2020 нче елның декабрендә Санкт-Петербургның борынгы сәүдә йорты Пассажда урнашкан Masters китап кибетендә урам фотографы Антон Селезнёвның тематик күргәзмәсе ачылды.
Беренче карашка Әлмәт – тагын бер классик совет шәһәре: аз катлы, бер-берсенә охшаш йортлар. Аңа сугыштан соң, монда беренче нефть ятмалары ачылгач нигез салынган. Әмма чынлыкта бу шәһәр борынгы Әлмәт авылыннан үсеп чыккан. Җирле кешеләр һаман да бу «уйлап чыгарылган» урынны кабул итүнең берничә яссылыгында яши: монда авылча тормыш итү югары технологияле сәнәгать мохите белән кисешә. Әлмәт аның диварларыннан борынгырак: бу шәһәр табигатькә, үз җиренә якын.
Моннан тыш, шәһәрдә электән татарлар, чувашлар, руслар бергә яшәгән. Бу, гомумән, бөтен Татарстанга хас. Монда гореф-гадәт, телләр һәм билгеләрдән торган эретү казаны һәрвакыт кайнаган. Әлмәтнең визуаль теле күз алдыгызда: монда төрле тарихи һәм мәдәни катламнар кушылган, яңа мәгънәләр барлыкка килгән.
Экспозициянең икенче өлеше ана каз образына һәм аның Татарстан мәдәнияте һәм сәнгате өчен ташыган символик мәгънәсенә багышланган.
Рәссам AlfAlfa (Николас Санчезның тәхәллүсе) төрле илләрнең мифологик сюжетларын гравюра техникасына охшатып тасвирлауда оста. Ул төрле калынлык һәм озынлыктагы сызыклардан форма барлыкка китереп шул рәвешле әйләнә-тирәнең үзенә хас геометриясен төзи. Аның геройлары – төбәк мәдәни контекстына тирән тамыр җәйгән зооморф затлар.
Хатын-кыз башлангычын тасвирлаучы казбикә образы гасырлардан үтеп татар мәдәниятендә ныклы урын алган. Кош борынгы татар мифологиясендә үк очрый: тәңре кошны (кайбер риваятьләргә күрә, казны), балчык кисәге алып чыгып аннан Җирне барлыкка китерсен өчен, диңгез төбенә җибәрә. Эш башлангычы һәм яхшылык символы буларак каз борынгырак мәдәниятләр өчен дә хас, күрәсең, төрки халыкларның мифологиясенә дә бу шуннан үтеп кергән. Хәзерге вакытны татарларда кош йорттагы бәхет һәм хуҗалыкка игътибарлы мөнәсәбәт символына әверелгән, шулай ук ул халык авыз иҗатының мөһим объектларыннан берсе булып тора.
Госпожа Гусыня: традиция и свобода / Казбикә: гореф-гадәт һәм ирек муралы «Алтын алмалар турында әкитяләр» паблик-арт программасы кысаларында 2019 нчы елда барлыкка килгән.