Элемтәсез

Легендар Әлмәт ярминкәсе турында тарихи дәлилләр
Халык традицияләрен санлы аңлап
Александр Дёмкин (Рязань, Россия)
Нефтьчеләр ур., 18
Алтын алмалар турында әкият
Татнефть
Институт исследования стрит-арта
Новь

Контекст

Кайчандыр атаклы Әлмәт ярминкәсен – шәһәрлеләрнең очрашу һәм иҗтимагый багланышлар урынын - вакыт үтү белән супермаркетлар алыштыра. Алар да юкка чыккач нәрсә калачак?

Нефть промыселлары актив үсә башлаганчы ук Әлмәт төбәкнең икътисади тормышында мөһим роль уйнаган. XVIII гасырда Әлмәт авылы (хәзер бу Иске Әлмәтнең бер өлеше) аша Ырынбур тракты узган. Казан белән Ырынбурны тоташтыручы юлның төзелүе төбәкнең тиз үсешенә этәргеч биргән. Әлмәттә почта станциясе булган, кәсепчелек чәчәк аткан, базарында исә мал-туар, ашлык, ит, бал, йомырка һәм җәнлек тиресе белән сату иткәннәр. 1836 нчы елдан авылда ел саен ярминкә үткән, аңа бөтен Россия империясеннән сәүдәгәрләр һәм сату итүчеләр җыелган, товар, информация һәм башка ресурсларның алыш-биреше барган.

Иске Әлмәт халкы күпчелек очракта авылча яшәү рәвешен саклап кала алган, бу турыда районда шәхси йортларның күп булуы сөйли. Шулай да элек ярминкә үткән мәйданга шәһәрләштерү элементлары үтеп кергән. Хәзерге көндә Совет урамы буйлап урнашкан мәйданнарда «Иске Әлмәт» мәдәният йорты һәм «ТрансТехСервис» ширкәте офисы урнашкан.
Әлмәт үзәк базары, 2019 нчы ел.
«Элемтәсез» муралының бер өлеше, 2019 нчы ел.

«Мәмәт авылы осталары чана һәм чәнәшкә китерә, Югары Мактаманыкылар тәгәрмәч белән сату итә, Түбән Мактаманыкылар сатып алучыларга иләк, тайсуганлылар – тал чыбыгы, нәдерлеләр – итек һәм тула, Яңа Кәшернекеләр – чабата, көянтә, тихоновкалылар – киндер тукыма һәм тәрәшле сүс тәкъдим итә. Бигәшлеләр чабаталары белән дан тоткан, самавыр төзәткән, ит белән сату иткән. Кәләйлеләр тарантас ясаган, тун һәм толып өчен сарык тиресен кайрылау белән шөгыльләнгән, колшәриплеләр җиз әйберләр, гармун саткан. Урсалылар күәс, күмәч, бөккән, крендель китергән. Монда, Әлмәт базарына, Иске Суркинодан, Кичүдән - балчыктан ясалган әйберләр, Бикәсаздан – утын, Елховойдан – суган, Ширәмәттән ат белән йөк ташу кирәк-ярагы китергәннәр».

Әлфия Ярмиеваның «Әлмәт җире яшьләре» («Молодежь Альметьевской земли») китабыннан өзек, 2013 нче ел.

Процесс

Сәнгать объектының формасы: мурал
Ысул: гиперреализм
Алым: глитч-арт
Кулланылган материал: акрил буяу-спрей

Итал. mural – дивар

Бина фасадында, тәрәзәсез диварында яки шәһәрнең башка архитектура объектында мәһабәт дивар рәсеме.
Мурал әйләнә-тирә мохиткә табигый рәвештә туры килсен өчен рәссам Александр Дёмкин символларга аеруча игътибар биргән. «Элемтәсез» не тәшкил итүче һәр өч күренеш әлмәтлеләрнең халык көнкүрешенә ишарә ясый. Муралның сул өлешендәге карчык – кураторлар үзәк базарда фотога төшергән чын персонаж. Җиләк-җимеш сайлаучы кыз образы өстендә эшләгәндә Дёмкин Фоат Вәлиевның «Татар халык орнаменты» китабыннан алынган милли бизәкне кулланган. Үсемлекләр рәсеме төбәкнең борынгыдан килүче җир эшкәртү традициясен чагылдыра. Муралның өченче өлешенең герое – рәссамның чалымнары булган яшь егет – татар милли киеменнән: ул түбәтәй һәм озын җиңле, утыртма якалы кара казаки кигән. Өс киеменең тегелеше һәм үлчәме Дёмкин тарафыннан очраклы сайланмаган: Каюм Насыйриның этнографик язмаларында казакиның озынлыгы төрле була алуы искә алына – хуҗасының яше һәм җәмгыятьтә тоткан урынына бәйле рәвештә; шәһәрдә озынны, авылда, итәге эшләргә комачауламасын өчен, кыска казаки кигәннәр.
Фоат Вәлиевның 2002 нче елда чыккан «Татар халык орнаменты» китабыннан татар милли бизәге.
Традицион ир-ат казакие, К.Ф.Һун рәсеме, «Мулла белән хатыны», 1862 нче ел.

