2019 нчы елның 13 нче августында Әлмәттә Уругвайдан килгән рәссам Alfalfa җирле халык белән очрашты. Чара рәсми булмаган шартларда, Герцен урамына якын бер ишегалдында узды. Рәссам нәкъ менә шушы урында үзенең зур масштаблы
«Госпожа Гусыня: традиция и свобода / Казбикә: гореф-гадәт һәм ирек» муралын ясарга тиеш иде.
Әлеге җирлектә яшәүчеләрнең һәм рәссамнарның актив аралашуы паблик-арт программаның әһәмиятле этабы булып тора. Шәһәрлеләр бу рәвешле үзләренең әйләнә-тирәләрендә баручы иҗади процесска өлеш кертә, шәһәрне үзгәртүдә катнаша алалар.
Рәссамнарга исә җирле халыкның ничек яшәвен, нәрсәдән илһам алуларын, нинди контекстта булуларын аңлау мөһим. Эш шунда ки: һәр сәнгать әсәренең нигезендә җирле мәдәни традиция һәм тормыш рәвешеннән килеп чыккан теге яки бу идея ята. Паблик-арт программа рәссамнары нәкъ менә татар кунакчыллыгы һәм аралашу аркылы җирле мәдәни код белән таныша, һәм бу, һичшиксез, аларның барлыкка киләчәк әсәрләренә йогынты ясый.
Николас Санчез да чыгарма түгел. Ул үз эшен төшерә торган йортның ишегалдында бик шатланып шәһәрлеләр белән аралашты. Очрашуда катнашучыларның берсе тәэсирләре белән уртаклашты.