ALMET MEDIA LAB

Медиа-лаборатория кысаларында катнашучылар муралларны өстәмә чынбарлык ярдәмендә «җанландырырга» өйрәнделәр һәм «Алтын алмалар турында әкиятләр» паблик-арт программасының инстаграмында битлекләр сериясен барлыкка китерделәр.
Алтын алмалар турында әкият
Татнефть
Институт исследования стрит-арта
Новь

Контекст

Өч атналык медиа-лаборатория кысаларында 10 яшьтән 35 яшькәчә катнашучылар муралларны өстәмә чынбарлык ярдәмендә «җанландырырга» өйрәнделәр һәм «Алтын алмалар турында әкиятләр» паблик-арт программасының «Инстаграм»ында битлекләр сериясен барлыкка китерделәр.

2020 нче елның азагында «Проекттан соң шәһәр» агарту проектының икенче лабораториясе – Almet Media Lab башланды. Анда катнашучыларга – шәһәрдә һәм аның тирә-юнендә яшәүчеләргә – паблик-арт һәм заманча технологияләр кисешүендә эшләп карарга һәм азакта паблик-арт программасы объектлары нигезендә үзләренең виртуаль әсәрләрен барлыкка китерергә тәкъдим ителде.
Лаборатория дәвамында катнашучылар өстәмә чынбарлык продуктлары барлыкка китерүнең төп инструментларын үзләштерде, шулай ук Motion Design (2D/3D) нигезләрен өйрәнде. Аларның нәтиҗәсе буларак «җанландырылган» мураллар һәм зур булмаган урам сәнгате объектлары – «Инстаграм»да битлекләр сериясе барлыкка килде. Кайбер эшләр хәрәкәткә – телефон экранына кагылуга яки елмаюга җавап бирә, башкаларын исә төп сәнгать объектына яки аның фотографиясенә юнәлтергә кирәк.
Полина Ефремова эскизлары. Дамир Bozik`ның «Ай һәм Кояш» муралы буенча битлек өчен образ эзләү.
Өстәмә (тулыландырылган) чынбарлык (AR)
Физик дөньяны нәкъ шушы вакытта мәгълүмат һәм/ яисә объектлар белән тулыландыручы мохит.
Моушен дизайн яки анимация дизайны
Видео, телевидение яки кино өчен визуаль бизәлеш.
2020 нче елның азагында «Проекттан соң шәһәр» агарту проектының икенче лабораториясе – Almet Media Lab башланды. Анда катнашучыларга – шәһәрдә һәм аның тирә-юнендә яшәүчеләргә – паблик-арт һәм заманча технологияләр кисешүендә эшләп карарга һәм азакта паблик-арт программасы объектлары нигезендә үзләренең виртуаль әсәрләрен барлыкка китерергә тәкъдим ителде.

Лаборатория дәвамында катнашучылар өстәмә чынбарлык продуктлары барлыкка китерүнең төп инструментларын үзләштерде, шулай ук Motion Design (2D/3D) нигезләрен өйрәнде. Аларның нәтиҗәсе буларак «җанландырылган» мураллар һәм зур булмаган урам сәнгате объектлары – «Инстаграм»да битлекләр сериясе барлыкка килде. Кайбер эшләр хәрәкәткә – телефон экранына кагылуга яки елмаюга җавап бирә, башкаларын исә төп сәнгать объектына яки аның фотографиясенә юнәлтергә кирәк.
Полина Ефремова эскизлары. Дамир Bozik`ның «Ай һәм Кояш» муралы буенча битлек өчен образ эзләү.
Өч атна дәвамында лабораториядә катнашучылар, һәм шәһәр пространствосында, һәм өстәмә чынбарлыкта яшәүче иҗади проектларын иң башыннан алып үзләре ясарга өйрәнде. Үз әсәрләрендә алар инде булган эшләргә яңа мәгънә өстәде, Чулман аръягының җирле тарихын һәм мәдәниятен өйрәнде һәм үз идеяләрен өстәмә чынбарлыкның виртуаль дөньясында чынга ашырды.

