга тырыша. Андый график системаның бер үрнәге булып нард тактасы хезмәт итә ала.
Әлмәт микрорайоннарының берсендә рәссам Xeato (Хито) асфальт өстендә нард төшерде. Бу – хәрәкәтсез катып калган рәсем генә түгел, аның өстендә махсус кагыйдәләр буенча дусларың белән нард уйнарга мөмкин. Шул ук вакытта 1,5 метрлы имин ара да сакланачак. Шулай итеп «Әлмәт нард уены» якыннарың белән вакыт үткәрүне иминрәк итәргә булыша.

Нардлар борынгы заманда ук таралган булган, бары төрле исем астында йөргән. Мәсәлән, борынгы Римлылар аны «табула», ә аңа кадәр «унике билге уены» дип йөрткәннәр.

Күпләр нард уенын җиңел дип саный. Әмма аның андый ук гади булмавын күрсәтүче бер риваять бар. Бер вакытны һиндлар фарсыларның тапкырлыгын сынап карау өчен аларга шахмат уены җибәрә. Фарсы аксакалы Бозоргмиһр моның чишелешен тиз таба һәм җавап итеп үз табышмагын җибәрә. Һиндлар аны 12 ел буе чишә алмый. Ул табышмак –Сасани династиясенең беренче шаһиншаһы Ардашир I хөрмәтенә нәү-ардашир дип аталган нард уены була. Нардлар Фарсы илендә (хәзерге Иран) барлыкка килгән дип санала.
Глойстер ташпулаты хәрабәләрендә табылган табула – грек-рим өстәл уены.
«Бузург-Миһр Һиндстан раджасына нард уены кагыйдәләрен аңлата», Әбелкасыйм Фирдәүсинең «Шаһнамә» манускриптыннан бер бит, 1300-30 нчы еллар, Гыйрак яки Иран, Метрополитен сәнгать музее, Нью-Йорк.
Нард – саннар һәм очраклылык белән бәйле борынгы уен гына түгел, ә Татарстанның мәдәни кодларының берсе дә. Пенсия яшендәгеләр зур төркемнәргә җыелып паркларда нард уйныйлар, ә республиканың күп кенә кафеларында ашыкмыйча чәй эчеп бер-ике партия нард сугып алырга була.

Процесс

Сәнгать объектының формасы: җир өстендә рәсем
Юнәлеш: беркатлы (наив) стиль
Кулланылган материал: урам эшләре өчен буяу

Рәссам Xeato (Хито) Әлмәтнең бер районында нард уен тактасының рәсемен төшерә һәм бу аның беренче зур масштаблы эше. Аның өчен иң авыры – җирдә билге куеп чыгу һәм рәсем ясау була, чөнки Xeato гадәттә асма өслектә эшли – ул инде 13 ел буе урамда граффити төшерә. Эш барышын биектән бәяләү өчен рәссам һәр эш көне ахырында якындагы йортның түбәсенә менә.
Рәссам Xeato`ның «Әлмәт нард уены» эскизы.
Рәссам Xeato (Хито) Әлмәтнең бер районында нард уен тактасының рәсемен төшерә һәм бу аның беренче зур масштаблы эше. Аның өчен иң авыры – җирдә билге куеп чыгу һәм рәсем ясау була, чөнки Xeato гадәттә асма өслектә эшли – ул инде 13 ел буе урамда граффити төшерә. Эш барышын биектән бәяләү өчен рәссам һәр эш көне ахырында якындагы йортның түбәсенә менә.
Эскиз «Альметьевских нард» художника Xeato.
Әлмәт өчен бу – җир өслегендә беренче рәсем ясау. Асма яссылыктагы рәсемне узып баручылар күзәтүче буларак кабул итә, ә ятма өслектәгесен үзләре аша үткәрәләр. Кешеләр сәнгать объекты белән бәйләнешкә кереп дуслары белән нард уйный һәм шул ук вакытны 2020 нче елдагы яңа яшәү һәм нард кагыйдләре кушканча 1,5 метрлы араны саклый ала. «Әлмәт нард уены» ул: «Үзеңне имин хис итеп ничек бергә вакыт үткәрергә?» – соравына җавап.
«Әлмәт нард уены» кагыйдәләре. Урам нардларында өчтән унөчкә кадәр кеше уйный ала. Боларның берсе – алып баручы, калганнары ике төркемгә – «Көн» һәм «Төн» – бүленә. Очраклы саннар генераторы кемнең һәм ничә адым ясаячагын билгели. Уенчылары беренче булып каршы якка чыгып җиткән төркем җиңә. Иң мөһим шарт – адымның иң аз озынлыгы – 1,5 метр. Бу рәвешле интерактив сәнгать объекты уен гына булып калмый, ә кешеләрнең COVID-19 пандемиясе шартларында үзләрен имин хис итәр өчен нинди ераклыкта булырга тиешлеген дә искәртеп тора.

