Өй эчендә!

Мурал изоляция тәҗрибәсе аша гади бала шатлыклары, ирек һәм фантазия турында сөйли
Рәссамның күршеләр, табигать белән танышуы һәм үз стилен үзгәртүе
Рөстәм Qbic (Казан, Рәсәй)
Ринат Галиев ур., 23
Алтын алмалар турында әкият
Татнефть
Институт исследования стрит-арта
Новь

Контекст

Бала хыялының чикләүләрне җиңеп чыгуы һәм иң гади әйберләрдә дә тылсым күрүе.

2018 нче елда Рөстәм Qbic Әлмәткә «Әкият» муралын бүләк иткән иде. Үткән юлы ул, бала туганнан соң кешедә була торган искиткеч үзгәрешләрне тасвирлап, кулына бала тоткан һәм башыннан чәчәкләр очып чыгучы персонажны сурәтләгән иде.

2022 нче елгы «Өй эчендә!» эше «Әкият» идеясенең дәвамы булып тора. Мурал, башына авыл йорты кигән баланы сурәтли. Ул кырда һава еланы очырта. 4 елдан соң рәссам яңадан балачакка мөрәҗәгать итә, әмма бу юлы кайгырту һәм иминлек – уңайлы киңлектә булу, ирекле хыяллану һәм иҗат итү мөмкинлеге контекстында.

Диптихта Татарстанга хас җирле чәчәк һәм үсемлекләрне күрергә була. Мәсәлән, кылган яки халык телендәгечә «әби чәче». Qbic Татарстанның көньяк-көнчыгышында үткәргән бала чагын исенә төшерә-төшерә чәчәкләр һәм үсемлекләр ясый. Пастораль пейзаж аша рәссам балаларның гади шатлыклары – урамда йөрү, саф һава һәм җиңеллек – турында хыяллана.
Рәссамның 2018 нче елда Әлмәттә төшергән «Әкият» муралы. Рәсем бала туганнан соң кешедә була торган искиткеч үзгәрешләрне тасвирлый.
Татарстан көньяк-көнчыгышы җирле флорасының кыр чәчәкләре һәм үсемлекләре.

Диптих

Ике өлештән торучы сәнгать әсәре.

Художественное произведение, состоящее из двух частей.

Процесс

Сәнгать объектының формасы: мурал
Стиль: сюрреалистик элементлар булган постимпрессионизм
Алым: «ягу» рәсем
Кулланылган материал: валиклар һәм фасад буявы.

Итал. mural – дивар

Бина фасадында, тәрәзәсез диварында яки шәһәрнең башка архитектура объектында мәһабәт дивар рәсеме.
Рөстәм Qbic күптәннән «Рубик» персонажлар белән эш итә – аларга баш урынына Рубик кубигы төшерелә. Вакыт узу белән алар эволюция кичереп, тәрәзәле «рубик», панель йорт-кеше һәм башлары башка куб формасындагы персонажлар барлыкка килә. Пандемия вакытында шәһәрләр кризисы аеруча нык сизелде – изоляциядә калган шәһәрлеләр табигать, һава, авыл иреген сагынды. Шулай итеп, панель йорт образы өйгә әверелде, бала аны башына кия һәм гүя үз хыялында иң яхшы дөнья булдыра.
«Өй эчендә!» – сезаннизм мәктәбен дәвам итүче диптих. Пумаланы валикка, ә реализмны импрессионизмга алыштырып Рөстәм «ягу» техникасына чума һәм шәкел, төс һәм контраст критерийларына басым ясый. Композицияне тулаем күрер өчен объекттан ике фасадны да, ягъни эшнең ике өлешен дә күрергә мөмкин булган ераклыкка күчәргә кирәк.

Процесска җирле кешеләр дә кушылды. Рәссам һәм әлмәтлеләрне таныштыру өчен, проект төркеме зур чәй эчү оештырды, анда әлеге йортта – буласы мурал урынында яшәүче барлык кешеләр җыелган иде. Бергәләп алар рәсемнең идеяләре турында фикер алыштылар, балачак хатирәләре һәм авылда күңел ачу турындагы хикәяләр белән уртаклаштылар. Рөстәм Кама Аланы бистәсендә, Татарстанда туган – шуңа күрә җирле халык кунакны аеруча җылы каршы алды, ә чәй табынында рус теле дә, татар теле дә яңгырады.
Импрессионизм стилендә валик белән киң ягып төшерелгән «Өй эчендә!» диптихының бер өлеше.
Йортта яшәүчеләрнең рәссам Рөстәм Qbic белән чәй эчүе. Җирле кешеләр кунакны җылы каршы алды, сөйләшкәндә рус теле дә, татар теле дә яңгырады.

Автор

Рөстәм Qbic – урам рәссамы, иллюстратор һәм график. Рөстәм Кама Аланы шәһәрендә туган, Казанда яши һәм иҗат итә. Аның муралларын Мәскәү, Санкт-Петербург, Әлмәт, Выкса, Дәрбәнт, Түбән Новгород, Магнитогорск, Пермь, Истанбул, шулай ук Норвегия, АКШ һәм Европа территориясендә табарга мөмкин.

Үз хезмәтләрендә Рөстәм фәлсәфи образлар белән тулы үз шигъри дөньясын тудыра.
Рөстәм Qbic эшләре дөнья шәһәрләрендә.

Адрес

ПРОЕКТ ЯҢАЛЫКЛАРЫН ҺӘМ ЧАРА АНОНСЛАРЫН ҖИБӘРҮ
Төймәгә басып, шәхси мәгълүматларны эшкәртергә ризалык бирәм.
© 2023 Стрит-артны өйрәнү Институты
Сайтны ясау: Gonzo Design