Процесс


Паблик-арт программаның иҗтимагый медиа битләрендә һәм вакытлы матбугатта лабораториядә катнашырга теләүчеләр өчен ачык чакыру игълан ителде: гаризада «Мине әйләндереп алган чынбарлыкны заманча технологияләр ярдәмендә ничек үзгәртергә яки нәрсә белән тулыландырырга телим» дигән темага кыска хат-уйлану җибәрергә кирәк иде. Сайлап алуны 10 яшьтән 37 яшькәчә 11 кеше узды. Күпчелек катнашучының өстәмә чынбарлык белән эшләү җәҗрибәсе юк иде, шунлыктан финал проектлар өчен «Инстаграм»да битлекләр форматы сайланды – аларны программалау нигезләрен белмичә дә ясарга була.

Кереш курсны тыңлагач лабораториядә катнашучылар «җанландыру» өчен сәнгать объектлары сайлады һәм кураторлар җитәкчелегендә үз проектлары өстендә гамәли эшләрен башлады. Фольклор-антропология материаллары белән эшләү һәм программаның гиды үткәргән онлайн-экскурсия әзерлекнең мөһим өлеше булды. Лабораториянең «Инстаграм»дагы маскалар рәвешендәге нәтиҗәсе паблик-арт программаның мөһим өлешенә әверелде: Әлмәттә яшәүчеләрне һәм кунакларны лабораториядә катнашучыларның иҗаты белән таныштыручы һәм әлеге эшләр муралларның яңа мәгънәсен ничек ачуы турында сөйләүче яңа экскурсия маршруты барлыкка килде. Сәнгать объектлары янында @almetbublicart «Инстаграм»сәхифәсендәге AR-битлеккә илтүче һәм муралны «җанландырырга» ярдәм итүче QR-код урнаштырылган.
Катнашучыларның эшләре:
Мария Кобякованың AR-битлеге
«Алтынчәч һәм каракүз» муралы, рәссам Гүзәл Гарипова

Spark AR буенча лекция вакытында Мария Кобякова үрнәк итеп күрсәтү өчен Гүзәл Гарипованың (Казан) «Алтынчәч һәм каракүз» муралы мотивы буенча битлек ясады. Битлекне бер үк вакытта ике кеше куллана ала.
Анастасия Кузнецованың AR-битлеге
«Ак чәчәчкләр» муралы, рәссам Иван Ninety