Геройларны тасвирлаганда Дёмкин яраткан алымын - санлы дөньяга хас «бозып күрсәтү» – глитч эффектын куллана. Шунлыктан мурал персонажлары голограммага әверелә, телгәләнеп пространствода шундый ешлыкта югалалар ки, карап торучыларда: «Чынбарлык, гомумән, бармы соң ул?» – дигән сорау туа. «Цифралаштыру бездән җанлы сөйләшү мөмкинлеген тартып ала, - дип аңлата рәссам. – Мин шуны сурәтләргә тырыштым да». Нефтьчеләр урамындагы «Магнит» кибете директоры Эльвира Мөхәммәтҗанова сүзләренчә, әлмәтлеләр Дёмкин эшенең контекстын укый алганнар һәм бүгенге көндә «Элемтәсез» – шәһәр халкы иҗтимагый тормышының яңа бер үзәге: «Гипермаркеттан ерак булмаган буалар янында кеше күбрәк җыела башлавына игътибар иттем. Бу очраклы түгел дип уйлыйм – аннан муралга иң яхшы манзара ачыла».

Эш турында кызыклы фактлар:

Муралны ясауга 33 көн китте.
Эшкә 1000 баллон буяу тотылды.
Рәсем ясалган өслекнең мәйданы – 1500 м2.

Автор

dyoma21 тәхәллүсе астында да билгеле булган Александр Дёмкин 1994 нче елның 21 июнендә Рязань өлкәсе Шилово бистәсендә туган. Урам сәнгате белән мәктәп елларында, Мәскәү урам сәнгате сурәтләрен беренче мәртәбә күргәннән соң, 2007 нче елда кызыксына башлый. Дёмкинның беренче эшләре граффити техникасында эшләнә. Мәктәптән соң рәссам «Авыл хуҗалыгы механизаторы» белгечлеге буенча техникум тәмамлый, аннан соң Рязаньга күченә, анда график дизайнны өйрәнә башлый. Шуннан бирле Дёмкин гади граффитига караганда оптик эффектлары күзгә бәрелеп торган сюрреалистик муралларга өстенлек бирә.

«Рәсем училищесында мин академик рәсем, сынлы сәнгатьне өйрәндем, натура белән эшләдем, күләгә, ярымкүләгә, формалар, күләм нечкәлекләренә төшендем, – дип аңлата рәссам. – Һәм тиздән алган белемне үз эшләремдә куллана башладым». Дёмкин эшләрендәге төп катнашучылар – кешеләр, шуңа күрә массакүләм мәгълүмат чараларында аны еш кына фигуративист дип атыйлар.

Бүгенге көндә dyoma21`не Санкт-Петербургта Стрит-арт музеенда («Монолог», 2019) һәм «Севкабель порт» бинасында («Чуму», 2018), Түбән Новгородта («Дулкынлану», 2019), Екатеринбургта («Җирән», 2019) һәм Рязаньда («Очрашу», 2020) табарга мөмкин. Әмма рәссамның иң зур муралы Әлмәт шәһәрендә урнашкан.
«Элемтәсез» нең бер герое рәссамның үзен хәтерләтә, 2019 нчы ел.
«Чуму» муралы Present Perfect фестивале кысаларында эшләнгән, Санкт-Петербург (Россия), 2018 нче ел.

Адрес

ПРОЕКТ ЯҢАЛЫКЛАРЫН ҺӘМ ЧАРА АНОНСЛАРЫН ҖИБӘРҮ
Төймәгә басып, шәхси мәгълүматларны эшкәртергә ризалык бирәм.
© 2023 Стрит-артны өйрәнү Институты
Сайтны ясау: Gonzo Design