Алтынчәч һәм Каракүз

Алтынчәч һәм Каракүз исемле сакчы кызлар турындагы риваятьләр артында нинди вакыйгалар тора
Китап иллюстраторының риваять каһарманнарын кошларга әверелдерүе
Гүзәл Гарипова (Казан)
Ленин урамы астындагы юл асты кичеше
Алтын алмалар турында әкият
Татнефть
Институт исследования стрит-арта
Новь

Контекст

Ленин урамындагы «Нефтьче» мәйданына таба җир асты юлы бизәлешенең геройлары – Болгар ханының кызы Алтынчәч һәм аның көрәштәше Каракүз.

XIII гасыр башында Идел буе Болгары яулап алына, ул Монгол империясенең бер өлешенә әверелә һәм соңрак Алтын Урда буларак танылган Җүчи Олысы составына керә. Бу чордан Болгар ханының кызы Алтынчәч һәм Каракүз дигән сугышчы кыз турында татар риваятьләре безнең заманга кадәр килеп җиткән. Мондый риваятьләрнең төрле версияләрендә алар Идел буе Болгар шәһәрләрен төрле илбасарлардан соңгы көнгә кадәр саклап калалар диелә.

Алтынчәчнең татар мәдәниятендәге урыны турында әйткәндә, 1941 елның 9 июнендә Казанда композитор Нәҗип Җиһановның шагыйрь Муса Җәлил либреттосына иҗат иткән «Алтынчәч» исемле операсының премьерасы булганын искә алырга кирәк.
«Алтынчәч һәм Каракүз» эшен башкару, 2018 нче ел.

Процесс

Арт-объект формасы: мурал
Алым: сурәтләү
Кулланыла торган материал: тышкы дивар өчен акрил буяу, аэрозоль

Итал. mural – дивар

Бина фасадында, тәрәзәсез диварында яки шәһәрнең башка архитектура объектында мәһабәт дивар рәсеме.
Шәһәр халкы өчен бу урын бик кадерле: ике ел гомер эчендә дивардагы ике дус кыз турындагы тарих вандаллыкка дучар булмады дә диярлек.
«Алтынчәч һәм Каракүз» муралы фрагменты.

Автор

Гүзәл Гарипова – Казан иллюстраторы, дизайнер һәм рәссам. Ул балалар китапларын иллюстрацияли, әкият сюжетлары һәм татар халык легендалары белән эшли, өстәл уеннары һәм юлкүрсәткечләр бастыра, өлкәннәрне һәм балаларны укыта. Гүзәл еш кына китап чыгаруда иллюстрацияләрдән башлап версткага кадәр тулы эш башкара.

Күптән түгел генә ул Абдулла Алиш әкиятләре җыентыгы һәм Йолдыз Миңнуллинаның танылган татар легендасы мотивлары буенча язылган «Ай кызы Зөһрә» китабы өчен иллюстрацияләр ясады.
«Ай кызы Зохрэ» Йолдыз Миннуллиной. Изд. «Юлбасма», 2018 год.
«Алтын алмалар турында әкиятләр» проекты өчен ул шулай ук Төзүчеләр проспекты, 37 адресы буенча урнашкан йорт диварында, «Әлифба» дигән гомуми исем астында берләшкән эшләр сериясе кысаларында, «Һөнәр» сүзен рәсемгә төшерде.

Адрес

ПРОЕКТ ЯҢАЛЫКЛАРЫН ҺӘМ ЧАРА АНОНСЛАРЫН ҖИБӘРҮ
Төймәгә басып, шәхси мәгълүматларны эшкәртергә ризалык бирәм.
© 2023 Стрит-артны өйрәнү Институты
Сайтны ясау: Gonzo Design