Анастасия Кузнецова (Санкт-Петербург) рәссам Иван Ninety төшергән «Ак чәчәкләр» муралы өчен битлек ясады. Рәссамның эше Covid-19 пандемиясе белән көрәшүчеләр өчен терелү һәм өмет символы булып тора. Анастасия бу мәгънәне тулыландырды: ул үз битлеген моушен-коллаж рәвешендәге визуаль һәм тавыш медитациясе буларак тасвирлый. Балачактан таныш калейдоскопка охшаш эффект ярдәмендә йомшак рәхәтлек һавасына чумарга була.
Илдар Зәйдуллинның AR-битлеге
«Алмалар тарихы. Диптих» муралы, рәссам Hitnes
Илдар Зәйдуллин (Әлмәт) Хитнесның «Алмалар тарихы» диптихын сайлаган: «Кара козгын явызлыкны гәүдәләндерә. Ул матур җимешләрне өзеп ташлый. Күгәрченнәр берни эшләми һәм явыз җанны куарга тырышмый да. Бөтен әсәр – җәмгыятебезгә аллюзия. Гаделсезлек һәм явызлыкка каршы тормасак бөтен нәрсәне югалта алуыбызны күрсәтергә теләдем».
Юлия Петрова һәм Сергей Лепяцкийның AR-битлеге
«Казбикә: гореф-гадәт һәм ирек» муралы, рәссам Николас Санчез
Музыка: Зәринә Вилданова, Альберт Мәхмүтов
Казбикә киеменең дизайны: Иллари Әхмәтҗанова, Анастасия Кириллова
Сергей Лепяцкий һәм Юлия Петрова (Әлмәт) «Казбикә: гореф-гадәт һәм ирек» муралы нигезендә берничә образ тәкъдим итә: кулланучы Казбикәнең нәрсә киясен үзе сайлый ала. Әлеге парлы эшнең концепциясе дөньяның һәм моданың үзгәрүен, әмма мәдәни мирас, гореф-гадәтнең калуын һәм кешеләрнең аларга мөнәсәбәтен күрсәтүдән гыйбарәт. Битлек авторлары шулай ук Татарстан дизайнерларын хуплауларын да күрсәтергә теләде.
Аким Васильевның AR-битлеге
«Ак ана бүре» муралы, рәссам Dulk
Лабораториянең иң яшь катнашучысы – 10 яшьлек Аким Васильев (Санкт-Петербург) Испанияле рәссам Dulk`ның «Ак ана бүре» муралы белән эшләде. Экранга кагылганда сурәтләнгән геройлар – бүре һәм кошлар – үз тавышларына ия булалар һәм аны көйгә кушалар.
Полина Ефремованың AR-битлеге
«Ай һәм Кояш» муралы, рәссам Дамир Bozik
Полина Ефремова (Әлмәт) көн дә эшкә барганда Әлмәт рәссамы Дамир Бозикның «Ай һәм Кояш» диптихын күрә һәм әлеге ике эшне җентекләп карау аның өчен ритуалга әверелә. Полина ясаган битлек елмаюга җавап бирә: Ай Кояшка әверелә һәм, йөз җитдиләнгәч, киресенчә, Кояш Ай белән алмашына. Ике мурал да төрле эмоцияләрне күрсәтә: «Ай» меланхолия белән бәйле, ә «Кояш» җете буяулар палитрасы белән уята һәм елмайта! Бар да AR-битлектә берләшкән: кеше елмая башлагач ай кояш белән алмашына.
Азат Ардатовның AR-битлеге
«Ай һәм Кояш» муралы, рәссам Дамир Bozik
Азат Ардатов (Әлмәт) та шушы ук муралдан илһам алып Айга багышланган өлешне «җанландыра»: «Мин үзем яшәгән урынны маҗара кебек кызыклы һәм җете ясарга теләдем. Идея шунда ук барлыкка килде. Дөресрәге, баштан музыка, аннан соң башкасы килде, һәм барысы да хәрәкәткә килеп иҗади омтылышка әйләнде». Бозикның пуантилизм техникасында ясалган эше аңа бала чагында уйнарга яраткан 8-битлы уеннарны хәтерләтә.
Пуантилизм
Неоимпрессионизм рәссамлыгының стилистик юнәлеше, нигезендә – нокта яки турыпочмаклык формасындагы аерым сызымнар белән рәсем ясау рәвеше.
Александр Ильинның AR-битлеге
Урам сәнгате объекты, «Фрукты» сәнгать төркеме
Әлмәтле Александр Ильин (Boyan) моңа кадәр инде «Шәһәр бизәкләре» лабораториясендә катнашкан иде. Өстәмә чынбарлык белән эшләү кысасында ул Трубадур – Пермьнән килгән «Фрукты» төркеменең нәкъ менә «Шәһәр бизәкләре» кысасында ясаган сәнгать объекты белән эшли. Бер кагылуда кулланучы Трубадур образын һәм ул башкарган
Александра Ларченконың AR-битлеге
«Псс» урам сәнгате эше, рәссам amENDoim
Александра Ларченко (Санкт-Петербург) татар милли ризыгы өчпочмакны яшерен генә ашап карарга тәкъдим итүче егет төшерелгән «Псс» эше өчен көлкеле гастрономия рәсемен барлыкка китерде. Александра шундый ук иронияле рәвештә, аклы-каралы сүзсез фильмнар һәм стоп-моушен стилендә эшләп алырга булды. «Тәүлеккә бер өчпочмак бүксәгә кер!».
Илһам Шәриповның AR-битлеге
«Әлифба» муралы, рәссам Дмитрий Fatum
Музыка: Рәдиф Кашапов
Илһам Шәрипов (Яр Чаллы) Киевта яшәүче рәссам Дмитрий Fatum`ның «Азбука/ Әлифба» муралын «җанландырды». «Миңа хәрефләр тынгылык бирмәде. Хәрефләрнең тарихтагы әһәмияте башымны кайнатты, шул уй үзе генә дә миңа шатлык һәм бәхет китерә иде». Үз эшендә Илһам эчке үзгәрешләр, күчереп алу, төрле мәдәниятләр һәм дәүләтләрнең кушылуы аша татар халкының күпкырлы үсеше ничек баруын күрсәтергә тели. Моның өчен 5 язу: рун, уйгур, гарәп, латин һәм кирилл әлифбасы кулланылды. Музыкаль бизәлеш белән Рәдиф Кашапов шөгыльләнеп ул чорның тарихын көй аша күрсәтте: «Борынгы шаудан күчмә кабиләләр көе үсеп чыга, азакта ул электрон композициянең нигезенә әверелә».

