Объект әлмәтлеләр белән берлектә ясалды

Әлмәт – җәннәт

Көтеп алынган очрашу шатлыгы
Шәһәрлеләрнең рәссам Наталья Пастухова белән берлектә мурал ясавы
Наталья Пастухова (Екатеринбург, Рәсәй) һәм әлмәтлеләр
Герцен ур., 1А/2, «Юлдаш» сәүдә үзәге
Алтын алмалар турында әкият
Татнефть
Институт исследования стрит-арта
Новь

Контекст

Көтеп алынган очрашу шатлыгы һәм туган якның таныш символлары.

«Алтын алмалар турында әкиятләр» паблик-арт программасының нигезендә антрополог, тарихчы һәм фольклорчылар Әлмәт районында уздырган тикшеренүләр ята. Аларның һәрбере төбәктә яшәүчеләрнең гореф-гадәт, кыйммәт, аңлату һәм гамәлиятләренә багышлана.
Фотограф: Антон Selone.
Фотограф: Антон Selone.
«Әлмәт җәннәт/ Альметьевск рай» муралы «Юлдаш» сәүдә үзәге диварына ясалган. Әмма аңа автовокзал ягыннан гына килергә була һәм муралның идеясе ул урнашкан урыннан илһам алып ясалган. Бу – күрешү һәм өйгә кайту шатлыгы турында эш. Рәссам Наталья Пастухова паблик-арт программа кысаларында шәһәргә беренче мәртәбә генә килми. Ул әлмәтлеләргә «Әлифба / Азбука» сериясенә керүче «Үстерү / Растить» муралы һәм шәһәрдә үткәргән осталык дәресләре аша таныш.

Дивардагы рәсем сюжеты буенча төп персонажлар бер-берсен нәкъ менә автовокзалга килүчеләр һәм аларны каршы алучы кешеләр кебек кочаклаша. Кочаклашучы кешеләрдән башка рәссамның Әлмәткә бәйле мөһим ассоциацияләре төшерелгән: «сентябрь аенда шәһәр һавасында таралган һәм мул уңыш хисе биргән алма исе, казлар һәм шәһәргә килгәндә очрый торган көнбагыш чәчәкләре».

Процесс

Сәнгать объектының формасы: мурал
Стиль: наив
Кулланылган материал: фасад буявы

Итал. mural – дивар

Бина фасадында, тәрәзәсез диварында яки шәһәрнең башка архитектура объектында мәһабәт дивар рәсеме.

«Алтын алмалар турында әкиятләр» паблик-арт программасының 2022 нче елгы соңгы сезонында «Шәһәр белән диалог» юнәлеше кысаларында Әлмәт ишегалларында осталык дәресләре үтте. Анда шәһәрлеләр рәссамнар белән бергә сәнгать объектлары ясады.

«Том Сойер маҗаралары» персонажлары кебек шәһәрлеләр рәссам Наталья Пастухова белән берлектә Беренче бистәдәге сәүдә үзәгенең диварына рәсем төшерделәр. Осталык дәресенең беренче көнендә катнашучылар ясалачак муралның төп сызыкларын билгеләп чыктылар, ә киләсе ике көндә рәссам белән бергә валик һәм пумалалар ярдәмендә рәсем ясадылар.
Фотограф: Антон Selone.
Фотограф: Антон Selone.

Автор


Наталья стрит-арт белән инде күптәннән шөгыльләнә: аның портфолиосында Екатеринбург һәм Пермь, Ямал, Новотроицк, Новосибирск һәм күп кенә башка урыннардагы торак йортларның һәм биналарның диварлары. Наталья шулай ук брендинг һәм пространствоны бизәү белән дә шөгыльләнә. Аның эшләре арасында IKEAдагы бистро һәм Финляндиядәге парковка. Шулай ук ул балалар өчен төрле программалар кураторы: китап һәм журналлар чыгарырга, фантастик затларның костюмнарын ясарга өйрәтә, үсеш үзенчәлекләре булган балалар белән рәсем ясый.

«Алтын алмалар турында әкиятләр» бишьеллык паблик-арт программасы кысаларында Наталья шәһәрлеләр өчен өч осталык дәресе үткәрде һәм күмәк «Әлифба» проектында «Үстерү» муралын ясады.

Адрес

ПРОЕКТ ЯҢАЛЫКЛАРЫН ҺӘМ ЧАРА АНОНСЛАРЫН ҖИБӘРҮ
Төймәгә басып, шәхси мәгълүматларны эшкәртергә ризалык бирәм.
© 2023 Стрит-артны өйрәнү Институты
Сайтны ясау: Gonzo Design