Җирле халык истәлекләренә караганда, Әлмәт төзелүнең беренче елларында биредә шәһәрне яшелләндерү өчен күп кенә җиләк-җимеш үсентеләре утыртканнар. Хәтта Әлмәт атамасы да агачлар белән семантик бәйләнешне саклап калган: «алма» сүзе белән аваздаш. Алмагач үз шәһәрең турында кайгыртуны символлаштыра. Шуңа күрә яңа сәнгать объекты өчен Максим Свищев әлмәтлеләргә яхшы таныш алмагач образын алган, аны үзенең абстракт манерасында яңадан уйлап яңа шәһәр символы барлыкка китергән.
Алмагач «Алтын алмалар турында әкиятләр» паблик-арт программасы өчен иң әһәмиятле образларның берсе – бу хәтта атамадан да аңлашыла. Ул моңа кадәр башка сәнгать объектларында да кулланылды. Мәсәлән, Чехиядән Марат Morik`ның
«Кайгырту» муралында алма бакчасын эшкәртү сурәтләнгән. Бу эш Яшьлек скверыннан ерак түгел бер йортта эшләнгән. Ә Италия рәссамы Hitnes`ның
«Алмалар тарихы» диптихында шәһәр фольклоры һәм тарихы сәнгатьчә аңлатыла.