Перформанс

Нурбәк Батулла һәм биючеләрнең Эрик Марковский музыкасына кушылып ясаган чыгышы.
Нурбәк Батулла һәрвакыт шәһәр үзәгеннән читтәге бер урында биергә хыялланган. Моның үз тылсымы бар – бию көтелмәгән урында туа. Узып баручылар эштән өйләренә кайткан, этләрен йөртергә чыккан җиреннән яисә кибеткә барышлый көтмәгәндә бәлки моңа кадәр һич күрмәгән чыгыш-перформанска җәлеп ителә.

Сәнгать объектын ачу көнендә «Әлмәт нардлары» Нурбәк Батулла һәм «Фристайл» җирле бию төркеменең перформанс урынына әверелде. Чыгыш нард уенының урта фарсы атамасы хөрмәтенә «Кыю Ардашир» дип аталды, шуңа күрә Нурбәк Батулла «Фристайл» биючеләре белән фарсы рәсем сәнгатен һәм миниатюраларын өйрәнде. Бу сурәтләр нигезендә биючеләрдә яңа визуаль образлар барлыкка килеп соңрак алар бию хәрәкәтләрендә чагылыш тапты.

Биючеләр өчен бу тулысы белән импровизация һәм яңа жанрда беренче мәртәбә чыгыш ясау иде. Алар шашкалар ролен башкарды, ә виртуаль сөякләр ташлап «тактада» ничә кеше һәм нинди хәрәкәтләр ясаячагын билгеләүче тамашачы алар белән идарә итте. Очраклы саннар генераторы ике сан күрсәтә: беренчесе биючеләрнең санын, икенчесе – рәсем номерын аңлата.
Кувшин һәм касә тоткан хатын-кыз. XVIII гасырның икенче яртысы. Эрмитаж, Санкт-Петербург.
Мөхәммәд пәйгамбәрнең тууы. Миниатюра. Рәшидетдиннең «Җамиг әт-тәварих» кулъязмасы. 1314 нче ел. Эдинбург, университет китапханәсе.

Перкуссия остасы Эрик Марковский перформансны фарсы халык уен коралларында уйнап тулыландырды. Биючеләр Эрикның көенә, ә ул биючеләргә яраклашты, һәм бу көй кешеләрнең өстәл артында утырып нард уйнаган борынгы заманнарны хәтерләтүче атмосфера тудырды.
Тамашачылар Батулла һәм «Фристайл»ның чыгышын якыннан һәм онлайн гына түгел, ә әйләнә-тирәдәге йортларның үзизоляция вакытында күп кеше өчен тышкы дөньяга портал сыйфатын башкарган балконнары, тәрәзәләреннән дә күзәтте.

Автор

Xeato 2007 нче елда граффити төшерә башлый, соңыннан яңа техникаларны: киндердә абстракт рәсем, скульптура ясау, гравюраны үзләштерә. Xeato`ның иҗаты наив стильга якын: формаларны геометрик абстракциягә хәтле гадиләштереп ул кулланылган төсләргә һәм иҗат әсәренең бербөтен композициясенә басым ясый. Xeato Лисий Ностагы урам рәссамнары күргәзмәсендә катнаша. Аның эшләре шулай ук 2019 нчы елда Түбән Новгородта Futuro күргәзмәсендә һәм «Севкабель Порт»тагы (Санкт Петербург) «Баннерет» күргәзмәсендә куела.
Рәссамнар Xeato һәм Dusto Әлмәт нардларын төшергәндә.

Нурбәк Батулла Казанда Татарстанның халык язучысы Рабит Батулла гаиләсендә туа. 2007 нче елда Нурбәк бик яхшы билгесенә Казан хореография училищесын тәмамлый һәм Санкт-Петербург консерваториясенә балетмейстер-хореограф белгечлегенә укырга керә. Вакыт узу белән Нурбәк балет кысаларыннан чыга һәм Санкт-Петербургның Моховая урамында урнашкан Театр академиясенә драма һәм кино актёрына укырга китә, бу аның киләчәк карьерасына юнәлеш бирә дә. Нурбәк рус-алман театрында катнашып хореография һәм драмада импровизация нигезләрен өйрәнә.
Хореограф Нурбәк Батулла «Кыю Ардашир» перформансын башкарганда.

Адрес

ПРОЕКТ ЯҢАЛЫКЛАРЫН ҺӘМ ЧАРА АНОНСЛАРЫН ҖИБӘРҮ
Төймәгә басып, шәхси мәгълүматларны эшкәртергә ризалык бирәм.
© 2023 Стрит-артны өйрәнү Институты
Сайтны ясау: Gonzo Design