Авторлар

2009 нчы елдан бүгенгәчә кино төшерү өлкәсендә эшли. Аның исәбендә 50 дән артык кино һәм телевизион проект. Моның белән беррәттән төрле ширкәтләр/ театрлар (Россия/ АКШ) өчен театр кую, интерактив музей, иммерсив инсталляцияләр һәм шоуларны уйлап табу, гамәлгә кую һәм интеграция өлкәсендә режиссер, продюсер һәм уйлап табучы продюсер буларак эшли.
Санкт-Петербургтагы Solaris FX студиясенең уйлап табучы продюсеры. Мультимедиа режиссеры, эшчәнлегенең төп өлкәсе – 3D mapping. Театр тамашалары, мультимедиа шоулары, фестивальләр һәм зур чараларның видео бизәлеше өстендә эшләгән.
haptic.team интерактив студиясенең уйлап табучы директоры. Эре шәһәр чаралары, бизнес һәм сәнгать өлкәсендәге вакыйгалар өчен өстәмә һәм виртуаль чынбарлыктан торган 50 дән артык интерактив инсталляцияләр эшләгән. Иң яхшы инсталляция өчен «Яктылык боҗрасы – 2018», «Гатчинода яктылык төне-2018» халыкара яктылык фестивальләренең һәм иң яхшы маппинг өчен «Гатчинода яктылык төне-2019»да җиңү яулый.
Әлмәттәге паблик-арт программаның агарту һәм экскурсияләр юнәлеше кураторы. Екатерина Әлмәттәге «Әкиятләр буенча гид» авторлык экскурсияләре циклы һәм «Проекттан соң шәһәр» агарту мәктәбенең (Almet Media Lab лабораториясе аның кысаларында үтте) башлап җибәрүчесе.
Solaris FX студиясендә CG Generalist, Санкт-Петербург дәүләт мәдәният институты компьютер дизайны кафедрасы мөгаллиме. 2020 нче елның ноябрендә Руслан Люмьер-Холлда (Санкт-Петербург) үткән Халыкара Multimedia Fest «Сәнгатьтә мультимедиа: рәсем, скульптура, архитектура, әдәбият, музыка» фестивале техник җитәкчесе иде. Шулай ук 2020 нче елда Руслан Solaris FX студиясенең башка белгечләре белән берлектә Мамай курганында үткән Җиңү Концертының 3D графикасын эшләде: төркем видеопроекцияләрнең тулы бер циклы өчен җаваплы иде.
Театр һәм кино тавыш режиссеры, Санкт-Петербург дәүләт кино һәм телевидение университетын тәмамлаган. Тавыш режиссерының проектлары арасында: «Романовы. Легенды и судьбы» («Петергоф» Дәүләт музей-тыюлыгы), «Братья Карамазовы» ( «Приют комедианта» Санкт-Петербург дәүләт драма театры), «The last station», 2009 (реж. Майкл Хоффман), «Крылья», 2010 (реж. Алексей Лобанов), «Питер. Лето. Любовь», 2014 (реж. Андрей Хвостов) һ.б.
  • Аким Васильев
  • Полина Ефремова
  • Анастасия Кузнецова
  • Александра Ларченко
  • Лилия Симонова
  • Юлия Петрова
  • Азат Ардатов
  • Сергей Лепяцкий
  • Илһам Шәрипов
  • Илдар Зәйдуллин
  • Александр Ильин
ПРОЕКТ ЯҢАЛЫКЛАРЫН ҺӘМ ЧАРА АНОНСЛАРЫН ҖИБӘРҮ
Төймәгә басып, шәхси мәгълүматларны эшкәртергә ризалык бирәм.
© 2023 Стрит-артны өйрәнү Институты
Сайтны ясау: Gonzo Design